16+

Парижны узып, Казанга килде: WorldSkills чемпионаты турында нәрсәләрне белеп торырга кирәк?

20-24 май көнне Казанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Милли чемпионат финалы уза.

Парижны узып, Казанга килде: WorldSkills чемпионаты турында нәрсәләрне белеп торырга кирәк?

20-24 май көнне Казанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Милли чемпионат финалы уза.

Бу – WorldSkills Эшче һөнәрләре буенча үткәрелгән дөнья чемпионатының Россия этабы. Мондый ук ярышлар әле дөньяның тагын 67 илендә уза. Һәр илнең иң яхшы дип табылган эшче һөнәр ияләре 22-27 август көннәрендә Казанга Дөнья чемпионатына җыелачак.

Эшче һөнәренә дан!

WorldSkills чемпионаты, эшче һөнәрләрен популярлаштыру максатыннан, 1953 елда Испаниядә башланып китә. 2015 елларда әлеге хәрәкәткә Россия дә кушыла. Нәкъ шул елны Казан, Парижны узып, WorldSkills дөнья чемпионатын үткәрү хокукына ия була. Хәзер илнең 85 төбәге WorldSkills юнәлеше буенча эшли, аның стандартларына таянып, белем бирә. Ә яшьләр эшче һөнәрләрен курыкмыйча сайлый.
«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Милли чемпионат финалында 1500 белгеч катнашачак. Кичә аларны «Татнефть-Арена» стадионында тантаналы ачылыш вакытында сәламләделәр. Төп ярышлар бүгеннән башлана һәм 23 майга кадәр дәвам итәчәк. 24е исә җиңүчеләрне тәбрикләячәкләр. Нәкъ менә алар безнең илне Дөнья чемпионатында тәкъдим итәчәк.

Билетлар бушка бирелә

Ярышларга эләгү өчен, чемпионат кунаклары электрон билет алырга тиеш әле. Билет бушлай, ләкин аны алу өчен tickets.worldskills.ru сайтында теркәлергә кирәк булачак. Әлеге билетны ярыш булачак җиргә илтүче махсус шатлларда да сорарга мөмкиннәр. Кайвакыт сканер телефоннан штрих-кодны укый алмаска мөмкин. Гадәттә бу телефон экраны ярылган очракта күзәтелә. Шуңа күрә билетларны алдан ук кәгазь вариантка күчереп куегыз.


Билет алу өчен теркәлү узганда, сезгә ярыш вакытын билгеләргә һәм анкетадагы сорауларга җавап бирер­гә туры киләчәк. 12 яшькә кадәр балалар өчен теркәлү узарга, билет алырга кирәкми. Ләкин алар ярышны бары тик олылар белән генә күзәтә ала.

Ничек барып җитәргә?

Ярышлар «Казан» аэропорты янәшәсендә урнашкан «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә уза. Шәһәрдән шактый читтә булган комплекска махсус электропоездлар белән барып җитеп булачак. Билет бәясе – 40 сум. Электропоезд тимер юл вокзалыннан «Казан» халыкара аэропортына кадәр йөри. Аэропорт бинасыннан махсус каплаулы юл аша «Казан Экспо» бинасына эләгәсең.

WorldSkills кунаклары ярыш булачак урынга автобус белән дә барып җитә ала. Махсус шатллар парковкалар яныннан кузгалып китәчәк. Бу кешеләргә шәхси машиналарын калдыру җайлы булсын өчен эшләнә. Шулай итеп машиналарны «Леруа Мерлен» кибете (Оренбург тракты, 174), «Имәнлек» метро станциясе, МЕГА сәүдә үзәге (Җиңү проспекты, 141) парковкаларына куеп булачак.

Тыелган әйберләр

Гадәттә, зур чаралар вакытында сакчылар ярыш буласы җиргә теге яки бу әйберне алып керергә рөхсәт итми. WorldSkills чемпионатында да шундый таләпләр бар. Газ баллоннарын, теләсә кайсы корал төрләрен, пиротехниканы үзең белән алып бармау хәерлерәк. Шулай ук ашамлыклары (күргәзмә залларында туклану үзәкләре булачак), су, велосипеды, балалар өчен коляскасы булганнарны да сакчылар ярышка кертмәячәк. Дарулар белән дә сак булырга кирәк. Гадәттә, сезнең үзегез белән нинди дә булса авыруыгыз бар икәне язылган табиб белешмәсен сорыйлар. Шулай да бер төрле дару белән генә чикләнергә тырышыгыз. Күләме 500 мл дан арткан сыеклыклар да алып керергә ярамый. Бу исемлеккә дезодорант, хушбуйлар да керә. Йорт хайваннарын да ярыш буласы җиргә алып кереп булмаячак. Исемлек белән тулырак WorldSkills чемпионатының рәсми сайтыннан танышып була.
Ярыш барышында нинди дә булса әйберегезне югалтсагыз, мәгълүмат өстәленә яки саклау камерасында эшләүче кешеләргә мөрәҗәгать итегез. Югалган әйберегез анда да булмаса, сезгә гариза язарга кушачаклар.

«Үз кулың белән нидер булдырудан да яхшырак һөнәр юк!»

WorldSkills чемпионаты танылган шәхесләрне дә җәлеп итә. Әйтик, дөнья гүзәле, Миссис Globe 2019, Миссис Россия International 2011 бәйгеләре җиңүчесе, визажист, макияж һәм стиль мәктәбен булдырган Татарстан кызы Алисә Тулынина һәм дөнья дәрәҗәсендә танылган кондитер, телевидениедә алып баручы Нина Тарасова WorldSkills Kazan 2019 ­дөнья чемпионатының илчеләре булды.
– WorldSkills хәрәкәте минем өчен бик якын. Мин үзем визаж өлкәсендә 20 елга якын эшлим. Үз кулың белән нидер булдырудан да яхшырак һөнәр юктыр ул. Мин хәзер яшьләргә үрнәк булырга тиеш икәнемне аңлыйм. Һөнәрне йөрәк кушуы буенча сайларга кирәк, шул вакытта гына уңышка ирешәсең, – ди Алисә.

Нина Тарасова WorldSkills чемпионаты турында күптәннән ишетеп белә икән.
– Мин бик күп сәяхәт итәм, төрле илләрдә эшләргә туры килә, әлеге чемпионатта катнашкан яшьләрне дә еш очратам. Бу кешеләр шулкадәр һөнәрләренә гашыйк – аларның күзләре янып тора. Эшче һөнәрләре бик кирәк – яшьләрнең шуны аңлый башлавына сөенеп туя алмыйм. Беренче һөнәрем буенча мин IT оешмада персонал белән эшләүче директор идем. Бер көнне көннәр буе офиста бикләнеп эшли алмавымны аңладым. Үз кулларым белән нидер иҗат итәсем килде һәм менә мин кондитерлык сәнгатендә эшлим. Минем кызым да аш-су остасы һөнәре белән кызыксына хәзер. Үземдәге барлык белемнәрне яшьләргә бирәсем килә, – дип елмая Нина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading