Яңа ел алдыннан үткәрелә торган күркәм традицияләрнең берсе - Президент чыршысы бәйрәме. Быел да Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иң актив, иң сәләтле балаларын тантаналы бәйрәм чарасына җыйды.
Скопировать ссылку
Яңа ел алдыннан үткәрелә торган күркәм традицияләрнең берсе - Президент чыршысы бәйрәме. Быел да Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иң актив, иң сәләтле балаларын тантаналы бәйрәм чарасына җыйды.
Бу елны «Татнефть-Арена» боз сараенда 7 мең бала кунак булды.
"Президент" белән "чыршы" төшенчәсен аңлый башлаган һәр бала өчен Республиканың төп чыршы бәйрәмендә катнашу зур дәрәҗә. Чөнки монда эләккән һәр бала чын мәгънәсендә республика горурлыгы. Кемдер мәктәптә бары "биш"ле билгеләре генә алган, ил күләмендә һәм халыкара үткәрелгән төрле олимпиадаларда җиңү яулаган; кемдер үз сәләтен иҗат, спорт өлкәсендә күрсәткән. Гаиләләре авыр хәлдә калган, балалар йортында тәрбияләнүче яки инвалид булган сабыйлар өчен дә зур бәйрәм бу.
Яшел Үзән районының Норлат балалар йортында тәрбияләнүче Данил Савенюк та алдынгылар рәтендә. Тормыш аны ата-анасыз итсә дә, ул үзенең яшәү мәгънәсен футбол ярышларында тапкан. Хәзер командасы белән Россиянең нинди генә шәһәрләрендә булмый ул. Идел буе Федераль өлкәсендә дә футбол ярышларында беренче урын алган. Һәм менә аның нәтиҗәсен күрә - ул Президент чыршы бәйрәмендә.
- Яңа ел минем өчен иң көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе. Хәзер 9нчы сыйныфта укыйм. Киләсе елга минем бер теләгем бар: яхшы гына мәктәпне тәмамлап укырга керү. Киләчәктә исә зур кеше булып Испаниягә барып кайтырга хыялланам, - ди Данил.
Биредәге балалар ни турында гына хыялланмый: аларның очучы, танылган спортчы, артсит буласы килә. Гомумән, иң якты, иң эчкерсез хыяллар ул балачак хыяллары бит. Әнә тамашада катнашкан бер малай да IT-чыршы уйлап табырга хыяллана.
- Ел саен тере чыршы кискәнче, кешеләр IT-чыршы кулланса без никадәр агачны коткара алабыз бит, - ди ул. Ахырдан чыннан да сәхнә түренә зур экран артыннан матур итеп бизәлгән яшел чыршы чыкты.
Быел Республика чыршы бәйрәме дә кечкенә генә юбилеен билгеләп үтте. Ул инде 15нче ел балаларга шулай бәйрәм мизгелләре бүләк итә икән. Быелгы Яңа ел тамашасы замана баласы кызыксынулары белән үрелеп барды. Кыш бабай да хәзер заманча скайп аша гына аралаша икән. Гадәттәгечә, сценарий буенча Яңа ел белән Иске ел тартышты.
- Декабрь ае, дөньяда тотрыклылык та, кар да юк! Ә сез бәйрәм итәсез, - дип Иске ел балаларның бәйрәм кәефен бозмакчы иде.
Замана баласының шәхси уңышка омтылышын да билгеләп киттеләр. Янәсе софит утлары, селви, лайк дөньясына чумган кешегә чын дуслык кирәкми, социаль челтәрдәге "дуслар" аларга кадерлерәк. Кызганыч, бәйрәм алдыннан кайбер балаларның тамаша карамыйча кесә телефоннарына текәлеп утырулары моның шулай булуын дәлилләде дә. Кыш бабай белән Яңа ел балаларга чын дуслык төшенчәсен аңлатырга тырышты. Сәхнәдә бәйрәм кыза башлауга тамашачылар да телефон экраннарыннан аерылды. Һәр экияттәге кебек яхшылык начарлыктан өстен булып чыкты. Иске елны Кыш бабай Кырымга ял итәргә озатты.
Концерт тамашасы сәхнәдә генә түгел, аның алдында урнаштырылган ясалма бозда да барды. Республиканың тимераякта шуу мәктәбе укучылары кабатланмас чыгышлары белән истә калды: алар күктә дә очты, боз өстендә төрле акробатик фигуралар да ясады.
Ә сәхнәнең үзендә исә бер меңгә якын бала катнашты. "Голоса большой страны» киносы "йолдыз"лары да махсус кунак буларак балалар белән бергә чыгыш ясады. Казанда ул киноның беренче премьерасы да булачак.
- Бүген залда иң яхшыларының яхшысы җыелды. Сез безнең горурлыгыбыз. Авыр елны зур уңышлар белән тәмамлыйбыз, барыгызны да бәйрәм белән, - дип тәбрикләде балаларны Рөстәм Миңнеханов.
Президент узган ел төрле уңышларга ирешкән балаларны да билгеләп үтте. Быел Татарстаннан 109 бала Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге олимпиадаларда катнашкан. Меңән артык бала спорт разрядлары, 500дән артык яшүсмер спорт остасына кандидат исемен, ә 50дән артыгы спорт остасы дәрәҗәсенә лаек булган.
Президент чыршы бәйрәме булгач, балаларга Кыш бабайдан бигрәк Рөстәм Миңнеханов белән аралашу тансык иде. Президент сүзен әйтеп бетереп сәхнәдән төшүгә сабыйлар аны сырып алды. Кемдер оялчан гына кулын биреп китсә, остараклары селфи ясады. Кыш бабайга менгән кебек алдына ук менеп утыручылар булды. Президент чыршы бәйрәме балалар хәтерендә әле озак еллар кадерле хатирә буларак сакланыр.
Комментарийлар