16+

Ник өйдә утырасыз, бабайлар?

Казанда «Тормышны яратучылар» («Жизнелюб») клуб­ларына 5 меңнән артык кеше йөри, шуның 80 проценты – хатын-кызлар.

Ник өйдә утырасыз, бабайлар?

Казанда «Тормышны яратучылар» («Жизнелюб») клуб­ларына 5 меңнән артык кеше йөри, шуның 80 проценты – хатын-кызлар.

– Совет районындагы «Сәйдәш» мәдәният үзәгенә килеп җырлап-­биеп йөрүче Вера Николаевна Филянинага – 92 яшь, – диде шәһәрнең мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов «эшлекле дүшәмбе» ки­ңәшмәсендә.

«Тормышны яратучылар» клублары бүген «Сәйдәш», «Залесный» мәдәният үзәкләрендә, Сәетгалиев, «Юность», «Мирный», «Полимер» мәдәният сарайларында, Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында, Вознесенское, Красная Горка, Кадышево, Северный һәм Нагорный бистәләрендәге мәдәният йортларында, шулай ук шәһәрнең Үзәк китапханәсе белән 15нче филиал-китапханәсендә эшли. Җәйге чорда Горкий, «Континент», «Крылья Советов», Урицкий парклары, Дәрвишләр бистәсендәге парк, Горки-Әмәт урман паркы, Наратлык, «Әкият» курчак театры каршындагы яшел мәйдан да файдаланылды.

Өлкән яшьтәгеләр клубларда сәламәтлек темасына лекцияләр тыңлыйлар, җыр-бию, физкультура, кул эшләре түгәрәкләрендә шөгыльләнәләр. Скандинавия йөрешенә өйрәнәләр, «Рио Абьерто» аргентина биюе музыка терапиясе узалар. Мэр Илсур Метшин «Тормышны яратучылар» клубларында шөгыльләнү бушлай булуын искәртте. «Казанда 300 мең пенсио­нер бар. Калганнар да «Тормышны яратучылар» клубларына актив кушылсын иде», – диде шәһәр башлыгы.

«Тормышны яратучылар» клублары расписаниесен Казанның мәдәният идарәсе сайтыннан яки 236-42-93 телефоны аша белешергә була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading