16+

Ничек акча эшләргә? (ӨСТӘМӘ АКЧА ЭШЛӘҮ СЕРЛӘРЕ)

Танылган җырчы Илсөя Бәдретдинова, тумыштан акча яратам, дип җырлый. Нәрсәсен яшереп торырга: акчаны барыбыз да ярата. Ә менә акча эшләргә яратучылар бармы соң? Бар андыйлар һәм бик күп. Төп эшләреннән кала, өстәмә акча эшләү юлларын да тапканнар. Аларның тәҗрибәләре һәм киңәшләре газета укучыларга да кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

Ничек акча эшләргә? (ӨСТӘМӘ АКЧА ЭШЛӘҮ СЕРЛӘРЕ)

Танылган җырчы Илсөя Бәдретдинова, тумыштан акча яратам, дип җырлый. Нәрсәсен яшереп торырга: акчаны барыбыз да ярата. Ә менә акча эшләргә яратучылар бармы соң? Бар андыйлар һәм бик күп. Төп эшләреннән кала, өстәмә акча эшләү юлларын да тапканнар. Аларның тәҗрибәләре һәм киңәшләре газета укучыларга да кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

Токмач кисәм

Белгечләр сүзләренчә, өс­тәмә акча эшләр өчен велосипед уйлап чыгарып утырасы түгел. Халык арасында кирәкле булган хезмәтләрне өйрәнергә һәм шуларны тәкъдим итәргә генә кирәк. Акча эшләр өчен хәзер игълан такталарына телефоннарыңны ябыштырып та йөрисе юк. Интернет дигән нәрсә барлыкка килгәннән бирле, эшләр җайланды. Отпус­када булганда, вакыт иркен дип, берничә җәем токмач басып кистем. Кешечә кыланыйм әле дип, аларны фотога төшереп, социаль челтәргә дә элдем. Ярты сәгать эчендә, әллә ничә танышым, токмачыңны сат әле, дип язды. Күпмегә сатарга була икән дип озак баш ватарга туры килмәде, социаль челтәрләрдә аны сатучылар күп икән. Авыл күкәеннән басылган, су кушылмаган өй токмачының бәясе 300 сумнан 500 сумга кадәр. Менә Гөлия Каюмова әйтүенчә дә, хатын-кыз өчен акча эшләүнең иң җайлысы – токмач кисеп сату.

– Мин торт та, бәлеш тә, чәк-чәк тә пе­шердем, иң тиз эшләнә торганы токмач икән дигән нәтиҗәгә килдем. Бер­дән, тортым матур булып чыгармы, бәлешем янмас­мы дип борчылырга кирәкми, икенчедән, аның өчен күкәй белән он гына кирәк. Ингредиентлар күбрәк булган саен, кыйммәткә чыга бит. Сатып алучының да акчаны күп бирәсе килми. Күкәйне авылдан алып киләм. Бушка дигән сүз. Заказлар күп, кич белән эштән кайткач, бер җәем басып куям, – ди ул.
Бертуган Закировалар пилмән, мантый ясап сата. Бер гаиләдә алар дүрт кыз үсә. Динә белән Ләйлә – студентлар, Камилә белән Азалия мәктәптә укыйлар.

– Кызлы өйдә ризык тәмле булып пешә. Әни безне кечкенәдән үк ашарга пешерергә өйрәтте. әти белән әнидән гел акча сорап булмый. Матур киенәсе, тырнак буятасы килә. Әни ягыннан да, әти ягыннан да туганнарыбыз күп, Казанда яшиләр. Пилмән бөгәргә вакытыбыз юк, ясап бирсәгез, сатып алыр идек дигән ярымшаярту сүзләрен чынга алып, төн утырып, биш килограмм пилмән бөктек. Шуннан китте безнең эшләр хутка. Хәзер мантый да ясап сатабыз. Чит кешегә сатмыйбыз, үзебезнең туган, танышларга гына. Авылда әби үрдәкләр үстерә, мантыйны шуңардан ясыйбыз, – ди Динә.
Бәяләренә килгәндә, пилмәннең килограммы – 350 сум. Мантыйныкы да шул ук бәя. Сарык итеннән – 450 сум.

Шигырь язам

Арча районының Үгез-Елга авылы кызы Рамилә Антонова да акчаны очраклы рәвештә генә эшли башлаган. Сан­эпидстанциядә инженер булып эшләүче Рамилә мәктәптә укыганда ук шигырьләр язарга яраткан.
– Баштарак оялдым, ши­гырь­ләр язуымны күп кеше белми дә иде. Студент чакта аларны язарга вакыт булмады. Кияүгә чыгып, фатир арендалап яши башладык, кредитка машина алдык. Акча җиткереп булмый. Шуннан өстәмә акча эшләргә кирәк дигән фикергә килдем. Туемда әти-­әниемә багышлап язылган шигыремне укыдым. Туй мәҗлесенә 120ләп кеше чакырылган иде, шунда ук җиде-сигез кеше яныма килеп, якыннарына багыш­лап ­шигырь язып бирүемне сорады. Башта шигырь өчен күпме бирәләр, шуның кадәр генә ала идем. Аннары 300-500 сум сорый башладым. Аена биш-алты заказ була иде. Ирем белән киңәшләштем дә социаль челтәрдә үз төркемемне булдырдым. Анда үземнең шигырьләремне куйдым. Заказ бирүчеләр артты, хезмәт өчен бәя дә күтәрелде. Җәй айларында туйлар еш була. Аена 30-40 мең сум акча керә. Кыш көне 15-20 мең тирәсе. Кайбер көннәрдә биш-алты шигырь дә язарга туры килә. Хәзер мин декрет ялында, балам тугач, эшли алмам дип курык­кан идем. Киресенчә, үзем дә әни булгач, күңелем тагын да нечкәрде, шигырь юллары туып кына тора. Шигырь язуны эш итеп тә кабул итмим, аның миңа бер авырлыгы да юк. Хоббины акча эшләүгә әверелдерү кебек булып чыга, – ди Рамилә.

Укырга, укытырга яратам

Рус һәм инглиз теле укытучысы һөнәрен үзләштергән Альбина Хәсәнова берничә ел бер оешманың кадрлар бүлегендә эшләгән. Төп эше белән беррәттән, инглиз теленнән репетитор да булган. Хәзер исә ул фәкать репетиторлык эшен генә алып бара.

– университетны тәмамлауга ук, репетиторлык белән шөгыльләнә башладым. Беренчедән, инглиз телен онытмас өчен, икенчедән, өстәмә керем буларак. Элек укучылар интернет аша табыла иде, хәзер күбрәк рекомендация аша. Баштарак мәктәп укучыларын укытсам, хәзер инглиз телен өйрәнергә теләгән кызлар-егетләр дә күп килә. БДИга әзерләнүчеләр дә күп. Олылар белән эшләргә яратсам да, мәктәп укучыларын укыту акча ягыннан тотрыклырак. Алар дәресне сирәк калдыра, – дип сөйләде Альбина.
Әңгәмәдәшем, репетиторлыктан кала, курс һәм диплом эшләре дә яза икән.

– Анысы, әлбәттә, күп ва­кытны һәм көчне ала. Түләү хакы да югары түгел. Әмма бу эш өстәмә акча эшләү ысулы гына түгел, үз белемемне күтәрү өчен дә мөһим ул. Дип­лом эше язганда, башыңны эшләтәсең, яңа белем туплыйсың, яңа китаплар, язучылар белән танышасың, – ди ул.

Туйлар алып барам

«ТНВ» телеканалында «Манзара» тапшыруын алып баручы Әдилә Сәфәрова берара топиарийлар, картиналар ясау белән «җенләнеп» алды. Бүген исә ул өстәмә акча эшләүнең күңеленә тагын да якын булган төрен тапкан. Ул хәләл туйлар, никахлар, туган көннәр алып бара.
– Алма пеш, авызыма төш дип ятып булмый. Иренмәгән кешегә акча эшләү мөмкинлекләре хәзер бик күп, – ди ул.

Тамада булып китүенә телевидениедә эшләү тәҗрибәсе дә булышкан. Баштарак «Яр­дәм» мәчетенә тапшырулар төшерергә керә торган булса, хәзер ул анда никах мәҗлесләре алып бара. Көне­нә икешәр мәҗлес үткәргән чаклары да була икән. Хезмәте өчен уртача 5 мең сум ала.
– Беренче тапкыр бушка эшләдем. Телевидениедә камерага гына эшләгәч, берьюлы берничә дистә кеше алдында сөйләү башта авыр булды. Хәзер инде ияләндем. Күңелемә ята торган эш ул. Әйе, кайчандыр топиарий, картиналар да ясап саттым. Әмма аларның, бердән, модасы чыкты, икенчедән, аның өчен берәр атналап вакытың үтә, аннары бу эш белән шөгыльләнүчеләр дә күбәеп китте. Видеодәресләре дә бар интернетта, кешеләр шуны карап, үзләре дә ясый ала. Заказлар азаеп китте, – ди ул.
Шунысын да әйтергә кирәк: Әдилә күптән түгел генә визажист һөнәрен үзләштергән.

Тырнак буйыйм

Авылда да югалып калмый хәзер кеше. Балтач районының Арбор авылында яшәүче Әнисә Һадиева турында бер язган идек инде. Инглиз теле укытучысы булып эшләүче Әнисәнең шөгыльләрен бармак белән генә санап бетерер­лек түгел. Укытучылыктан тыш, ул клубта сәнгать җитәкчесе булып эшли. Өч балага инглиз теленнән репетитор да әле. Авыл кызлары-киленнәренең тырнакларын да буяп тора.

– Казанда яшәп алганнан соң, авылга күченеп кайттык. Тырнак ясаучы белгечлеген Казанда алган идем. Авылда да кирәге чыкты. Хәзер салада да хатын-кызлар чәч ясата, тырнак буята. Яңа ел алдыннан, җәй көне туйлар вакытында тырнак ясатучылар күп була. Кимендә аена биш кешегә тыр­нак ясыйм. Күп дигәндә, унау булалар, – ди ул.
Яз җиткәч, Әнисә чынлап торып «байый». Сигезенче март алдыннан, Соңгы кыңгырау бәйрәменә лалә чәчәкләре алып кайтып сата. Хатын-кызлар бәйрәменә 700 данә чәчәк саткан чаклары да булган. Аннары Казаннан гөлләр ташый башлый. Май аенда петуния үсентеләре алып кайта.

– Халыкка нәрсә кирәген генә белергә кирәк. Чәчәкләр, гөлләр сатуга килгәндә, авыл җирендә аның буенча көндәшлек юк. Алар кибеттә дә сатылмый. Ә халыкка кирәк ул, – ди Әнисә.

Чүп ташыйм

Салих абый Закиров Казанның бер бистәсендә үз йорты белән яши. Гомер буе машина йөрткән. Йорт салган, балалар үстергән. Пенсия­гә чыккач, искерәк кенә бер трактор алып куйган. Хәзер шуның ярдәмендә чүп ташып акча эшли.

– Үз йортың белән яшәгәч, чүп-чар килеп чыгып кына тора. Бакчаларны җыештырасың, йә мунча саласың, башка төзелеш эшләре дә гел булып тора. Алардан калган чүп-чарны кеше яллап, акча түләп эшләткәнче, үзем эшлим дидем. Шуннан күршеләр сорады. Хәзер шактый бистә халкы минем турында белә, җәй айларында еш мөрәҗәгать итә­ләр. 8 кубометрлы арбамны ике көнгә өй алдына куеп калдырам. Анда торган өчен акча алмыйм, түккән өчен генә. 3500 сум алам бу хезмәт өчен, – ди ул.

Салих абый, редакциядән икәнемне белгәч, исемен үзгәртеп язуны үтенде. Танышлары арасында машина сатып алып, аны такси өчен арендага биреп тору турында да сөйләп алды. Машинаны арендага биреп, көненә 1500 сумлап акча эшләп була, ди.
Ришат Абдулхаев исә дизайнер булып эшли, ә һөнәре буенча ул – рәссам. Театр училищесының сәнгать бүлеген тәмамлаган. Рәссам булып бездә акча эшләп булмый, ул хобби гына була ала, дигән фикердә тора ул.

– Көн саен эштән соң картиналар иҗат итәм, аларны сәнгать салонына куеп сатам, күп сатыла дип әйтеп булмый, аз-маз акча кергәли, – ди ул.

Интернет

Компьютерны яхшы белгән кеше, билгеле бер хакка, социаль челтәрләрдәге төркемнәрне дә алып бара ала. Ташландык яки язылучылары аз булган төркемне сайлап алып, аны булдырган кеше белән элемтәгә керегез. Ул риза була калса, халыкка кызык булган тематиканы сайлап алып, видео, фотолар, кеше игътибар итәрлек мәгълүматлар белән баетыгыз. Шул рәвешле язылучылар саны да артачак, реклама да урнаштыру җайлы булачак.

Хәзер ютуб-каналлар да популяр. Монда да акча эшләп була, әмма бик тырышырга кирәк. Иң мөһиме – кирәкле мәгълүмат бирә торган кызык­лы, креатив видео төшерә белү. Шул рәвешле генә аудиторияне җәлеп итеп, артык аптыратмыйча гына хезмәтләр яки товарлар сата аласыз. Әйтик, чит илләргә чыксагыз, кызык­лы видеолар төшереп, аның алдына 3-5 секундлык турист­лык фирмасының рек­ламасын урнаштырып була.
Үз сайтыңны, блогыңны булдырып та хәйран акча эшләргә мөмкин. Моның өчен әллә никадәр чыгымнар да таләп ителми. Әмма башкаларны кабатламаска, алардан аерылып торырга гына кирәк. Акрынлап реклама да урнаш­тыра башлыйсыз.

Интернет-кибетләр ачучылар да күп хәзер. Фәкать аларның механизмнарын гына өйрәнәсе була. Артык кыйммәт булмаган товарларга халыкның күзе төшә торган була. Шуңа да кыйммәтле товарга кызыкмагыз, шул ук вакытта алар сыйфатлы да булсын.
Интернетта комментарий, бәяләмәләр язып акча эшләүчеләр дә бар. Бары тик текстны кызыклы, кешене җәлеп итә алырлык итеп кенә язарга өйрәнегез.

Өстәмә акча эшләү юллары күп, мөмкинлегеңә, сәләтеңә һәм вакытыңа карап, берәрсен сайлап аласы гына кала. Алла кушып, баеп та китәрсез әле. Илсөя Бәдретдинова әйтмешли, өстегезгә акча ишелеп төшеп, шуның астыннан чыга алмый ятсагыз иде.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading