16+

«Нәүрүз» фестивале мөбарәк булсын!

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры каршында төрки халыкларның «Нәүрүз» фестивале ачылу зур бәйрәмне хәтерләтте. Фестиваль флагы күтәрелгәннән соң, тамашачы сәхнәдә төрле халыкларның сәнгате белән танышты. Шулай ук урам тамашалары да халыкта зур кызыксыну уятты.

Тантаналы ачылышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашучыларга Президент Р. Миңнехановның котлавын һәм фикерләрен җиткерде. Ул фестивальнең Универсиаданың мәдәни өлеше булуын билгеләп үтте. ЮНЕСКО карамагындагы Халыкара театр институты директоры Тобиас Бианконе: «Сәнгатьне яшәтү өчен аңа ярдәм итәргә һәм театрлар белән эшләргә кирәк», - дип белдерде. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев бу чараның Шамил Закировтан башка гына узуын әйтеп, «Нәүрүз»не оештыруда аның өлеше зур булуын искә төшерде.
Мәскәүдән килгән танылган тәнкыйтьче Ирина Мягкова да: «Бүген Камал театры төрки театрлар арасында лидер», - дип юкка гына әйтмәгәндер. Фестиваль чыннан да төрки халыкларның бер-берсе белән аралашу, сәнгатьләрен күрсәтү чарасына әйләнде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading