16+

ОРВИ белән авыручылар кимегән

ОРВИ һәм грипп сезоны, ниһаять, әкренләп артта кала: соңгы атнада республикада авыручылар кими башлаган.

ОРВИ белән авыручылар кимегән

ОРВИ һәм грипп сезоны, ниһаять, әкренләп артта кала: соңгы атнада республикада авыручылар кими башлаган.

Бер атна эчендә (24-30 март) Татарстанда кискен респиратор вируслы инфекциянең 19 мең 440 очрагы теркәлгән. Халык арасында авыру дәрәҗәсе эпидемиологик бусагадан 36,5 процентка түбәнрәк. Үткән атна белән чагыштырганда, авыручылар 19,8 процентка кимегән.
Казанда исә хәл башкачарак: биредә әлегә авыру дәрәҗәсе эпидемиологик бусагадан 15,3 процентка югарырак. Узган атнада башкалада ОРВИ белән авыруның 9 мең 58 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе.
Көз, кыш һәм яз башын быел Россия грипп эпидемиясеннән башка гына үткәреп җибәрде, дип нәтиҗә ясый табиблар. Апрель, май айларына да белгечләрнең фаразлары уңай, әмма сакланып йөрү һәрвакыт кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading