Октябрьдә истәлекле даталар җитәрлек – укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре, өлкәннәр көне.
Чараларга аеруча бай, тыгыз ай булыр кебек октябрь. Бу айдан гамәлгә керә торган үзгәрешләр дә җитәрлек. Октябрьнең кайбер “күчтәнәч”ләрен сезгә дә тәкъдим итәбез:
1 октябрьдән өйләнешүчеләр өчен яңа канун гамәлгә керә. Хәзер алар язылышу көнен ЗАГС тәкъдим иткән интервалдан үзләре сайлый ала.
Октябрьдән керәчәк канун кысаларында торак йортларда кунакханә бүлмәләре булдыру тыела. Сүз фатирларда эшләп килүче мини-кунакханәләр һәм хостеллар турында бара. Яңа кагыйдә нигезендә кунакханәнең керү ишеге аерым булырга тиеш. Хостелларның күбесе моннан соң “вакытлыча фатир биреп тору” механизмы буенча эшләр дип уйлыйлар.
Октябрьдән чираттагы ялга чыгар өчен гаризаны электрон формада да бирергә мөмкин булачак. Дөрес, моның өчен бу хакта хезмәт килешүенә аерым пункт кертү шарт. Хәзерге механизм буенча ялга җыенган хезмәткәр җитәкчесе исеменә гариза яза, документ имзаланганны көтә.
Яңа кагыйдәләр гамәлгә кергәннән соң, график буенча расланган отпускка чыгу өчен хезмәткәрдән бернинди дә гариза таләп ителмәячәк.
Отпуск акчасын түләү тәртибе дә үзгәрә. Әгәр дә гаризаны ялга чыгарга ике атнадан азрак вакыт калгач тапшырсагыз, отпуск акчалары ялга чыканнан соң 3 эш көне дәвамында күчерелә. Эштән китү турындагы гаризаны да яңа канун нигезендә электрон формада бирергә мөмкин.
1 октябрьдән кайбер категория хезмәткәрләрләрнең хезмәт хаклары артачак. Хезмәт хакын арттыру дәүләт һәм бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренә кагылачак. Әлеге исемлектә социаль өлкә һәм фән учреждениеләре, ветеринарлар, метеорологлар, Роспотребнадзор хезмәткәрләре, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары, медэкспертлары да бар. Хезмәт хакы уртача 4,3 процентка артыр дип көтелә.
Анна Арахамия фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар