16+

Нәрсә ул буккроссинг?

Яңа уку елы җитү белән, яңалыклар пәйда булмый калмый. 2013 ел да искәрмә түгел. Сентябрь башында Казан (Идел буе) федераль университеты каршындагы «сковородка»да «китап өе» пәйда булды. Хәер, бу гади генә өй түгел, ә Казан шәһәрендә барлыкка килә башлаган буккроссинг хәрәкәтенең ачык бер мисалы.

Нәрсә ул буккроссинг?

Яңа уку елы җитү белән, яңалыклар пәйда булмый калмый. 2013 ел да искәрмә түгел. Сентябрь башында Казан (Идел буе) федераль университеты каршындагы «сковородка»да «китап өе» пәйда булды. Хәер, бу гади генә өй түгел, ә Казан шәһәрендә барлыкка килә башлаган буккроссинг хәрәкәтенең ачык бер мисалы.

Нәрсә соң ул буккроссинг (инглизчәдән «book» - «китап», «cross» - «үтеп чыгу», «кичү»)? Аны киңлек һәм вакыт чиген бетерә торган китап клубы дисәң дә була. Бу - стереотиплар белән яшәмәүче кешеләр берләшмәсе. Дөньяда киң таралган әлеге хәрәкәттә барлыгы 400 меңләп кеше санала. Буккроссинг «укыдыңмы, башкаларга да бир» дигән бик гади принциптан тора. Буккроссер (буккроссинг белән шөгыльләнүче. - Авт.) үзе укыган китапларны, аның белән башка кеше дә танышсын өчен, төрле җирләрдә, мәсәлән, урам, метро яки кафеда калдыра. Бу күренешне буккроссерлар үзләренчә китапларны киштәдә тузан җыеп ятудан коткару дип атый.
Күңелеңнең астын өскә китерә торган китапны укыгач, башта: «Эх, бу китап белән башкаларны да таныштырасы иде», - дигән уй туа. Хыялыңны тормышка ашыру өчен, яраткан китабыңны «сәяхәт»кә җибәрә аласың. Хәтерлисезме икән, бер мультфильмда пыяла шешә эченә салынган серле язу әллә кайларга барып җитә. Андагы язуны төрле җирләргә шешә илтсә, буккроссинг хәрәкәтендә китапның сәяхәт итүендә кеше зур роль уйный. Буккроссерлар китапны укучыга барып җитсен дип җибәрә. Әсәрләрнең әлеге «сәяхәт»е, әлбәттә, тиз генә төгәлләнми. Моңа айлар, хәтта еллар таләп ителергә мөмкин. Әле бит бу хәрәкәт кулына җыентык килеп эләккән кешедән дә тора. Күп нәрсә, китапны укып чыккач, аны тиз арада кирәкле урынга куюга да бәйле.
Кайберәүләр китапка ниндидер кәгазь кисәге итеп кенә карый. Китап - уй-фикер чыганагы, дигән фикер буккроссинг хәрәкәтенең чын «йөзе»н ача да инде.
Китап авторларын беренче буккроссерлар дип атасак та була. Чын язучы һәм шагыйрь әсәрен беркайчан да «бастырылсын өчен»гә язмый. Ул бит күңел халәте, аның белән уртаклашасы килү теләге китапны таратырга этәрә дә инде. Автор аны меңләгән, миллионлаган кеше белән бүлешә. «Матди китаптан рухи әйбер ясыйк!» - бу сүзләр - буккроссерларның төп девизы.
Гел идея белән генә яшәми буккроссинг. Саный китсәң, аның файдалы яклары да җитәрлек. Мәсәлән, кешеләр бер-берсенә калдыра торган китапларга акча түлисе юк, алар бушлай тарала. Аннан соң, буккроссингка багышланган махсус сайт та, бераз вакыт узгач, төрле рецензия, фикер белән бүлешү урынына әвереләчәк. Аңа һәркем кушыла ала! Казанда буккроссинг хәрәкәте ярдәмендә танышкан һәм кавышкан пар да бар. Берсе калдырып киткән китапны икенчесе табып ала да, җыентыкның хуҗасына шалтырата. Менә бит, хәзерге заманда интернет кына түгел, китап та кавыштыра ала икән!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading