16+

«Нобель премиясенә караганда...»

Китап уку елдан-ел кими дигән фикерне еш ишетергә туры килсә дә, аның нәкъ киресенә инанган китап сөючеләр дә шактый, Аллага шөкер. Кулдан-кулга йөреп укылган татар китабы турында ишетү генә дә йөрәккә сары май булып ята. Татар авылы, милли үзаң дигәндә һәрдаим китап дигән төшенчә дә янәшә йөри инде ул. Шулай...

«Нобель премиясенә караганда...»

Китап уку елдан-ел кими дигән фикерне еш ишетергә туры килсә дә, аның нәкъ киресенә инанган китап сөючеләр дә шактый, Аллага шөкер. Кулдан-кулга йөреп укылган татар китабы турында ишетү генә дә йөрәккә сары май булып ята. Татар авылы, милли үзаң дигәндә һәрдаим китап дигән төшенчә дә янәшә йөри инде ул. Шулай...

Китап уку елдан-ел кими дигән фикерне еш ишетергә туры килсә дә, аның нәкъ киресенә инанган китап сөючеләр дә шактый, Аллага шөкер. Кулдан-кулга йөреп укылган татар китабы турында ишетү генә дә йөрәккә сары май булып ята. Татар авылы, милли үзаң дигәндә һәрдаим китап дигән төшенчә дә янәшә йөри инде ул. Шулай булмаса, нинди тел саклап калу, милләт буларак үсеш турында сөйли алабыз дибез?!
«Ел китабы-2011» бәйгесенең йомгак өлешенә барганда да шундый уйлар колачлап алган иде. 2011 елда басылып чыккан, 2012 ел дәвамында әлеге китапларның республика күләмендә укылышын исәпкә алучы әлеге бәйгедә җәмгысы 182 китап катнашкан булган икән. 53 проза әсәр, 55 шигъри җыентык, 48 балалар китабы һәм 26 рус телендә басылып чыккан матур әдәбият әсәрләре үзара көч сынашкан.
«Нобель премиясенә караганда, миңа әлеге «Ел китабы» бәйгесендә җиңү күпкә кадерле», - диде Рабит абый Батулла «Балалар әдәбияты» номинациясендә өченче урын премияне алганда. Шушы ук номинациядә икенче урынны Ркаил Зәйдулла үзенең «Сабантуй сөлгесе» китабы белән алды. Хәкимҗан абый Халиковның «Ничек тизрәк үсәсе?» китабы өчен беренче урын премиясен исә язучының тормыш иптәшенә тапшырдылар.
Рус телендә чыккан матур әдәбият буенча беренче урында Әхәт Мушинскийның «Яблони цветут в октябре», икенче урынга Сергей Малышевның «Какого цвета жизнь?», өченче урынга Наилә Ахунованың «Ветер с Казанки» китаплары лаек булды.
Тезмә әсәрләр арасында беренче урынны Разил Вәлиевнең «Көз балкышы», икенчене Фәнис Яруллинның «Мәхәббәткә илтә юлларым», өченчелекне Шәмсия Җиһангированың «Илаһият» китаплары яулады. Кызыксындыру бүләгенә исә «Хуш исләре җиһан гөлләренең» китабы белән Лена Шагыйрьҗан лаек дип табылды.
- Әлеге бәйгебездә һәрвакыт объектив караш яшәп килә, - диде Разил абый Вәлиев, бәйгегә нигез салучы, бүген дә әлеге эшне китапханәчеләр белән беррәттән алып баручы буларак. - Монда бернинди яклау юк - төгәл саннар, төгәл нәтиҗәләр генә. Күп илләрдә йөргән кеше буларак тагын шунысын да әйтә алам, бер генә илдә дә кәгазь китап саны кимеми, елдан-ел арта гына. Киләсе елда без әлеге китап бәйгесенә «Публицистика һәм фәнни-популяр әсәрләр» дигән тагын бер номинация өстәячәкбез.
Быел исә чәчмә әсәрләр буенча беренчелекне Нәбирә апа Гыйматдинова яулады. «Синдә минем хакым бар» исемле китап 2012 ел нәтиҗәләре буенча иң күп укылган китаплар исемлегендә иң актуале икән. Икенче урынга Зифа Кадыйрованың «Язмыш сынавы», өченчелеккә Рәмзия Габделхакованың «Тау артында кояш бар» китаплары лаек булды.
Өч хатын-кыз язучыбызның җиңү яулаганына без бик шат булсак та, әлеге көн кайгы-хәсрәт тә кыстырып килгән булып чыкты. «Язмыш сынавы» китабы Зифа апага бер яктан җиңү алып килсә, икенче яктан, язмыш аңа якын кешесен - ирен югалту ачысын әзерләп куйган икән. Быел көзгә 55 яшен тутырырга тиешле Марсель абый дөньядан вакытсыз китеп барды... Йөрәк, диде Зифа апа... «Шәһри Казан» кайгыгызны уртаклаша, Зифа апа. Сабырлык, түземлек телибез Сезгә, без Сезнең белән!..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading