16+

Өч-дүрт фермер, бер колхоз 

Быелгы яз белән мин беренче тапкыр Аксубайда очраштым. Бу әле февральнең урталары гына иде. Иртән торып Аксубайга барырга чыктык, яңа көннең кояшын да юлда каршыладык. Күр син, бу бит инде яз кояшы! Чыннан да, кояш башкача күтәрелдеме, әллә күңел халәте идеме, ничек кенә булмасын, әлеге сәфәр яз белән очрашу булып истә калды.

Өч-дүрт фермер, бер колхоз 

Быелгы яз белән мин беренче тапкыр Аксубайда очраштым. Бу әле февральнең урталары гына иде. Иртән торып Аксубайга барырга чыктык, яңа көннең кояшын да юлда каршыладык. Күр син, бу бит инде яз кояшы! Чыннан да, кояш башкача күтәрелдеме, әллә күңел халәте идеме, ничек кенә булмасын, әлеге сәфәр яз белән очрашу булып истә калды.

Берәр районга барырга чыксаң, әлбәттә инде, әлеге районның халкы, шөгыльләре белән кызыксынасың, районның исеме ни аңлата икән дип тә баш ватасың. Беренче карашка Аксубай сүзе – «ак су бай булып, мул булып» дигәнне аңлата кебек. Язгы суларның елгалардан ташып акканын да күз алдына китереп өлгердем әле. Ә интернет «Аксубай исеме ак + субай сүзләреннән тора, борынгы төрки телгә фарсы теленнән килеп кергән сыбай сүзе – атлы сугышчы төшенчәсен белдергән» дип аңлата. Менә шулай. Миңа калса, Аксубай төрле милләт халыкларының дуслыгы белән аерылып тора. Биредә яшәүче халыкның яртысына якыны – чуашлар, аннан соң татарлар һәм якынча 16 проценты – руслар.

– Һәр милләтнең гореф-гадәтләрен хөрмәтләп, зурлап яшибез. Нинди милләт бәйрәме булмасын, халык бердәм булып әзерләнә, аннан соң бергәләп бәйрәм итәләр. Сабантуй, Троица, Уяв – бер төрле дәрәҗәдә үтә районда. Инде менә берничә ел республиканың Кама аръягының мөселман балалары Сабан туен үткәрәбез. Монысы да төрле милләт, төрле дин вәкилләре белән бергә оештырыла. Ярдәм иткәндә дә, бу милләткә булышам, тегесе калып торсын дигән сүз юк. Аерып рәхмәт әйтәсе килә: Шамил Ягудин менә чуаш ансамбленә киемнәр тегәргә даими булышып тора. Эштә дә шулай ук, тормыш тәртәсен бергә тарталар, – ди район башлыгы Камил Гыйльманов.

Аксубай җирлегендә нефть тә чыгарыла, шулай да ул – иң беренче чиратта авыл хуҗалыгы тармагы буенча юнәлеш алган районнарның берсе. Үз чорында дан тоткан колхоз, совхозлар булган Аксубайда. Легендар колхоз председателе, Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Ирек Батыршинга туган авылы Яңа Ибрайда һәйкәл салганнар. Безнең республикада колхоз җитәкчесенә салынган бердәнбер һәйкәлдер бу. Бүгенге көндә районның күпчелек чәчүлек җирләре – инвесторлар карамагында.

– Һәр чорның үз таләпләре, үз эш алымнары. Бүген авыл хуҗалыгы тармагында да алдынгы фән казанышларын кулланабыз. Берсеннән-берсе көчле тракторлар, комбайннар кырларны эшкәртәләр, чәчәләр, уралар. Кечкенә колхоз мондый техниканы сатып ала алмас иде. Заманча зур фермалар төзегәндә дә инвесторларның булуы кирәк, әлеге очракта чыгымнар бик зур. Шул ук вакытта безнең районда фермерлар да, зур булмаган хуҗалыклар да матур гына эшләп киләләр. Авыл хуҗалыгы эшен оештырганда бер үк районның төрле авылына, төрле җирлегенә үзгә бер караш, үзгә бер алым кирәк. Кайсыдыр авылларда менә фермерлар эшне матур гына алып баралар. Дүрт-биш фермер – бер колхоз инде ул. Без районда фермерларны җиргә беркеттек. Җирсез нинди фермер булсын?! Районның һәр структурасына эшмәкәрләргә, фермерларга эшне оештыруда ярдәм итү бурычы куелган. Ниндидер сорау килеп туса да, аны хәбәрләшеп, бергә-бергә хәл итәбез. Дәүләт тарафыннан бирелә торган грантларны алганда, шактый күп документлар тупларга кирәк. Әлеге эшне башкарып чыгу гади авыл кешесенә бик үк җиңел бирелми. Документларны туплаганнан соң, комиссия утырышына да без бергә барабыз. Халык җитәкчелеккә ышанырга һәм ярдәмне тоярга тиеш, – ди район башлыгы.

Кайчандыр авыл халкының иң үзәгенә үткән нәрсә – үтә алмаслык юллар булган булса, соңгы елларда таш түшәлгән юллар артканнан-арта бара. Аксубай районында да 2020 елга барлык авылларга илтә торган юлларга таш түшәп бетерү планы куелган. Һәр ел саен 350-450 млн сум акча юл төзелешенә тотыла.

Икмәк төнлә пешә
Аксубайның үзендә эшләп килүче «Гарант» сәнәгать мәйданчыгында Җәмил Раузетдинов өч төрле юнәлештә үз эшен алып бара: икмәк һәм кондитер ризыклары пешерү, комбикорма әзерләү һәм профнастил җитештерү.
Табадан гына төшкән кайнар икмәкне татып карыйсы килү теләге белән, пекарняга юл алдык. Иртәнге ун, ә пекарнядан соңгы лоток икмәкне алып китеп баралар. Әле дә Җәмил әфәндене яңа пешкән икмәкләр белән фотога төшерергә өлгердек.

– Икмәк төнлә пешә дә иртән-иртүк таралып бетә. Үзебезнең кибетләргә, тирә-күрше районнарга илтәбез. Безнең район үзәгенә дә 12 җирдә пешкән икмәк килә. Бик сайлап, сайланып кына ала халык. Кайчак куркып та куям, ачлык күрергә язмасын. Икмәкнең төрлеләрен пешерү киң таралган бүген. Күз алдында гел бала чакта авыл мичендә әни пешергән арыш икмәге тора. Хыялда нәкъ менә шундый ипи пешерү теләге дә юк түгел, – ди эшмәкәр.
– Икмәк пешерүдән тыш 35 төрдәге кондитер ризыклары да әзерлиләр. Анысын да күрше районнарга да илтәләр. Иң гаҗәбе – алар пирогларны моннан 70 сумга җибәрсәләр, кибетләрдә 130-140 сумнарга саталар икән. Район үзәгендә үзләренең дә кафелары бар. Шунда ук ярымфабрикатлар да җитештерәләр. Кул белән бөккән пилмәннәре белән кияү сыйларга була. Бик нәфисләр.

– Икенче юнәлеш – кош-кортка катнаш азык җитештерү. Чебигә кирәкме, үрдәк бәпкәсенәме, ун көнлеккә, бер айлыкка – составына карап, төрледән-төрле азык җитештерәләр. Әлеге төр товарга сорау бик күп, авылларга да чыгып саталар, халык бирегә үзе дә килеп ала. Авыл халкының тавык-чебеш дип күңелле мәшәкатьләр белән кайнап яшәр көннәре җитә.

– Үлмәсәләр күңел үсә, эше дә, авырлыгы да онытыла. Инде менә кырыла башласалар, бүтән бер дә алмастай буласың, – ди эшмәкәр.
Өченче юнәлеш –профнастил җитештерү. Кирәк икән – кызылны, кирәк икән, яшелне егетләр хәзер әзерләп бирәләр. Хәйран калдым, түбә калаена да үзенә күрә мода бар икән, бер елны бөтен кеше яшелне алса, икенче ел зәңгәргә сорау күп, ди. Яшьләр шоколад төсен үз итә икән. Җәмил Раузетдинов менә шушындый бер-берсенә бик үк охшамаган өч төрле юнәлештә эшләп ята. Иң мөһиме: кешеләрне эшле итә, ашлы итә.

Иң-иңнәр – Аксубайда
Аксубайда иң гаҗәпләнгәнем мәдәният бүлегенең эшчәнлеге булды. Кайсы районның мәдәният бүлеге генә үзенең тегү цехы булу белән мактана алыр икән. Әле алай гына да түгел, агачтан эшләнмәләр эшли торган цехлары да бар. Иң яхшы мәдәният хезмәткәре дә, иң матур тавыш иясе дә Аксубай районында яши. Узган елда гына аксубайлылар 13 грантка ия булганнар. Алдагы елларны карасак та, грантлар саны ел саен уннан да ким түгел. Акчага әйләндерсәк тә, шактый зур сумма чыга. Бүгенге көндә Аксубай районында Татарстанның 100 еллыгына багышланган «Мин яратам сине, Татарстан» дигән смотр-конкурс бара. Әлеге чарадан бер генә авыл да, бер генә оешма да читтә калмый. Алай гына түгел әле, һәр җирлек, оешма җитәкчесенең дә әлеге чарада катнашуы мәҗбүри. Һич югы хорга басып булса да җырлый. Совет чорында үскән буынга быелгы тема аеруча якын. Концерт алдыннан оештырылган күргәзмәләр сине кабат совет чорына алып кайта. Бөтен ваклыкларын уйлап якын килгәннәр, хәтта авыл кибетен тасвирлау өчен бочка белән килька балыгын да китереп куйганнар, кирәк икән, газетадан «кулек» ясап, карамель конфет та үлчәп бирәләр.

– Һәр нәрсәгә иҗади киләбез. Милли костюмнар теккәндә дә борынгы костюмнарны барлыйбыз, эзлибез һәм яңаларын бөтен үзенчәлекләрен истә тотып тегәбез. Грантлар оту өчен дә бик тырышып эшләргә, гел иҗади эзләнүдә булырга кирәк. Кайчак төннәр буе йокламыйча уйланып ятарга туры килә. Моңарчы беркайда да үткәрелмәгән, халыкны кузгата, берләштерә торган чаралар, фестивальләр үткәргәндә генә грантка дәгъва кылып була. Быел менә квас фестивале үткәрәчәкбез. Өйрәнә башласаң, хәйран каласың, аның нинди генә төрләре юк икән! Без аларны нинди савытлар белән, өстәлләрне ничек бизәп бирәчәкбез – барысы да күз алдында. Искитмәле булачак, килерсез. Бик зур рәхмәт район башлыгыбыз Камил Камаловичка. Нинди генә сорау белән кермик, аңлый, ярдәм итә, – ди район мәдәният йорты директоры Ольга Копанаева.

Зөлфия Хәлиуллина, Аксубай

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading