16+

Озак эшләсәң, күп булыр

2015 елның 1 гыйнварыннан пенсияне яңа формула буенча исәпли башлаячаклар. Бүгенге көндә пенсиянең күләме беренче чиратта эш стажына түгел, ә иминият кертемнәренә бәйле булса, киләчәктә лаеклы ялда күпме акча алуга ничә ел эшләү дә зур йогынты ясарга тиеш. Бу турыда ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта РФ Пенсия фондының ТР бүлеге...

Озак эшләсәң, күп булыр

2015 елның 1 гыйнварыннан пенсияне яңа формула буенча исәпли башлаячаклар. Бүгенге көндә пенсиянең күләме беренче чиратта эш стажына түгел, ә иминият кертемнәренә бәйле булса, киләчәктә лаеклы ялда күпме акча алуга ничә ел эшләү дә зур йогынты ясарга тиеш. Бу турыда ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта РФ Пенсия фондының ТР бүлеге...



2015 елның 1 гыйнварыннан пенсияне яңа формула буенча исәпли башлаячаклар. Бүгенге көндә пенсиянең күләме беренче чиратта эш стажына түгел, ә иминият кертемнәренә бәйле булса, киләчәктә лаеклы ялда күпме акча алуга ничә ел эшләү дә зур йогынты ясарга тиеш.
Бу турыда ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта РФ Пенсия фондының ТР бүлеге идарәчесе Марсель Имамов аңлатты. Бүгенге пенсия системасыннан яңа схемага ике компонент күчәчәк: дәүләт тарафыннан билгеләнә торган минималь пенсия һәм пенсионер дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерә торган тупланма өлеш. Төп яңалык: алга таба пенсия баллар, ягъни шәхси пенсия коэффициентлары ярдәмендә исәпләнә башлый. Коэффициентның күләме исә хезмәт хакына бәйле булачак, икенче төрле әйтсәк, хезмәт хакы югарырак булган саен, баллар да күбрәк. Әлегә исә 1 баллның ничә сумга тигез булачагы билгеле түгел, аны ел саен Россия Хөкүмәте билгеләячәк.
Яңа кагыйдәләр буенча иминият пенсиясен алу өчен 15 елдан да ким булмаган стаж сорала (бүген исә пенсиягә чыгу өчен 5 ел стаж да җитә). Әмма ул 2015 елдан кисәк кенә артып куймаячак, ә ел саен 1 ел өстәлеп бару көтелә. Мәсәлән, пенсиягә 2016 елда чыгучы кешенең стажы - 6 ел, 2017дә лаеклы ялга китүченең 7 ел булырга тиеш һәм шулай 2025 елга кадәр артып барачак. Һәм бу елны пенсиягә чыгучыларның минималь эш стажы 15 елдан да азрак булмаска тиеш. Ә тиешле эш стажы булмаганнар социаль пенсиягә өмет итә ала, әмма ул хатын-кызларга - 60, ир-атларга 65 яшьтән генә түләнәчәк.
Хәзерге пенсионерлар өчен зур үзгәрешләр көтелми, ә менә озак вакыт эшләп, аз хезмәт хакы алганнарның пенсияләре артырга да мөмкин.
Кыскасы, яңалыкларның күбесе әле төгәл генә аңлашылып бетмәсә дә, шунысы билгеле: киләчәктә нинди пенсия алуыбыз ничә ел эшләвебезгә, күпме хезмәт хакы алуыбызга һәм ничә яшьтә пенсиягә китүебезгә бәйле булачак.
Исегезгә төшерәбез: 1 февральдән хезмәт пенсияләре 6,5 процентка артачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading