Гаиләбез белән Идел ярында ял итәбез. Ирем белән газета-журнал укыйбыз, Мәрьям комда уйный торган тәтиләре белән мәш килә. Кояш, рәхәт, күңелдә дә, Идел ярында да күбәләкләр оча. Кеше аз йөри торган аулаграк җирне махсус сайладык шул... Әмма кеше аягы басмаган утрау булмаган кебек, безнең аулак урыныбызга да башка «Робинзон»нар килеп,...
Гаиләбез белән Идел ярында ял итәбез. Ирем белән газета-журнал укыйбыз, Мәрьям комда уйный торган тәтиләре белән мәш килә. Кояш, рәхәт, күңелдә дә, Идел ярында да күбәләкләр оча. Кеше аз йөри торган аулаграк җирне махсус сайладык шул... Әмма кеше аягы басмаган утрау булмаган кебек, безнең аулак урыныбызга да башка «Робинзон»нар килеп, ашка кара таракан булып төште. Шул көнне мин, ирексездән, Мөхәммәт Мәһдиевнең «ата кара тараканының кан әйләнеше»н искә төшердем...
Яныбызга утыз яшьләр тирәсендәге ике хатынкай якынлашты. Башта шактый гына ара калдырып, ярның биегрәк турысына урнаштылар болар. Үзләре белән өч яшьләр тирәсендәге кыз балалары да бар. Озакламый, хатыннарның берсе, әлеге кечкенә кызны җитәкләп, Мәрьям уйнаган җиргә килде. «Исемең ничек, дип сора, - диде хатын, кечкенә кызны сөйләштерергә тырышып, - минеке Мәликә була, диген». Мәрьямне бәхет басты - уйнарга иптәш килде бит монда. Тиз генә үзенең көрәк-чиләкләрен Мәликә белән бүлешергә кереште. Без дә ирем белән боларны күзәтеп ятабыз. Әмма баланың әнисеме, апасымы булырга тиешле хатынкайның күзе генә Мәрьямдә түгел, комсызлана-комсызлана Мәрьямнең әтисен күзәтә. Мин башта үз-үземә, кит инде, шулай тоела гынадыр, дигән идем. Миңа гына тоелмаган икән, ирем дә, нормаль караш түгел бу, дип, аркасы белән борылып утырды. Ун-унбиш минут та вакыт узмады, хатынкайлар, җәймәләрен күтәреп, безгә терәлеп үк диярлек килеп ятты. Мәрьямне сок белән сыйларга ярыймы, Мәрьямгә кәнфит ярыймы, дия-дия тинтерәтә башлады бит болар! Мәрьям әтисе белән суга китүгә, Мәликә белән танышырга килгәне дә ашыга-кабалана Иделгә кереп китте. Ул суга керә, без - чыгабыз. Без чыгабыз, ул да безнең арттан - корыга. Мин, йөзә белмәгәч, суга артык тирәнгә кермим, әмма иремә шаярткан булам: «Берәр нәрсә булса, каты итеп кычкыр, булышырмын», - дим. Инде сок кирәкми, кәнфит тә кирәкми, безгә үз компаниябез дә бик күңелле дигәнне тегеләй дә, болай да аңлатып карыйбыз, ә юк, хатынкайның күзе-башы тонган. Инде ары килеп, бераздан иремнең күзенә карый-карый күкрәкчәсен салып аткач, безнең бала да шок хәлендә калды. «Әнием, бу апа нишли», - диде ул, аптырап. Безгә, торып, кайтып китүдән башка чара калмады. Үземнән кала башка берәүнең дә күзе төшмәс әле, дип йөргән бул син иреңне...
Яшьләр җитсә кырыкка...
Мин бу күренешне гайре табигый дип нәтиҗә чыгарырга да өлгермәдем, шушы ук хәл ике-өч көннән кабат Казаннан ерак түгел бер бистәдә елга ярында кабатланды. Бу юлы инде кырык яшьләр тирәсендәге ике хатынның кыланмышына шаккатып кайттык без. Аларның коену костюмнары, инде еллар агышына буйсынып, шактый деформацияләнгән гәүдә төзелеше турында әйтеп тормыйм, әмма кыланмышлары! Инде, су салкынмы, төбе тирәнме, куркынычмы, сез йөзә беләсезме, дип унбиш-егерме яшьлек кызлар кебек безнең тирәдә чыркылдашуларына түзеп булмагач, телгә килдем: «Бик куркыныч, төбе акуладан гына тора», - дидем. Юк инде, Алла бәндәсе, инде килеп ир кешегә ошадың да ди, ул бит хатыны, кечкенә баласы янында барыбер синең белән бернинди телефон номеры да алыша алмый, аралашу мөмкинлеге дә юк дигән сүз. Аннан каян килә шундый оятсызлык һәм очсызлык?! Яшең җитсә кырыкка, дияр идең, монда яшьнең катнашы да юк төсле. Тез буе чирәмне ера-ера безнең янга килеп, аяк киемнәрен бала уенчыклары арасына салып, суга кереп китүләре, чыркылдашулар дисеңме?!. Шуның кадәр очсызланган хатын-кызга, инде тулаем ир-атлардан гына торган компания булса да, борылып карар идеме икән? Борылып карар өчен дә иң элгәре аз булса да табигый матурлык кирәктер бит инде ул. Үз мөмкинлекләреңне чамалау да бераз лаземдер ләбаса...
Табигый, димәк, ярый?
«Что естественно, то не безобразно», - ди рус әйтеме. Әмма бүгенге хатын-кызларның, үзләренең хайвани инстинктларын күрсәтеп, шуның кадәр дәррәү акырып йөрүләре «естественно»га түгел, «безобразно»га керә икән шул. Без дә аларның үз-үзләрен тотышларына, тәннәрен тегеләй дә, болай да тәкъдим итүләренә җавап таба алмадык. Дөресен генә әйткәндә, аларга реакция белдереп тә булмый бит. Ни дисең?! Көпә-көндез, янында хатыны һәм баласы булган ир алдында чишенә башлаган хатынкайга йә бичара дисең дә инде, йә борынгы һөнәр ияседер бу, дисең. Әмма аның мәгънәсе генә булмаячак. Аны аңлар дәрәҗәдәге кеше андый түбәнлек-очсызлыкка төшмидер дә инде ул. Нишлисез сез, хатын-кызлар, ахырзаман түгел ләбаса, диясе килә килүен...
Комментарийлар