16+

«Өч баһадир»ның берсе әзер: Казанда тагын бер мәшәкатьле йорт куллануга тапшырылды

Башкалада тагын бер мәшәкатьле йорт куллануга тапшырылды. “Три богатыря” торак комплексындагы әлеге йорт хуҗалары кулларына ачкычларны алып, күптән көтелгән фатирларында ремонт эшләрен башлый ала.

«Өч баһадир»ның берсе әзер: Казанда тагын бер мәшәкатьле йорт куллануга тапшырылды

Башкалада тагын бер мәшәкатьле йорт куллануга тапшырылды. “Три богатыря” торак комплексындагы әлеге йорт хуҗалары кулларына ачкычларны алып, күптән көтелгән фатирларында ремонт эшләрен башлый ала.

Өлешләп төзүдә катнашучыларның хокукларын яклау өчен Татарстан президенты кушуы буенча оешкан эшче төркем бу уңайдан күчмә утырыш уздырды.

Әлеге комплекс дүрт элек төзелә башлаган. Бераздан соң “Город” банкы финанслауны туктата, соңрак бөтенләй банкротлыкка чыга, шуның нәтиҗәсе буларак, эшләр бөтенләй тукталып кала. Өлешләп төзүдә катнашучылар шикаятьләр белән республиканың иҗтимагый палатасына мөрәҗәгать итә, төзү эшләре ярты ел алып барылмаган комплекстагы мәшәкатьләрне хәл итү өчен республика, шәһәр һәм президент аппараты вәкилләре кергән эшче төркем төзелә. Җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү һәм “Конкорд Билд” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте ярдәмендә төзү эшләре 2017 елда кабат башланып китә.

Бүген “Три богатыря” комплексындагы өч йортның берсе куллануга тапшырылган, барлык фатирларның 80 проценты сатылып беткән. Әмма әлегә биредә яшәүче юк – фатир хуҗалары ремонт эшләре белән мәшгуль. Төзүче компанияның җитәкчесе Александр Семененко сүзләренчә, икенче йорт киләсе елның беренче кварталында тапшырылырга тиеш. Торак комплексында эшләр тукталганчы өченче йорт төзелә дә башламаган була, финанслау өлкәсендә килеп туган мәшәкатьләр аркасында барлык сроклар бер елга чигерә. Хәзер исә өченче йортның фундаменты салына башлаган. Аны 2019 елда төзеп бетереп, 2020 нче елда тапшырырга җыеналар.

Казан шәһәре башкарма комитетының торак сәясәте идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Әхмәтханов әйтүенчә, куллануга тапшыру срокларының чигерүе төзүче эшчәнлегенә түгел, ә тышкы объектив сәбәпләргә бәйле. Төзүче компания банктан кредит алгач, соңгысы лизенциясеннән колак кага, нәтиҗәдә, әлеге сорауларны хәл итү озакка сузыла. 2016 елда, эшләр судта каралганда, тапшыру сроклары башка була – декларациядә беренче йорт шул ук елның ахырында, калган икесе 2017-2018 елларда тапшырылырга тиешлеге хакында әйтелә. Хәзер биредә эш тулы көченә кайный, икече йорт та кадастр исәбенә куелган. Тантаналы рәвештә подъезд ишегендәге тасманы кисеп керүче – шушы комплекстагы йорттан фатирлы булган Евгений Семенов әйтүченчә, ул узган елның августында гына килешү төзегән, быел исә фатир ачкыларын алган.
Айрат Әхмәтханов өлешләп төзү йортларындагы мәшәкатьләр берничә елда хәл ителеп бетәчәк дип белдерде.

- Казанда шундый 16 йорт бар, барысы буенча да юл карталары төзелгән, 2021 елга аларның бөтенесе дә төзелеп бетәргә тиеш,- ди Әхмәтханов. – Мәшәкатьле йортлар – нигездә “Свей” һәм “ФОН” төркеме компанияләренеке. Барлык төзелүче объектлар буенча мониторинг алып барыла, инвесторлар эзләнә. Срокларның чигерүе һәрчакта да өлешләп төзүдә катнашучыларның акчаларын максатчыл кулланмауга бәйле түгел. Казанда шундый хәлләргә юлыгучыларның саны 4 меңгә якын, республика аларның мәшәкатьләрен җайга салу бурычын үз өстенә алды.

Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин сүзләренчә, әлеге эшче төркем килеп туган мәшәкатьләрнең бизнестагы мәшәкатьләргә бәйле булу-булмавын тикшерә. “Төзүчеләрнең төрлесе бар, без алга таба да бу сорауны хакимият белән контрольдә тотарга җыенабыз. Республикада бу мәсьәлә хәл ителәчәк”, - ди иҗтимагый палата рәисе.
Өлешләп төзүдә катнашучыларның хокукларын яклау буенча көрәш ун ел элек Татарстан Президенты дәрәҗәсендә башлаган. 2008 елда мәшәкатьле йортлар саны 82 булса, бүгенгә аларның саны 16 гына калган.

Фото: naidemdom.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading