16+

«Өй туе» урынына «зар туе»: «Острова» торак комплексындагы төзелеп беткән йортны нигә тапшырмыйлар?

Казанның Тэц урамында урнашкан 4 а йортны былтырның декабрендә үк тапшырырга тиеш бусалар да, бүген дә фатир ачкычларын бирмиләр.

«Өй туе» урынына «зар туе»: «Острова» торак комплексындагы төзелеп беткән йортны нигә тапшырмыйлар?

Казанның Тэц урамында урнашкан 4 а йортны былтырның декабрендә үк тапшырырга тиеш бусалар да, бүген дә фатир ачкычларын бирмиләр.

Югыйсә йорт бер ай элек үк төзелеп беткән. Халык исә буш вәгъдәләрдән туеп йортны төзүче подрядчы оешма белән очрашуны таләп итте. “Өй туеның” кичектерелү сәбәпләрен “ШК” журналистлары ачыклады.

Яңасы да юк, искесе дә
 
Венера фатирын былтырның ноябреннән бирле көтә. Яшь гаилә буларак дәүләт  программасы буенча Авиатөзелеш районыннан бер бүлмәле фатир алган булган алар. Гаиләләре ишәйгәч, (Венера хәзер икенчегә авырлы) зуррак торак алырга булганнар.
“Утраулар” (“Острова”) торак комплексы тәкъдим итә торган йортлар ошады безгә. Йортларны озак тапшыралар икәнен ишетеп белә идек анысы, тик арзан бәясенә кызыктык. 70 квадрат метрлы фатирыбыз 3 миллион 250 мең сум булды. Беренчел кертем кирәк булгач, үз фатирыбызны саттык. Әмма, декабрьдә күченергә насыйп булмады. Яңа фатир да юк, искесе дә сатылды. Хәзер вакытлыча фатирда яшәргә мәҗбүрбез. Тиздән сентябрь. Уку елы башлана. Олы кызыбыз 3нче сыйныфка укырга бара. Мәктәпне яңа йортыбызга якынрак сайламакчы идек тә, белмим инде, быел күченеп булырмы? – ди Венера.

Хәзер алар вакытлыча яши торган фатирларына ай саен 15 мең, булачак торакларына ипотека килешүе буенча 11 мең сум түләп баралар. Әле фатир булган очракта да, ул “черновой отделка” белән сатыла. Ягъни бүлмәләрне ремонтлау өчен шактый акча кирәк булачак.

Венера кебек гаиләләр шактый. Ирина да: “33 квадрат метр фатир 1миллион 600 мең сум гына булгач, кызыгып алган идек.”, – ди. Әмма, менә инде ике ел ярым көтсәләр дә, боз кузгалмый. “Утраулар” торак комплексының көймәсе терәлгән.

Евгений Смирнов фатирын 2017 елның апреленнән бирле көтә. “Килешүдә йорт былтырның дүртенче кварталында тапшырылачак диелгән. Төзелеш акрын барганын сиздек инде. Соңгы тапкыр фатир ачкычларын июньдә бирәбез, диделәр. Тик инде август. Үзгәреш юк. Чарасызлыктан инициатив төркем җыелып, подрядчы оешма җитәкчеләре белән күрешергә булдык”, – ди Евгений.

Барысына да парковка гаепле

Тэц урамы 4 а йортыннан 790 гаилә фатир көтә. Очрашуга барысы да килмәсә дә, шактый кеше җыелган иде. Төрле җитәкчеләр төрлечә җавап биргәннән аптырашта калган, соңгы атналарда бөтенләй подрядчы оешма белән элемтәгә керә алмаган халыкның сораулары күп җыелган. Баксаң, йортта төзелеш эшләре бер ай элек үк төгәлләнгән икән инде. Төп проблема – машина кую урыннары булмауда.
Йортны төзүче “Казанские окна” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте директоры Владимир Михайлов халыкка барысын да сабыр гына аңлатырга тырышты. Бу өлкәдә тәҗрибәсе бар, “Утраулар” торак комплексының беренче йорты ел ярымга соңарып тапшырылган булган. Ул чакта да кеше канәгатьсезлек белдергән.

– Машина кую урыны өч йортка бер булыр дип уйлаган идек. Шуңа да өченче йорт тапшырылганда парковка төзелешен төгәлләргә исәпләдек. Әмма, иҗтимагый тыңлаулар вакытында тиешле органнар моның белән ризалашмадылар. Йортка аерым машина кую урыны кирәк дип таләп иттеләр. Йортның аерым парковкасы булачак. Аның өчен җир биш елга килешү белән арендага алыначак. Машина кую урыннары түләүле булыр дип көтелә. ( РS: Җитәкче ничә машина кую урыны булачагын төгәл әйтә алмаса да, бар кешене дә тәэмин итәргә җитәчәк дип ышандырды). Аңа кадәр вакытлыча парковка төзибез. Безнең таләпләр белән Төзелеш күзәтчелеге оешмасы килешсә, ун көннән соң акт көтәбез. Тагын ун көннән документлар әзер булгач, чират белән халыкка фатир ачкычлары тапшыра башларбыз. Әлегә ачкыч бирә алмыйбыз, бу мөмкин түгел, чөнки йорт төзелеш объекты булып санала. Ул куллануга тапшырылмаган. Берәр бәла-каза булса калса, безгә җавап бирәсе. Дөрес, йорт 100 процент диярлек әзер. Йортны куллануга тапшыруны кичектерү безнең файдага түгел, без аның саклыйбыз, салымын түлибез бит,” – диде Владимир Михайлов.

Фатир сайларга килүчеләргә йортта күп катлы парковка булачак дип вәгъдә иткән булганнар, әмма, бу 2013-2014 елда шулай планлаштырылган булган, “финанс мөмкинлекләренә бәйле рәвештә проект үзгәрергә мөмкин”, дип аңлатты җитәкче.
Ни хикмәт, еллар узгач, кешеләр сайлаган фатирлар да үзгәргән. Кемнекедер кечерәйгән, кайберәүләрнеке зурайган. Фатирның артык мәйданы өчен килешүдә күрсәтелгән квадрат метр бәясеннән түләргә туры киләчәк.

Йортны тапшырганда кагыйдә буларак аңа хезмәт күрсәтүче идарәче компания билгеләнә. Тэц урамы 4 а йортын “Единство” компаниясенә тапшырачаклар. Халык каршы. Бу хакта сүз кузгатылуга: “Ул компаниянең бурычлары күп, безнең сайларга хакыбыз юкмыни?” – дип дәррәү күтәрелеп чыктылар. Владимир Михайлов халыкны тагын тынычландырырга ашыкты. “Без эшли алмаган компаниягә йортны ышанып тапшырмас идек, алар барысын да җайга салачак, ә канәгать булмасагыз, йортта яшәүчеләр бергә җыелышып идарәче компанияне алыштыра аласыз”, – дип аңлатты ул.

 Халыкта ышаныч уяту өчен, унар кешене туплап һәр подъезддагы әзерлек эшләрен дә күрсәтеп чыктылар. Төзүче оешма вәгъдә иткәнчә йорт иң күп дигәндә 20 көннән соң тапшырылачак. Вәгъдә ителгәнне тагын күпме көтәргә туры килер? Вакыт күрсәтер. Бу хакта газетабызның киләсе саннарында да күзәтеп барырбыз.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    75000 акча бирмэделэр шуны тозегэндэ!!!

    Мөһим

    loading