Гадәттә, халык, даруханәләрдә бәяләр төрле, дип аптырый. Белгечләр исә моны гадәти хәл дип атый.
Даруларның бәясе долларга карап үзгәрә, хакы җитештерүчеләргә бәйле рәвештә кыйммәтләнергә, каядыр очсызрак булырга мөмкин.
Ә менә яшәү өчен мөһим дарулар дәүләт тарафыннан катгый контрольдә тотыла, шуңа да аларның бәясе бар җирдә бер төрле. Тиздән бу хакта «иде» дип искә алырга калмагае. Россиянең Вице-премьеры Аркадий Дворковичның Президент Владимир Путинга хатына сылтама ясап РБК хәбәр итүенчә, Россия Хөкүмәте яшәү өчен мөһим булган 50 сумнан да очсызрак даруларга бәяне билгеләүдән баш тартырга җыена.
Хәзерге вакытта яшәү өчен мөһим дарулар исемлегенә кергән арзан бәядәге препаратларны хөкүмәт белән килештерү мәҗбүри түгеллеге турында нигезләмә әзерләнә. Арзанлы даруларга бәяләр үзгәрү турында тулы мәгълүмат киләсе елның 1 гыйнварыннан билгеле булыр, дип ышандыралар. RNC Pharma оешмасының үсеш буенча директоры Николай Беспалов әйтүенчә, бу яңалык аспирин, аскорбин кислотасы, глицин, панкреатин, ибупрофен кебек даруларга кагылачак.
Шунысын да әйтергә кирәк, җитештерүчеләр өчен очсыз дарулар керем китерә дип әйтеп булмый. Шуңа да җитештерүдән төшеп калганнары да шактый. Әйтик, быелның февраленнән ампициллин, фуросемид, левомицетин, нистатин кебек күпләргә таныш дарулар чыгудан туктады. Алар акрынлап даруханә киштәләреннән дә юкка чыгачак. Россия Президенты исә яшәү өчен мөһим саналган арзанлы дарулар юкка чыгарга тиеш түгел, шуңа да җитештерүчеләргә ярдәм күрсәтергә кирәк, дип саный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар