Шәһри Казан

Пенсия фондының кайсын сайларга: дәүләтнекенме, әллә дәүләтнеке булмаганнымы?

Дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары турында күпләрнең ишеткәне бар. Өйләргә килеп, пенсиянең тупланма өлешен шул фондларга күчертергә кыстаучылар да таныш. Дәүләтнеке булмаган диюгә күңелгә шик керсә дә, булачак пенсия акчасын икеләтә арттыра аласыз, дигән тәкъдим дә кызыктыра.

Пенсиянең тупланма өлешен һәркем үзе арттыра ала

Иминият пенсиясе отышлыракмы, әллә акчаларны тупланма өлешкә җыеп барыргамы? Бу хакта Татарстан Пенсия бүлегенең Вахитов районы бүлекчәсенең урынбасары Ирек Хәбибуллин белән сөйләштек.

Тупланма өлеш нәрсә ул?

Башта тупланма өлешнең нәрсә икәненә ачыклык кертик. Гади итеп аңлатканда, һәр кешенең дә пенсиясе эш урыныннан пенсия фондына күчерелеп барган кертемнәрдән чыгып формалаша. Дөрес, булачак пенсиягә эш стажы, хезмәт хакы һәм башка факторлар да тәэсир итә. Ләкин сүзем болар хакында түгел. 1967 елда һәм аннан соң туучыларның пенсияләре иминият һәм тупланма өлешеннән тора. Схема болайрак: эш урыныннан пенсия фондларына 16 процент акча күчерелә. Аның 10 проценты – булачак пенсиянең иминият өлешенә, 6 проценты тупланма өлештә җыелып бара. 2014 елга кадәр шулай иде. Россиядә пенсия тупланмаларына мораторий игълан ителгәннән соң, бу система вакытлыча туктатылды. Халык теле белән әйтсәк, «заморозка» булды. Хәзер эш урыныннан 16 процент та иминият өлешенә генә күчерелеп бара. Ә тупланма өлешне кеше үзе тулыландыра ала. Мораторийга кадәр тупланып калган өлеш белән кешеләр үзләре идарә итә алалар. Телиләр икән, аны дәүләтнеке булмаган пенсия бүлекләренә күчерәләр, тупланма өлешкә даими рәвештә акча өстәп торырга да мөмкиннәр.

Тупланма пенсия отышлымы?

Эшләгән чакта тупланма өлешкә салып барган акчаларның, пенсиягә чыккач, яхшы гына керем китерүе бар. Дөрес, тупланма пенсиясе ярдәмендә баеп китү – бәхет эше. Фонд бөлергә, киресенчә, «чәчәк атарга» да мөмкин. Иминият пенсиясеннән аермалы буларак, тупланма өлештә җыелган акчалар мирас буларак күчә ала. Һәр дәүләтнеке булмаган пенсия фондының үз сайты бар. Фондның эшчәнлеге, кагыйдәләре, таләпләре белән шуннан танышырга була. Оешманы сайлаганда, беренче чиратта, аның иминиятләштерелгән затларның хокукларын гарантияләү системасына кергәнен ачыкларга кирәк. Тупланма өлешне дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчергән очракта, фондның табышларын, эшчәнлеген күзәтеп барсаң яхшырак. Шул ук вакытта күпчелек халыкта, акчаларны дәүләт пенсия фондында сакласаң ышанычлырак, дигән фикер дә яши. Тупланма өлеш дәүләт тарафыннан индексацияләнми, ул базар мөнәсәбәтләренә, фондның эшчәнлегенә бәйле рәвештә артырга да, үзгәрмәскә дә мөмкин.

Кайсы фондны сайларга?

Реклама

Бездә бердәнбер дәүләт пенсия фонды «Внешэкономбанк» аша гамәлгә ашырыла. Банк пенсиянең тупланма өлешен ел саен 6-11 процентка кадәр арттыра. Кемдер моны аз дияргә мөмкин. Чөнки дәүләтнеке булмаган пенсия фондларында гадәттә, процентлар зуррак. Сайлаганда да һәр кеше үзенә уңайлысын, күбрәк керем вәгъдә итә торганына туктала. Һәр фондның үз ставкалары, үз шартлары.

– Дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары барысы да Үзәк банк күзәтүендә. Интернетта ышанычлы сайтлардан алар хакында мәгълүмат алырга, рейтингларын карарга була. Анда штрафка тартылган, начар эшләгән фондлар да күрсәтелгән. Фондны сайлаганда, кайтавазларга да колак салырга кирәк, – ди Ирек Хәбибуллин.

Татарстанда филиалы булмаган фондлар белән эш катлаулы. Еш кына акчаларны пенсионер үзе барып алырга тиеш. Әмма ерак шәһәрләрдә урнашкан фонд офисларына өлкән кеше бара алмый, кайбер очракта, тупланма өлештә җыелган сумма юлга киткән акчаны капларга да җитми. Шуңа да фондның кайда урнашуы да мөһим.
Фонд банкротлыкка чыкса, сезнең тупланма өлештә җыелган акчалар югалмаячак, дәүләт пенсия фондына күчәчәк. Аннары кеше аларны икенче бер дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына күчерергә хокуклы.

Кайчан, ничек алырга?

Тупланма пенсияне бары тик пенсиягә чыкканнан соң гына алып була. Әгәр дә кеше пенсия яшенә җитмичә вафат була икән, акчаларны аның мирасчысы алырга хокуклы. Ирек Хәбибуллин бу очракта бер кирәкле нәрсәне истә тотарга киңәш итә. «Тупланма өлешегезне күчерергә теләгән фонд белән килешү төзегәндә, «мирасчылар» дигән графаны буш калдырырга ярамый. Бары мирасчылар күрсәтелгәндә генә, алар тупланма пенсиягә дәгъва кыла алалар. Акчаларны мирас калдыручы вафатыннан соң алты ай эчендә алып өлгерсәң яхшырак», – ди.
Тупланма өлешне өч төрле юл белән алырга була: берьюлы, ун ел дәвамында өлешләп яки ул ай саен пенсиягә кушылып киләчәк. Бу тупланма өлешнең суммасына бәйле рәвештә хәл ителә.

Сайлаганнан соң, кабат алыштырып буламы?

Ирек Хәбибуллин әйтүенчә, кешенең һәрчак сайлау мөмкинлеге бар. Әмма биш елга бер тапкырдан да артыграк пенсия фондын алыштыру кеше өчен файдага түгел икәнен дә истән чыгармаска кирәк. Керемнең кимүе бар.
Кеше үзенең нинди пенсия фондында икәнен Россия Пенсия фонды сайтындагы «Гражданинның шәхси кабинеты»на кереп белә ала.
Монда тупланма өлештә җыелган сумма белән дә танышырга мөмкин. Кызыксындырган сорауларга пенсия бүлеге хезмәткәрләре дә җавап бирә.

Дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары турында ышанычлы мәгълүматны Россия Пенсия фонды (www.pfrf.ru), Пенсия фондларының илкүләм ассоциациясе (www.napf.ru), Россия Үзәк банкы (www.cbr.ru), Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы (www.asv.org.ru) сайтларыннан белергә була.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: