Элеккеге Советлар Союзы республикасы - Белоруссиядә аяз көнне яшен сукты: президент Александр Лукашенко пенсия яшен өч елга арттыру турындагы фәрманга кул куйды. Яңа тәртип буенча хатын-кызлар лаеклы ялга - 58 яшьтән, ирләр 63тән чыгачак. Озакламый бу яшен безгә дә килеп җитәргә тора.
Күршеләребездә пенсия яше 2017 елдан күтәрелә башлаячак, ел саен - ярты елга. Нәтиҗәдә, хатын-кызларны лаеклы ялга 2022 елдан 58 яшьтә, ирләрне 63 яшьтә озатачаклар. Александр Лукашенко әлеге адымга ник барганнарын да аңлатты. Сәбәбе берничәү: икътисади кыенлыклар (кризис вакытында бюджетта акча юк) һәм демографик вазгыять (пенсионерлар артканнан-арта).
- 55-60 яшь - бер дигән чак, - диде март аенда Лукашенко. Сүз уңаеннан, үзенә дә шул чама - 61 яшь. - 55 яшьлек хатын-кызга карчык яки "пенсионерка" дип эндәшеп кара әле - үпкәләячәк! Ирләр белән дә шулай ук. 60 яшьлек ир - җигелеп эшли торган ат бит ул.
Россиянең пенсия өлкәсендә аяз көнне яшен сукмады әле... сугасы мәле алда. Моның нилектән шулай килеп чыкканын аңлату өчен, саннар теленә күчик. Дәүләт, хезмәт пенсияләрен түләү өчен, елына 6 триллион сум тота. Шул ук вакытта иминиятләштерү кертемнәреннән казнага нибары 4 триллион кереп бара (бу безнең хезмәт хакларыннан тотып калына торган өлеш.) Димәк, дәүләт пенсионерларга өстәмә рәвештә ике триллион сум бүлеп бирә. Күпме? Кесәләребездәге акча белән чагыштырганда, космик сан бу!
Дәүләт пенсионерларга акчаны ел саен күбрәк бирергә мәҗбүр, әйтелгәнчә, аларның саны арта бара бит... Эш бирүчеләрнең дә үз хезмәткәрләренә акчаны конвертта бирү очраклары ешайды - чүп өстенә чүмәлә инде бу.
Илебезнең икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев сүзләренчә, пенсия яшен арттыру - начар, әмма котолгысыз карар, һәм ул, һичшиксез, кабул ителәчәк. Ирләр белән хатын-кызларның пенсиягә чыгу яшен тигезләп, 63 яшькә җиткерергә кирәк, дигән фикер алга сөрелә әле. Һәрхәлдә, соңгы сүзне Президент әйтәчәк.
Әгәр пенсия яшен арттырмасалар, салымнарны күтәрергә яки социаль, белем бирү һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә чыгымнарны кыскартырга туры киләчәк. Россиянең элеккеге финанс министры Алексей Кудрин фикеренчә, хөкүмәткә бу мәсьәлә белән сузасы түгел, пенсия реформасы турында 18 сентябрьдә узачак Дәүләт Думасы сайлавыннан соң игълан итәргә кирәк. Ә бит Россия вице-премьеры Ольга Голодец пенсия яшен 2018 елга кадәр арттырмаячакбыз, дип вәгъдә иткән иде.
Советлар Союзының элеккеге республикалары пенсия яшен күтәреп бетерде яки күтәреп килә. Соңгы мәлгә кадәр моңа Россия, Белоруссия һәм Үзбәкстан гына каршы торган, тик Минск бу "изге" исемлектән төшеп калды. Сүз уңаеннан, Россиядә пенсия яше 1932 елдан бирле арттырылмаган.
Мәскәү белән Ташкентның пенсия системаларын чагыштырсак, бездә пенсия дә күбрәк, шартлары да йомшаграк. Үзбәкстанда лаеклы ялга чыгу өчен эш стажы, ким дигәндә, 25 ел, ә бездә нибары 7 ел булырга тиеш. Шул ук вакытта Россия - бәйсез дәүләтләр берлеге илләре арасында пенсионерлары иң күп булган ил, бездә алар халыкның 29,9 процентын (43,8 миллион пенсионер), Белоруссиядә - 27,7 процентны, Казахстанда 11,4 процентны тәшкил итә.
Кайбер фаразлар буенча, 2035 елда Россиядә бер пенсионерга бер эшли торган кеше туры киләчәк. Илебез икътисады бу йөкне нефтьнең бер барреле 200 доллар булган очракта гына күтәрә ала, ә бүген "кара алтын" 43 доллар тора, үсәсе дә үсәсе әле.
Пенсия тегермәненә су коймаучылар да бар. Әйтик, Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин пенсия яшен арттыруның кирәген күрми. Арттырсалар, беренче чиратта, эшсезлек баш калкытырга мөмкин, ди. Пенсия фонды идарә рәисе урынбасары Николай Козлов та кисәтә: кризис шартларында пенсия яшенә җитеп килүчеләр эшсез калмагае. Шунлыктан, пенсиягә килеп җиткәнче, аларга эшсезлек буенча пособие түләргә туры киләчәк. Әле тагын эш таба алмыйча интеккән пенсионерлар инвалидлык буенча пенсия рәсмиләштерәчәк, дип фараз кыла хөкүмәт вәкилләре. Менә сиңа тагын күпме чыгым.
Топилин фикеренчә, пенсия яшен арттыру турында уртача гомер озынлыгы 74-75 яшькә җиткәч кенә сүз алып барырга мөмкин. Сүз уңаеннан, Берләшкән милләтләр оешмасына кергән илләр арасында 2015 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә уртача гомер озынлыгы - 73 яшь (бу - 129 урын, ирләрнеке - 59,1 яшь, хатын-кызларныкы - 66,05 яшь).
Сатирик язучы Михаил Жванецкий әйтүенчә, пенсионерлар караватка берегеп, сырхаулап ятарга түгел, чабулап йөрергә тиеш. Без бит бөтен дөньяда пенсионерларның ничек яшәгәннәрен күреп торабыз.
- Алар сәяхәт итәргә, гашыйк булырга тиеш. Күптән түгел потенция өчен дару рекламасын күрсәттеләр, бер пенсионер анда: "Ә бәлки!" - дип әйтә. Дөрестән дә, теләсә кайсы яшьтә хатын-кызны каратырга ук булмаса да, игътибар күрсәтергә мөмкинлек бирә торган өстәмә чаралар бар бит. Шулай булгач, пенсионерлар бала таба ала һәм тиеш тә! Сез моны артистлар дөньясында күрә аласыз. Бу бит зур бәйрәм. Мин Олег Павлович Табаковның туган көнендә булдым. Аның кызы шулкадәр күркәм. Үзе дә бик күркәм. Пенсия менә шундый булырга тиеш!
Россия Пенсия фонды һәм ачык чыганаклар мәгълүматлары буенча.
Абдулла Дубин, элеккеге диктор:
- Пенсия яшен арттыру бер дә дөрес түгел. Кешеләрнең болай да сәламәтлеге юк, 55-60 яшькә кадәр дә эшли алмыйча инвалидлык алучылар күп. Авыру балалар да күп туа. Илдәге эшсезлек, кризис аркасында кешеләрнең нервлары какшый, стресс кичерәләр. Бу аларның сәламәтлекләренә йогынты ясый. Халык хәзер тиз картая, аракысын эчә, тәмәкесен тарта. Аларга киресенчә ярдәм генә итәргә кирәк. Хәзерге буын элеккеләр белән чагыштырганда бик зәгыйфь. Үземне генә мисалга китерим, быел миңа 75 яшь тулды, кечкенә кызымны мәктәпкә әзерлибез. Ул туганда миңа 69 яшь иде...
Гөлфия Хәсәнова, шәхси эшмәкәр:
- Гомере буе хезмәт куйган кеше кайчан гына тынычлап ял итәргә тиеш икән соң? Заводта кырык ел станок артында билен бөгеп басып торган кешенең сәламәтлеге дә калмаган була бит. Мин үзем шәхси эшмәкәр. 47 яшемдә беренче производствомны ачтым, 60та икенчесен эшләтеп җибәрдем. Нульдән алып башланган эш ул үз балаң кебек кадерле. Аны үстереп аякка бастырасы бар. Эшне кемгә дә булса тапшырып китеп ял да итәсе килеп куя. Әмма сине алыштырырдай кеше булмаганда, эшне дәвам итәргә туры килә.
Исламия Мәхмүтова, Россиянең атказанган артисты:
- Ничек бар, шулай калсын иде инде. Аны башта ук белмичә генә билгеләмәгәннәр бит. Сәламәтлеге чамалы булганнар артыгын эшли алмый. Пенсиягә кадәр җитә алсам иде дип йөрүчеләрне беләм. Аны ансаттан гына әйтмиләр.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
Комментарийлар