16+

Обама тагын Президент

Американың демократлар өчен тавыш биргән өлешендә җиңү тантана итә - Барак Обама кабат Президент сайлауларында җиңеп чыкты. Ак йортның хуҗасы тагын дүрт ел бу дәүләт белән идарә итәчәк.

Обама тагын Президент

Американың демократлар өчен тавыш биргән өлешендә җиңү тантана итә - Барак Обама кабат Президент сайлауларында җиңеп чыкты. Ак йортның хуҗасы тагын дүрт ел бу дәүләт белән идарә итәчәк.

АКШ Конституциясе нигезендә, Президентны махсус сайлаучылар коллегиясе сайлый. Кандидатның җиңүе өчен шундый 270 сайлаучының тавышы кирәк. Обама, бу күрсәткечне 33 тавышка арттырып, кабат Президент булып сайланды. Аның көндәше Митт Ромни исә, Обамадан 100 тавышка калышып, 203 тавыш кына җыя алды. Шулай итеп, киләсе дүрт елда АКШ белән демократлар партиясе идарә итәчәк.
Митт Ромни: «Америка алдында бик күп зур бурычлар тора, мин Президентка уңышлар телим», - диде, яңа сайланган Президентны котлап. Барак Обама исә: «Америка өчен иң яхшы вакытлар әле алда», - дип белдерде. Сайлаучыларын тәбрикләгәндә, ул хатыны белән кызларын да онытмады. Хатыны Мишельга: «Америка сиңа гашыйк булды, мин моңа чиксез шат», - диде Президент, дулкынлануын яшермичә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading