16+

«Пешереп үтерәсез! Бу ниткән хәл?»

Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында тәүлек дәвамында 8 (843) 231-14-10 “кайнар элемтә” телефоны эшли.

«Пешереп үтерәсез! Бу ниткән хәл?»

Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында тәүлек дәвамында 8 (843) 231-14-10 “кайнар элемтә” телефоны эшли.

Республикада йортларга һәм биналарга җылылык җибәрү башланганнан бирле әлеге телефон аша 774 мөрәҗәгать кергән.

- Кешеләрнең күбесе “йортларыбызда салкын”, дип түгел, ә “батареяләр ут чәчә, пешереп үтерәсез, җылылык өчен артык түләргә туры киләчәк”, дип, борчылып шалтырата, - диде төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

- Йортларга җылылыкны тышкы һава температурасына карап көйли торган механизмнар урнаштырылды, дип әйтәбез. Ул механизмнар нәрсә өчен соң? - дип, шунда ук сорау бирдем.

- Бу җылылык җибәрү чорында күзәтелеп ала торган хәл, - дип аңлатырга кереште министр урынбасары Илдус Насыйров. - Күп фатирлы бер йортны көйләп чыгу гына да 3-8 көн вакытны ала. Җылылык челтәрендә һава калмасын өчен торбаларга су биш катлы йортларда – 2-4 атмосфера, ун катлы йортларда – 5-7 атмосфера, ә ун каттан да биек йортларда инде 12 атмосфера басымында кудырыла. Агым көчле булганда, әлбәттә, батарея дә күбрәк җылына. Тоташтыру-көйләү эшләре төгәлләнгәч, температураны инде автомат механизм башкара.

Актаныш халкы, шаяртып кына әйткәндә, салкыннардан бик курка икән.
- Җылылык бирә башлау турында Актаныш районы башкарма комитеты 10 сентябрьдә үк карар чыгарды. Казан, Әлмәт, Минделеевск шәһәрләре 1 октябрьдән тотынды, - диде Илдус Насыйров.

Татарстанда үзәкләштерелгән җылылык челтәреннән күп фатирлы 16 мең 520 йорт файдалана. Шулардан ике йортта (Казан) әлегә җылы юк. Узган атна башында алар әле 13 иде. “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин: ”Калган 13 йортка да җылылык җибәрү атна дәвамында хәл ителәчәк”, - дигән иде. Күргәнебезчә, коммуналь тармак тик ятмый.

Республиканың социаль-мәдәният өлкәсендәге 7 мең 912 бинаның һәммәсенә дә җылылык бирелгән. Илдус Насыйров җылылык җибәрүгә кагылышлы килеп туган сорауларны кичекмәстән министрлыкның “кайнар элемтә” телефоны аша хәбәр итәргә чакырды.


ГОСТ таләпләре буенча күп фатирлы йортта җылылык күрсәткечләре +18дән +24 градуска кадәр булырга тиеш.

Йокы һәм аш бүлмәсендә - +18,

Урам як диварга терәлгән бүлмәдә - +20,

Подъезда - +16-+18.

Җылылык челтәрендәге су кайнарлыгы - +50- +70.

СанПИН таләпләре буенча торак бүлмәләрдә җылылык +22 - +25 градус булырга тиеш.

Фото: vlm.kiev.ua

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading