16+

Нигә моң читкә түгелгән?

«Татар моңы» яшь башкаручыларның халыкара телевизион конкурсы быел да тамашачы хөкеменә бөртекләп җыйган энҗеләрен тәкъдим итте. Елдан-ел яңа талантларны барлап, Җир шарын гизүче әлеге конкурс, Аллага шөкер, үзенең актуальлеген югалтмый. Быел да географиясе тараймаган икән - моңарчы Казан сәхнәсенә кадәр килеп җитә алмаган Санкт-Петербург, Мәскәү, Ульяновск өлкәләре әлеге чарага әзерлек...

Нигә моң читкә түгелгән?

«Татар моңы» яшь башкаручыларның халыкара телевизион конкурсы быел да тамашачы хөкеменә бөртекләп җыйган энҗеләрен тәкъдим итте. Елдан-ел яңа талантларны барлап, Җир шарын гизүче әлеге конкурс, Аллага шөкер, үзенең актуальлеген югалтмый. Быел да географиясе тараймаган икән - моңарчы Казан сәхнәсенә кадәр килеп җитә алмаган Санкт-Петербург, Мәскәү, Ульяновск өлкәләре әлеге чарага әзерлек...

Зал былтыргы кебек үк шыплап тулмаган иде. Күзгә иң беренче чалынганы шул булгандыр. Мин моны ни-нәрсә белән дә аңлатырга белмим үзе - алдагы өч елда әлеге конкурсны караганнар арасында ошатмый калучылар да булгандыр дип уйламыйм. Моны шул сишәмбе галиҗәнапларына сылтасаң гына... Жюри составында Салаватның булмавы да күзгә ташланды. Ул үз вәкаләтләрен вакытлыча Фердинанд Сәлаховка тапшырган. 9 профессиональ жюри әгъзасы (алар былтыргы белән чагыштырганда үзгәрешләр кичермәгән шикелле) янына елдагыча залдан өч кешене сайлап алдылар. Алып баручы Зөлфәт Зиннуров кына быел сәхнәдәшен алыштырган. Аның янәшәсендә «ТНВ» каналында «Халкым минем» тапшыруын алып баручы Ләйсәнә Садретдинова иде. Бәлки, миңа гына шулай тоелгандыр, әмма алар тандем ук булып бетә алмады. Ләйсәнәнең вакыт-вакыт каушавы булдымы, Зөлфәтнең артистлыгына «салкын тиюме» шунда...
Конкурста катнашучылар исә шактый «үскән». Быел алар 36 яшькә кадәрге башкаручылар һәм уен коралларында уйнаучы осталар. Скрипкада уйнаучы Казан кызы Динә Хисәнбаева, Башкортстаннан Илнар Шәрәфетдинов, Балык Бистәсе районыннан Зәринә Хәсәншина, Кытайдан Назарбай Бикчәнтәев, Чаллыдан Нияз Хәмәтшин, Петербургтан Динар Байтимеров, Казаннан Рушан Шайбеков, Ульяновскидан Рамил Айметдинов, Мәскәүдән Виолетта Вәлишина шундук хәтергә кереп тә калды. Алар арасында аеруча үзе уйнап, үзе җырлап чыгыш ясаган Назарбайны аерып күрсәтергә кирәктер - Кытайда туып үскән егет чип-чиста татарча сөйләшүе белән генә түгел, моңлылыгы белән дә йөрәккә туры юл салды. Чаллы егете Нияз Хәмәтшин исә «Татар моңы»нда алдагы елларда катнашып карап, төшеп калган иде инде. Быелгы әзерлегенә күз тимәсен дип кенә әйтеп була - профессиональлеге янына залны тота белүе дә осталарча иде аның. Баянда уйнаган Свердловск егете Максим Рәхмәтуллин да залны «ах» иттерде. Жюри күтәргән балларга караганда иң зур бәяне җырчылар арасында Динар Биктимеров белән янәшәдә уен кораллары номинациясендә нәкъ менә Максим җыйды. Туйда үпкәсез булмаган кебек, жюри бәяләре белән килешмәүчеләр дә юк түгелдер. Мин үзем дә, артык кысмырланасыз бугай, дип, жюри әгъзасы, Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһировка мөрәҗәгать иттем. Искәндәр абый исә минем белән килешеп үк куйды: «Әйе шул, миңа да вакыт-вакыт жюри баллны түбән куя кебек тоела. Әмма нишләтәсең, һәркемнең үз фикере. Яшьләр бит алар, тавышлары да ачылып кына килә. Җырлый-җырлый гына шомарасың дигәндәй. Мине шәхсән, быел вокал-камерный тавышлы балалар булуы сөендерә. «Болгар кызлары» триосын карагыз сез, Чиләбедән килгән кызлар ансамбле ничек чыгыш ясады! Татар җыры киңкырлы могҗиза ул - шул ук «Озата барма» җырын никадәр күптөрле итеп башкарып була. Моң ул шуңа да милләтнең халәтен күрсәтә алу, эчке дөньяңны моңга салу дигән сүз».
Жюриның тагын бер мәртәбәле әгъзасы - халык артисты Зөфәр Хәйретдинов исә, минем, жюриның да «любимчиклары» була инде ул, дигәнемә: «Юк, булмый, - дип җавап кайтарды. - Монда халыкның кабул итүе белән жюри бәясе арасында параллель уздырырга кирәкми. Жюри аларны профессиональ күзлектән чыгып бәяли. Кабатланмаслыгы белән Назарбай аерылып тора инде, Башкортстаннан бик күп талантлы яшьләр килгән. Әмма быелгы «Татар моңы»ның төп үзенчәлеге итеп мин чит өлкәләрдән килгән яшьләрнең күпкә көчлерәк һәм әзерлекле булуын атар идем. Аларда талант та, моң да саллырак».
Концертны башыннан ахырына кадәр караганнар әлеге сайлап алу турының җиңел эштән түгел икәнен чамалагандыр. Моны аңлап та була - бертуктаусыз озын, салмак җырны гына тыңлыйсы килми, аның дәртлерәк, кызурагы белән алышынуын телисең. Әмма кемгәдер дәртле җыр башкарырга рөхсәт итсәк, без аның тавыш мөмкинчелекләрен чамалый алмаячакбыз, дип аңлатты аны жюри. Әлеге имтихан кабул итүчеләр арасында булган Татарстанның атказанган артисты Рәсим Низамов та: «Бу бит конкурс, шуңа да таләпләр башка, - диде. - Гала-концертта бөтенләй башка материал булачак. Бүген исә без күзне бәйләгән көе генә эшлибез дигәндәй - алар тәкъдим итә, без сайлап алабыз. Һәр кешегә дөрес бәя бирү кирәк. Минем өчен иң мөһиме - конкурсның географиясе киңәю. Быел менә аеруча татар-башкорт элемтәсе ныгуы сөендерә. Аннан тагын бер игътибарны җәлеп иткән нәрсә бар - яшьләр көчлерәк. Егерме яшькә кадәргеләр үзләреннән өлкәнрәкләргә караганда әйбәтрәк чыгыш ясый. Бу тагын бер кат конкурсның да, татар моңының да киләчәге өметле дигәнне аңлата».
Ялт итеп чыгыш ясаган чит төбәкләр, чиктәш Башкортстан Республикасы янәшәсендә үзебезнең кала-салалардан килгәннәрнең күләгәдәрәк калуының сәбәбе нидә соң? Үзебездә үткәч, алар өчен конкурс артык әһәмиятле түгелме әллә? Кем әйтмешли, ерак китмәс әле принцибыннан чыгып эш итәләрме, әллә талантларыбыз сирәгәяме? «Бәлки, сез эшләп-эзләп бетермисездер?» - дигән сорау белән «Татар моңы» конкурсының башкаручы директоры Вил Усмановка мөрәҗәгать иткәч: «Моны безнең эзләп бетермәү дип аңларга кирәкми», - дип җавап бирде ул. - Быел «Татар моңы»н көзгә күчерү, җәйге яллар, Сабан туйлары, Шәһәр көннәре белән алар да тиешле игътибар биреп җиткерә алмады, күрәсең. Районнардан заявкалар аз булды, булса да, яздыру сыйфаты канәгатьләнерлек түгел иде. Аптыраганнан без училищеларга, консерваторияләргә, музфакка бардык, шунда тыңладык, сайлап алдык. Аннан соң районнар һәр елны әзерләп тә бетерә алмый. Быел, мисалга, Актаныштан, Әтнәдән җырчылар юк, Арчадан ничә ел юк иде инде - быел бар. Конкурсның географиясе дә тараймый - узган елларны, мәсәлән, Санкт-Петербургтан, Мәскәүдән, Ульяновскидан катнашучылар булмады, быел ул хәл әйбәт якка үзгәрде. Быел Үзбәкстаннан катнашучылар юк, әлбәттә. Һәр ел Свердловск өлкәсе, Чиләбе әзерлекле яшьләр бирә. Әмма нәрсә генә дисәк тә, һәр елны әйбәт тавышлар табыла. Монда килдем дә, шундук җиңдем дә түгел бит ул. Мисалга, Чаллыдан килгән Нияз Хәмәтшин конкурска ике ел элек килеп, беренче турдан төшеп калган иде. Ә бүген нинди әзерлек белән килгән?! Егет һөнәре буенча рәссам булса да, вокал ягыннан шактый эшләгәне күренеп тора. Мәскәү кызы Виолетта беренче елны дипломат булган иде, быел аның вокал буенча шактый эшләве күренә. Бу бит бер көнлек кенә хезмәт, чыктым да җырладым гына түгел - тырышлык белән шомара торган осталык».
Мәдәният министрлыгының идарә эшләре җитәкчесе Кадрия Идрисова да: «Конкурс үсештә. Быелгы сайлап алу турларын караган министрыбыз Айрат Сибагатуллин да аны ел да уздыру зарурлыгына басым ясады. Чөнки без һәр елны нинди дә булса талантны ачабыз, аның үсешенә тәэсир итәбез. Быел читтән килгән яшьләрнең әзерлек дәрәҗәсенә игътибар итеп тә куанып куям, ә менә татарстанлыларны мактап булмый - аларга әле «Татар моңы»на әзерләнергә кирәк».
Конкурс шушының белән тәмам түгел. Өченче турны узганнар хәзер җиң сызганып эшкә генә керешә.
4 декабрьдә узачак гала-концертта без инде эшкәртелгән, шомарган, артистланган яшь талантларга карап хозурланырбыз. Ул көнне дә сәхнә түрендә ыспай гына татар моңы хакимлек итәр дә җаннарны сафландырырлык киңлеккә алып чыгар дип уйлыйм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading