16+

Нефтьчеләр бәйрәм итте

Республика гына түгел, ил тарихында мөһим урынны тоткан, исеме күптән географик чикләрне узып, дөньяның төрле почмакларына барып ирешкән татар нефте быел 75 еллык юбилеен билгеләп үтә. Узган якшәмбедә нефть башкаласы Әлмәттә бу уңайдан зур бәйрәм узды, быелгы Нефтьчеләр көне тагын бер вакыйга – шәһәрнең 65 еллык юбилее белән дә тәңгәл килде.

Нефтьчеләр бәйрәм итте

Республика гына түгел, ил тарихында мөһим урынны тоткан, исеме күптән географик чикләрне узып, дөньяның төрле почмакларына барып ирешкән татар нефте быел 75 еллык юбилеен билгеләп үтә. Узган якшәмбедә нефть башкаласы Әлмәттә бу уңайдан зур бәйрәм узды, быелгы Нефтьчеләр көне тагын бер вакыйга – шәһәрнең 65 еллык юбилее белән дә тәңгәл килде.

Олы бәйрәмдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча президент ярдәмчесе Шәфәгать Тахаутдинов, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Александр Никитин, Россия президенты ярдәмчесе Кирилл Молодцов, Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Президент ярдәмчесе Наталья Фишман, «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, нефть тармагы ветераннары һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

– Нефть һәм газ – илебезнең олы байлыгы, ул безнең өйләрдәге яктылык һәм җылылык, – дип башлады үзенең чыгышын Рөстәм Миңнеханов. – Бу тармакта эшләүчеләрнең фидакарь хезмәте, югары профессиональлеге һәм җаваплылыгы икътисадның нигезе булып тора. Нефть һәм газ сәнәгате һәрчак Россиянең энергетик куркынычсызлык гаранты булды. Татарстан илебезнең нефть табу буенча төп үзәкләрнең берсе булып тора. 75 ел эчендә 3,3 миллиард тонна кара алтын табылган. Сугыштан соң икътисадны торгызу, космос һәм фәнне өйрәнү өлкәсендә татар нефте ярдәмендә илебез биниһая зур ресурслар алды, – диде Президент.

Ул шулай ук республикада нефть тармагының югары темплар белән заманчалаштырылуын, ресурс базасының баюын, социаль программаларның тормышка ашырылуын билгеләп үтте. Түбән Камадагы «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексының Россия Президенты тарафыннан югары бәяләнүен искәртте.

«Татнефть» компаниясенең генераль директоры Наил Маганов Нефтьчеләр көненә багышланган тантана бары­шында компаниянең алга таба да нефть регионындагы шәһәрләр һәм бистәләрне төзекләндерүдә катнашачагын билгеләп үтте. «Биредә безнең балаларыбыз һәм оныкларыбыз яшәячәк, без кешелек капиталына кертем ясыйбыз һәм патриот­лар тәрбияләячәкбез», – диде генераль директор.

Әлеге олы вакыйга уңаеннан, Әлмәт шәһәрендә күпләгән объектлар ачылды. Нефть башкаласы һәм районы хатын-кызлары бу көнне бик шәп бүләк – яңартылган хатын-кызлар консультациясен кабул итеп алды. Әлмәт перинаталь үзәгенә респуб­ликаның көньяк-көнчыгышындагы алты район беркетелгән.

Бу көнне нефтьчеләр башкаласына яңа төр троллейбуслар да килеп җитте. Яңа модификацияле әлеге транспорт чарасы югары сыйфатлы күрсәткечләргә ия, аларда баскычлар юк һәм идәннәр түбән, бу – өлкән яшьтәгеләр һәм коляскалы кешеләр өчен бик җайлы. Литий батареялары белән җиһазландырылган яңа төр троллейбуслар 15 чакрым араны үзлегеннән дә уза ала – бу кыйммәтле троллейбус инфраструктураларыннан башка яңа экологик маршрутлар булдыру мөмкинлеге бирә. Транспортны сынау барышында кунаклар «Сәламәтлек» паркына юл алды.

Паркны төзекләндерү концепция­се Президент ярләмчесе Наталья Фишман җитәкчелегендә төзелгән. Аның территориясендә мәдәни-ял итү юнәлеше белән сәламәтләндерү эшчәнлеге берләштерелгән. Кыска сроклар эчендә балалар һәм спорт мәйданчыклары, җәяүлеләр зоналары эшләнгән, фонтаннар куелган, яр буйлары чистартылган һәм ныгытылган. Әлмәтлеләр һәм аның кунак­лары өчен төп сюрприз – биредәге планетарий. Ачылу тантанасында аны кереп күрү өчен йөзләрчә кызыксынучы җыелды.

«Татнефть» җәмгыяте, җитештерү күләмен арттыру белән бергә, төрле социаль һәм мәдәни өлкәләрне саклау һәм үстерү юнәлеше буенча актив эш алып бара. Нефтьчеләр көнендә компаниянең төп бинасы каршында Каракүз скульптурасын ачу тантанасы булды. Хәрби хатын-кыз Каракүз (Болгар ханлыгын Тамерлан гаскәрләре явыннан саклаган Алтынчәчнең көрәштәше) – тарихи персонаж. Тарихчылар раславы буен­ча, әлеге тарихи шәхес бу төбәктә туган. Җиде метрлы скульптураның авторы – дөньякүләм танылган скульптор Даши Намдаков (ачылу тантанасында ул үзе дә чыгыш ясады). Каракүз урнашкан ял зонасында ландшафт архитектурасы һәм инженерия алымнары ярдәмендә җәяүлеләр маршруты булдырылган, ул шәһәр мохитенә бик уңышлы кереп киткән.

Бәйрәмнең төп тантанасы шә­һәрнең үзәк мәйданында театраль­ләштерелгән тамаша белән башланып китте, татар нефтенең төрле тарихи катламнары күрсәтелде. Тамашаны нефтьчләр парады дәвам итте, үзәк мәйданнан шулай ук көньяк-­көнчыгышның төрле уку йортлары студентлары, «Татнефть»нең хәйрия һәм социаль программаларында катнашучылар, спортчылар узды. Тамашачылар нефть тармагында эшләүче төрле техника һәм ретромашиналар парадын күзәтү бәхетенә дә иреште.

Профессиональ осталык буенча конкурс быел 48нче тапкыр оештырылды. Башка елдагылардан аермалы буларак, быелгысында узган елгы җиңүчеләр катнашмады. Иң яхшылар исемен алу өчен 30дан артык предприятие вәкиле көч сынаш­ты, алар хәтта Украина белән Белоруссиядән дә бар иде. Ярышлар нефть эшенең 11 төре буен­ча узды, җиңүчеләр кыйммәтле призлар һәм акчалата сертификатлар белән бү­ләкләнде.

Фотолар: ТР Президенты Матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading