16+

Португалия министры: «Хәл бик кискен иде – аеруча мөһим вакытта Россиядән ярдәм алдык»

Португалия министры: «Хәл бик кискен иде – аеруча мөһим вакытта Россиядән ярдәм алдык»

Татарстан белән Португалия арасында сәүдә багланышлары тотрыклы үсештә. Быелның ярты елында товар әйләнеше, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 1,5 мәртәбәгә арткан.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу күрсәткечләрне Португалиянең икътисад министры Мануэл Калдейра Кабрал белән очрашуы вакытында хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты резиденциясендә узды. Анда республика премьер-министры Алексей Песошин, вице-премьер, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Президент ярдәмчесе Радик Гиматдинов, икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасының Инновацион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Россиянең Португалиядәге Сәүдә-сәнәгать палатасының дәрәҗәле вәкиле Игорь Золкин, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агиев катнашты.
Рөстәм Миңнеханов, беренче чиратта, быелның май аенда Лиссабонда Татарстан Республикасы делегациясен җылы кабул иткәннәре өчен Португалия министрына рәхмәт әйтте.

- Без ул вакытта нәтиҗәле рәвештә берничә рәсми һәм эшлекле очрашу үткәрдек. Португалия-Татарстан эшлекле форумында катнаштык, берничә килешү имзаладык, фәнни-технологик паркка бардык. Португалиянең кайбер юнәлешләрдәге игътибарга лаеклы тәҗрибәсе белән таныштык,- диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент Конфедерацияләр Кубогы көннәрендә Казанга Португалия Парламенты Рәисе Эдуарду Ферру Родригеш килеп киткәнлеген дә искә алды.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүгеннәрдә Татарстан башкаласында мөһим вакыйга - Россия Федерациясе белән Португалия Республикасы арасында икътисади, сәнәгать һәм техник хезмәттәшлек буенча катнаш комиссия утырышы уза. Хәзерге гади булмаган сәяси шартларда да Россия-Португалия хезмәттәшлеген ныгытуга Татарстанның төбәк дәрәҗәсендә үз хезмәт өлешен кертәчәгенә ышандырды республика Президенты.

- Безнең республика Португалиядәге хезмәттәшләр белән эшлекле элемтәләрен үстерүгә зур әһәмият бирә. Без сезгә ягулык, каучук, агач эшләнмәләре җибәрәбез. Португалиядән безгә автомобильләр, төрле җиһазлар кайта. Без сезнең ил белән сәүдә күләмненең һәм аның төрләренең артуын, шулай ук уртак проектларны гамәлгә ашырырга телибез,- диде Рөстәм Миңнеханов.

Җавап сүзендә министр Мануэл Калдейра Кабрал, Португалия берләшкән Европа шартларында яшәсә дә, Россия белән хезмәттәшлекне үстерә баруын басым ясап әйтте.

- Россия икътисади кризистан соң актив сыйфатта ныгый бара. Бүген икътисад үсеше темпы 2 проценттан артык. Бу үзара хезмәттәшлеккә яңа мөмкинлекләр ача,- диде ул.
Португалия үзләрендәге урман янгыннарын бетерүдә Россиягә рәхмәтле.

- Хәл бик кискен иде. Аеруча мөһим вакытта Россиядән ярдәм алдык, - дип, әйтеп үтте Португалия министры.
Мануэл Калдейра Кабрал сүзләренә караганда, Португалиянең 500 компаниясе Россия белән хезмәттәшлек алып бара. Гомүм товар әйләнеше 500 миллион евро.
-Татарстан белән дә хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлекләре бар. Без технология тармагында, программалар белән тәэмин итү, туристлык, мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтергә телибез,-диде Кабрал әфәнде.

Португалиянең икътисад министры, Татарстанның икътисад һәм сәнәгать үсеше белән Россиядәге иң алдынгы төбәк булуын, иксәртеп узды.
- Без биредә яңа хезмәттәшләр табырбыз дип ышанам,-диде ул.
Игорь Золкин таныштырганча, Португалиядәге хезмәттәшләр белән очрашулар үткәрелгән.

- Уртак хезмәттәшелктә гамәлгә ашыруга әзер 15 проект бар инде. Безнең бурыч-әлеге проектлар буенча быел ук эш башлау,-диде Игорь Золкин.-Шулардан 7-8 проект Татарстан белән бәйле. Болар-энергетика комплексына, юл төзелеше һәм агросәнәгать комплексына кагылышлы проектлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading