16+
#Язмалар 16 мая 2025, 11:43 Уку өчен 4 минут
3320
0
0

Әтиемне Аллаһ саклап йөрткән

16 мая 2025, 11:43
3320
0
0
Уку өчен 4 минут

Әтием Сафа Мостафин 1925 елның 23 августында Арча районы Кызыл Яр авылында туа.

Әтиемне Аллаһ саклап йөрткән

Әтием Сафа Мостафин 1925 елның 23 августында Арча районы Кызыл Яр авылында туа.

Мулла кушкан исеме Мөхәммәдсафа булса да, хәрби билет биргәндә Мөхәммәд дигәнен бетереп куюлары сәбәпле, калган гомерендә ул Сафа исемен генә йөртә. 

6 яшендә әтисез калса да, әбиебез Хөсниҗиһан улына 7 еллык мәктәпне тәмамлар өчен зур тырышлык куя. Мәктәп авылдан биш чакрым ераклыкта Иске Өҗем авылында ике катлы мәдрәсә бинасында була. Чабаталы малай һәр көн ун чакрым араны җәяү йөреп, кайтып җиткәндә инде чабаталары тузып, кыш көннәрендә дә яланаяк йөгереп кайтып җитә торган булган. Һәр кич ике пар чабатаны ул үзе үргән. Җидееллык мәктәпне бары тик бишле билгеләренә тәмамлап, ул вакыттагы бүләк – кызыл ыштан белән бүләкләнә. Әнисен ялгыз калдырмыйча, колхоз эшләренә йөри башлый.

1943 елның 5 гыйнварында, 17 яшь тә 4 ай булганда, аны сугышка алалар. Чувашиядә урнашкан кече командирлар әзерли торган курста 6 ай әзерлек узгач, сержант булып, пехота гаскәренең автоматчылар отделениесе командиры итеп билгеләнә. 1943 елның 1 июненнән аның өчен чын фронт тормышы башлана. Бик тапкыр һәм курку белмәс егетне фронтта “Саня-татарин” дип йөртәләр. Дүрт тапкыр яраланып, яңадан сафка баса, снайпер, разведчик, пулеметчик була. Хәтерендә иң сеңеп калганы – Польшаның Висла елгасын кичүләре. Дошман өзлексез елга өстен бомбага тотканда, бик күп иптәшләрен югалта ул. 

Үлем әтиебезне һәр җирдә саклап тора, хәтта үз араларында бер аңлашылмаучылык килеп чыгып, икенче бер солдатның гаебен әтигә сылтыйлар. Дежур командир аңа көрәген тоттырып, үзенә кабер казыта. Соңгы минутта дигәндәй, Аллаһның кодрәте белән, әтине постта күргән һәм аны ял итәргә җибәргән икенче командир килеп чыга. 19 яшьлек егетне атарга дигән хөкем карары аздан гына үтәлми кала. 

Әти сугыш турында бик сөйләргә яратмый иде. Ләкин бер хатирәне ул безгә нәсыйхәт итеп сөйләгән булса кирәк. Сугыш ахырында немецлар 14-15 яшьлек малайларны да сугышка кертә башлаганнар. Бик каты бәрелешләрнең берсендә немец солдатлары белән безнекеләр буталып беткән ут-төтен эчендә әти каршына коралын югалткан 15 яшьлек немец солдаты килеп чыга. Әти автомат очы белән читкә күрсәтеп, “Кит!” дип әйтә. Бер мизгел эчендә: “Коралсыз яшь малай, барыбер исән калмас, әмма үлеме миннән булмасын”, – дип уйлап куя. 

Кенигсберг шәһәрендә хәрби әсирләр лагерен азат итүләрен дә искә ала иде. “Андагы әсирләргә еламыйча карау мөмкин түгел иде”, – дия иде. 
Әтигә сугыш юлын данлыклы К.Рокоссовский армиясендә узарга туры килә. Сугышның иң кискен бер борылышы булган вакыйганы, Г.Жуков һәм К.Рокоссовский армияләре бергә очрашуны әти бик горурланып сөйли иде. Бу хакта язылган китапларны берничәшәр тапкыр укып чыга иде.
Сугыш юлын әти Германиянең Эльба елгасы ярларында тәмамлый. II фронт ачылганнан соң союздаш солдатларга әйләнгән америкалылар белән әнә шул Эльба ярында очраша ул. 

1945 елның Җиңү парадына дивизиядән ике кеше билгеләнә, шуларның берсе әти була. Ләкин буе җитешеп бетмәгән дигән сәбәп белән, ул парадта катнаша алмый. “Шуңа әрнеп еладым”, – дия иде әти. 

Сугыш беткәннән соң да елдан артык хезмәт итә әле әти. Туган авылына 1946 елның октябрендә генә кайтып төшә.
Ике тапкыр “Батырлык өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләренә, “Икенче дәрәҗә Ватан сугышы”, “Кызыл байрак”, “Кызыл йолдыз” орденнарына һәм Гваридия күкрәк билгесенә ия була. 

Авылга кайткач, тракторчы, комбайнер, тимерче, балта остасы булып эшли. Бөек Җиңүнең 60 еллыгын бәйрәм иткәндә, әтиебезнең 80 яшьлек юбилей бәйрәме дә булды. 

84 яшендә бакыйлыкка күчкәндә әле ул чын солдатларча төз гәүдәле, бер тешеннән кала бөтен теше дә исән-таза булып, тормышыннан һәм балаларыннан бик канәгать булып китеп барды...

Тагын бер хатирә: сугыштан җиңеп исән-сау кайтучы берничә ир-ат шул елны авыл зираты янына җыелып, гает намазы укыйлар. Бу хәл шул ук көнне райкомга барып ирешә. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән әтинең тапкырлыгы нәтиҗәсендә бу юлы да аңа һәм үзе белән булган авылдашларына зыян ирешми кала. 
Инкыйлабтан соң дөньяга килсә дә, әтием дини тәрбия алып үскән. Дини гыйбадәтләрен берәүдән дә курыкмыйча кылган һәм һәрвакыт Аллаһның саклавы һәм яклавында булган.       

Фәридә Вафина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading