Тормыш дигән нәрсә гаилә төзүдән башлана. Гаилә матур һәм төзек икән, димәк, илдә дә тәртип. Гаиләдә татулык булмаса, җәмгыять тә тыныч түгел. Бигрәк тә монда аракы һәм бозыклык катнашкан булса. Шулай булгач, без беренче чиратта гаилә кыйммәтләренә, никах ныклыгына игътибарны юнәлтергә тиешбез. Ә бу мәсьәләдә исә имамнарыбызның роле зур булуын...
Узган атнада Казанда узган «Милли тормыш һәм дин» V Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында сүз, асылда, әнә шул хакта барды. Чарага җыелган кунаклар имамнарның җәмгыятьтәге роле турында фикер алышты. Форум эшендә дәрәҗәле кунаклар һәм Татарстаннан, Россиянең 52 төбәгеннән килгән 815 рухани катнашты.
Дин әһелләре алдында чыгыш ясаган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов форумның традициягә әверелеп китүен, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда имамның роле зур булуын билгеләп үтте.
- Без сезне үзебезнең нигез итеп саныйбыз. Татарстаннан читтәге татар халкы, аның теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре сакланышында сезгә таянабыз, - дип, дин әһелләренә ышаныч баглады ул. - Бергә булсак, зур эшләр башкарырбыз. Үзебез эшләмәсәк, безнең өчен боларны беркем дә башкарачак түгел.
Имам үзе халыкка килергә тиеш
Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин имамнарны халыкка хезмәт итәргә өндәде.
- Мәчетләрдә утка, суга, электр энергиясенә түләргә акча юк дип зарланырга кирәкми, акчаны үзеңә табарга тырышырга, халык белән бергә эшләргә, акчалыларны мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга чакырырга, алар арасында арадашчы булырга кирәк, - дип, халыкка якынаерга кушты.
Редакциянең дустына әверелеп киткән Арча районының Утар-Аты авылы имамы Фәнис хәзрәт Мостафин белән соңгы очрашуыбызда да шул хакта сүз барган иде. «Авыл имамы нинди булырга тиеш?» дигән соравыма ул:
- Имам өеннән - мәчеткә, мәчеттән - өенә, аштан ашка гына йөрергә тиеш түгел, ул корт кебек һәр җирдә булырга тиеш. Мәдәният сараендамы, мәктәптәме, капка төбендәме - бөтен җиргә дә өлгерсен, халык белән аралашып яшәсен. Беркөнне генә район имамнарын җыеп, мәчетләрне рәсмиләштерү өчен утызар мең акча кирәк, диделәр. Хәзрәтләр аптырашка төште, ул акчаны каян табарга? Акча да таба алмагач, син нинди имам инде. Авылыңдагы кешеләрне бер кат күз алдыңнан үткәр яки исемлеген төзе. Авылдан чыккан дәрәҗәле кешеләр, үз бизнесларын булдырган якташларың, мәхәлләң халкы бар дигәндәй, һәрберсе белән ипләп кенә сөйләшергә кирәк. Менә зират коймаларын яңартырга, тегесен-монысын эшләргә иде дисәң, сине аңламый калмыйлар. Берьюлы шулай ун минут сөйләшеп торган арада да 33 мең сум акча җыелды. Мәчет эшенә генә ябышып ятсаң, халык белән аралашмасаң, бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Имам кеше бакчага йөрүче сабый, мәктәптә укучы бала, клубтагы яшьләр дәрәҗәсенә төшеп сөйләшә белергә тиеш,- дигән иде ул.
Мәһәр аркасында гаиләләрдә тынычлык югала
Шөкер, соңгы елларда дин көчәйде. Иманга килүчеләрнең дә саны артты. Шулай да эчкечелек мәсьәләсе кискен булып кала бирә. Өлкәннәр дә, урта буын да, яшьләр дә эчә. Андыйларның санын киметү өчен нинди генә законнар чыгарып карамадылар, әмма берсе дә әлегә без көткән нәтиҗәне бирми. Дистә еллар дәвамында геннарыбызга сеңгән бу чирдән котылу җиңелләрдән түгел. Кызганыч, иманнан аерылуыбыз аркасында ничә сәламәт буынны югалттык.
Эчкечелеккә бәйле рәвештә җинаятьчелек арта, гаиләләр таркала, балалар ятим үсә. Әйтик, быел Яңа ел бәйрәмнәрендә исерткеч эчемлек кулланудан илдә 40 мең кеше үлгән. Яшьләр саны 2012 елда 35 миллион чамасы булса, ун елдан аның ун миллионга кимүе көтелә. Сугышсыз-нисез генә кеше кырыла. Эчкечелекне киметү өчен нәрсә эшләргә кирәк? Башкортстанның Борай районы Таңатар авылы имам хатибы Илдус хәзрәт Фәюршин үзенең чыгышында шул проблемага тукталды. Аракыны ул легальләштерелгән наркотикка тиңләде.
- Дөрес, соңгы вакытта аракыны сату урынына, вакытына, аны сатып алучыларның яшь чигенә карата чикләүләр кертелде. Аракының бәясе артты. Әмма әле алга таба да бу проблема өстендә эшләү зарур. Әйтик, Ульян өлкәсендә ял көннәрендә алкоголь бөтенләй сатылмый. Башка төбәкләрдә дә шундый чикләүләр кертелсә иде, - дигән теләктә тора ул. Үз районнарындагы сату-алу белән шөгыльләнә торган берничә эшмәкәрнең аракы сатмый башлауларын да үрнәк итеп китерде Фәюршин. Үз вакытында Горбачевның «коры законы» турында уңай, тискәре фикерләр күп әйтелде. Ә бит аның файдасы булмаган түгел. Ул чорда 500 мең бала күбрәк туган, үлүчеләр саны да 400 мең кешегә кимегән.
Самара өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип Яруллин исә чит төбәкләрдә татар теленең югала баруына, мәдрәсәдә укучы шәкертләрнең дә рус телле булуларына, шуның нәтиҗәсендә аларны татар авылларына имам итеп җибәреп булмаганлыгына борчылуын белдерде. Туган тел мәсьәләсе чит төбәкләрдә генә түгел, үзебезнең республикабызның да авырткан җире. Татар мәктәпләре дигәннәребездә дә чынлыкта предметлар рус телендә алып барыла. Татарлар мәркәзе саналган Казаныбызда шул ук урам исемнәре, элмә-такталардагы, метро терминалларындагы татар язуларының ике хәрефенең берсендә хата булуы аркасында башкалабызга килгән кунаклар алдында көлкегә кала яздык.
- Һәр мәдрәсә үз укыту программасын эшли, аның бөтен мәдрәсәләр өчен дә бердәнбер булганы кабул ителсә, бу эштә тәртип булыр иде, - диде Талип Яруллин. Мәһәр мәсьәләсенә дә тукталды имам. Аның сүзләренчә, мәһәрнең төгәл күләмен билгеләргә кирәк, югыйсә, вәгъдә үтәлмәү аркасында кайбер гаиләләрдә тынычлык югала дип ассызыклады ул.
Мулланың да ашыйсы килә
Имамның төп вазифасы - халыкны дингә, мәчеткә тарту. Бу юнәлештә аның төп коралы - вәгазь. Бар шундый имамнар: сөйләгән һәр сүзен йотылып тыңлыйсың, теле дә бай, сүзләре дә үтемле аларның. Әмма арада вәгазь культурасы түбән булганнар да җитәрлек. «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Зиннур Мансуров та вәгазьләүнең төбендә галиҗәнап сүз ятуын ассызыклап үтте.
- Мәчетләрдә, Коръән мәҗлесләрендә, җеназаларда милләттәшләребезнең талчыгулы йөзеннән шуны укыганым бар: бу хәзрәт сүзен кайчан төгәлләр инде. Хәзрәтләребез арасында тәэсирле итеп сөйләүчеләр аз. Мәчетләребездә җансызлык. Күбрәк мәетләр тирәсендә әвәрә киләбез, - дип канәгатьсезлек тә белдерде ул.
Зиннур әфәнде имамнарны борчыган хезмәт хакы мәсьәләсенә дә тукталды. Аның сүзләренчә, элек аларга меценатлар ярдәм иткән. Район-шәһәр җирендә бу күпмедер дәрәҗәдә җайга салынган. Имамнарга грантлар да бирелгәли. Ә авыл мулласы ни хәлдә? Шуңа да алар алдына зур таләпләр куеп булмый дип, ул Тукай сүзләрен искә алды:
- Мулла да, ахрысы, фәрештә түгел. Аның да остабикәсе, бала-чагасы бар, фатир өчен түлисе бар. Бер мулла биш вакыт намазда, җомгаларда, гаетләрдә имам тора. Казыйлык итә. Туганнарны, үлгәннәрне, никахланганнарны яза. Шул арада мәдрәсәгә кереп, мөдәррис тә була. Зиратка да бара. Бер кешегә моның кадәр хезмәт бирелсен дә ул кеше ни өчен жалованье алырга тиеш булмасын. Ул мулладан нинди укыту, иҗтиһад көтәргә кирәк?!. Әлеге сүзләрдән соң залдагыларның дәррәү кул чабуларыннан бу мәсьәләнең никадәр кискен торуын чамаларга була иде.
Яңгырлы көн булуга карамастан, быел Изге Болгар җыенына 30 мең мөселман килде. «Халкыбызның рухы монда», - диде Президент Рөстәм Миңнеханов, халык күплегенә һәм җыенның әһәмиятенә ишарәләп.
Болгар җирендәге рух, бу туфракның тарту көче бәхәссез. Җыенның географиясе киң. Юл буйлап тезелгән машина-автобусларның чуты-чамасы юк. Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылыннан икешәр катлы ике автобус белән 150 кеше килгән. Ә яңгыр исә рухи ныклыкка бер сынау.
- Иң коры елларда да без Болгар җыенына җыелсак, яңгыр ява, Аллага шөкер! Ходай Тәгаләнең безнең кылган гамәлләребездән риза булуының бер дәлиле инде бу, - дип шәрехләде Минтимер Шәймиев.
Комментарийлар