16+

Ничек салкын тидермәскә?

Тәҗрибәле педиатр-табиб Роза Сафиуллина киңәшләре

Тәҗрибәле педиатр-табиб Роза Сафиуллина киңәшләре

Кискен тын юлларының вируслы инфекциясе авырулары, грипп эпидемиясе вакытында кеше күп була торган урыннарга бармавың яхшырак.

Туңмаска, аеруча аякларны туңдырмаска кирәк.

30 грамм зәйтүн йә үсемлек маена 1 тырнак сарымсакны ваклап турап, бу төнәтмәне ябыла торган савытта саклыйсың. Һәр иртә, өйдән чыгып киткәндә, шул майны борын куышлыгына сылау файда бирә, вируслар эчкә үтеп керми. Оксолин мае куллансаң да ярый. Кайткач, борынны су белән яхшылап юарга киңәш ителә. Шулай ук кулларны да һәрчак юып йөрергә кирәк.

Иртән ашап чыгып китү дә нәтиҗәле. Тамак тук булганда, организм вирусларга бирешми. Шул ук вакытта баллы ашарга кирәк түгел. Ул, киресенчә, иммунитетны киметә, иң яхшысы – үзебездә үскән яшелчә, җиләк-җимешләргә өстенлек бирегез. Тундырылган мүк җиләге, карлыган, балан, чия, җиләк, сырганак файдалы.

Саф һавада булу кирәк. Йоклар алдыннан 20-30 минут һава сулап керү уңай тәэсир итә. Көн саен тәрәзәләрне ачып, бүлмәне җилләтергә дә онытмагыз.

Борынга томау төшкәндә, төчкергәндә, тән температурасы югары түгел икән, урамга чыгуның, җиңелчә физик күнегүләрнең зыяны юк. Температура югары булганда исә бары өйдә калырга, табиб белән киңәшләшеп дәваланыр­га кирәк.

Мин авыруны кисәтү өчен вируска каршы кулланыла торган даруларны бик өнәп бетермим, табигать биргән байлыклардан файдаланыр­га киңәш итәм. Чамасын белеп, гөлҗимеш, бака яфрагы, эхинацея үләне чәйләрен эчсәң әйбәт.
Иммунитетны ныгыту өчен А витамины да файдалы. Ул әстерхан, эрбет чикләвекләрендә күп. Шуңа да, көненә бер-ике чикләвек ашасагыз, файдасы булмый калмас.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading