Шәһри Казан

Нәҗибә апа орденга ия булды

Узган җомгада Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Нәҗибә Ихсанованың гомер бәйрәме узды.

Реклама

Аңа Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова Хөкүмәтебезнең «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды. Шулай ук ул ТРның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең тәбрикләвен ирештерде.
Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев үзенең юбилярга багышланган шигырен укыды. Заманында Туфан абый белән кайсы гына төбәккә сәфәргә баруга карамастан, Нәҗибә апага бүләк эзләвен дә искә төшерде ул. Күренекле артистны якташлары, Кама Тамагы һәм Әлмәт төбәкләреннән килгән кунаклар котлады. Республика театрлары да аңа иң изге теләкләрен юллады.
Баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев: «Әгәр татар артисты рус артистыннан ничек аерыла?» - дигән сорау бирсәләр, мин Нәҗибә апаны күрсәтер идем. Аңардагы көч, егәрлек шулкадәр күп ки, ул берүзе 50 артистны алыштыра ала», - дип, үзенең соклануын да белдереп алды.
Ул көнне тамашачы Т. Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» спектаклен карады. Бу спектакльдә Нәҗибә апа Әүдәки ролендә 155 нче мәртәбә уйнады.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: