16+

Пенсия: кемнеке арта, кемнеке кими?

Пенсия: кемнеке арта, кемнеке кими?

Керемнәре зур булган пенсионерларның юл йөрү өчен бирелә торган акчалары киләсе елның 1 гыйнварыннан ике тапкырга киметеләчәк. Бу турыда Татарстанның Министрлар кабинеты карарында әйтелә.

Татарстаның премьер-министры Алексей Песошин имзалаган документтан аңлашылганча, әлеге үзгәреш айлык кереме 25 мең сумнан арткан пенсионерларга кагыла. Хәзер җәмәгать транспортында ташламалы юл йөрү билеты 448 сум тора. Ә киләсе елның 1 гыйнварыннан ул 466 сум булачак. Димәк, яңа елдан 20-25 мең сум кереме булган пенсионерлар өчен компенсация 180 сум гына калачак. Ә менә айлык керемнәре шул суммадан кимрәк булган өлкәннәргә тиеш булган компенсация күләме, киресенчә, артачак.

Димәк, рәсми мәгълүматлар буенча, республиканың һәр сизегенче пенсионерының юл йөрү өчен бирелә торган акчасы кимиячәк. Ә Татарстан бюджетының 75 млн сум акчасы янга калачак.
Дүшәмбе көнне Россиянең финанс министры Антон Силуанов та эшләүче пенсионерларның пенсияләре киләсе елга да индексацияләнмиячәген әйтте. Аның сүзләре буенча, хезмәт хаклары алдагы елда да артуын дәвам итәчәк, һәм эшләүче пенсионерлар акчага мохтаҗ булмаячак.
- Тәртип шундый ук. Һәм без бу карар аларның хәлен катлауландырмый, дип уйлыйбыз. Алар бит әлеге юлны үзләре сайлаган, - диде министр.

Исегезгә төшерәбез, быелның августында эшләүче 14,3 млн кешенең пенсияләренә 200әр сум тирәсе акча өстәлде.


Ә менә башка пенсионерларның пенсияләре 2018 елның 1 гыйнварыннан 3,7 процентка индексацияләнәчәк.


Бу хакта хөкүмәт утырышы йомгаклары буенча Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин хәбәр итә, дип җиткерә ТАСС.
Топилин сүзләренчә, 2018 елның 1 апреленнән социаль пенсияләрне индексацияләү 2018 елның бюджет проектында 4,1 процент күләмендә планлаштырылган.

- Социаль пенсияләрдә берни үзгәрми (индексация механизмында), - дигән министр, индексациянең 4,1 процент тәшкил итәчәген аңлатып.
Моннан алда Россия Пенсия фонды матбугат хезмәте 2018 елда картлык буенча иминият пенсияләренә 400 сум тирәсе акча өстәлергә мөмкин дигән иде. Фонд мәгълүматлары буенча, 2017 елда картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме - 13 657 сум булган, 2018 елда ул 14 045 сумга җитәргә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading