Сайлаулар тәмам. Бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм матбугат үзәгендә Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сайлауларга нәтиҗә ясады.
Сәяси партияләр арасында 85,31 процент тавыш җыеп "Бердәм Россия" партиясе җиңеп чыкты.
Дәүләт Советы рәисе мондый күрсәткечләрне Татарстан җитәкчелегенең уңышлы эш нәтиҗәләренә, халык ышанычын аклавына, партия исмелеген башында Президент Рөстәм Миңнеханов торуына, аның абруена бәйләп аңлатты.
- Сайлау нәтиҗәләре татарстанлыларның ышанычына, сайлау алды кампаниясенең төгәл, дөрес, оешкан төстә узуына да бәйле. Иң үтемле ысул - халык белән күзгә-күз очрашу, аларны тыңлау. "Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" эстафетасы кысаларында, "Бердәм Россия" партиясеннән республикадагы алты сайлау округында мобиль автобусларда агититация-пропаганда төркемнәре эшләде. Кандидатлар 1000гә якын очрашу уздырды, сайлаучылардан өч мең гозер тупланды. Алар арасында тиз арада хәл итәргә мөмкин булганнары, катлаулылары, федераль дәрәҗәдә чишелеш сорый торганнары да бар. Бу гозерләр депутатларның булачак эш планнарына кертеләчәк. Халыкның сәясәткә битараф булмавы сизелә. Үзем дә 13ләп районда булдым. Республика читендәге кечкенә авылларда өлкән яшьтәге әбиләр АКШка кагылышлы сораулар бирде, хәтта,- ди Фәрит Мөхәммәтшин.
Әлбәттә, журналистларны беренче чиратта Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Думасына китү-китмәү мәсьәләсе кызыксындырды.
Фәрит Мөхәммәтшин Президентның әле узган ел гына 94 процент тавыш җыеп сайлауын искә төшерде, һәм ул Татарстан халкы өчен эшләвен дәвам итәчәк, Мәскәүгә китмәячәк, дип белдерде. Аның мандаты башка кандидатка биреләчәк. Ә менә премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка килгәндә, аның Дәүләт Думасына китүенә Фәрит Мөхәммәтшинның шиге юк.
- Марат Әхмәтовның Дәүләт Думасына китәчәген 99 процент ышаныч белән әйтә алам. Ул үз эшенең остасы, тәҗрибәле сәясәтче, ике телдә дә яхшы аралаша. Бу хәбәр турында төгәлрәк, партия исемлекләре Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан расланганнан соң әйтеп булачак, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
VI чакырылышта Дәүләт Думасына Татарстаннан 13 депутат сайланган булса, быел - VII чакырылыш Дәүләт Думасына Татарстан депутатларына 16 мандат бирелергә мөмкин. Аларның унысы партия исемлекләре буенча булса, алтысы бер мандатлы округлар буенча сайланды. Дәүләт Думасында Татарстаннан эшләячәк депутатларның барысы да "Бердәм Россия" сәяси партиясе вәкилләре. Фәрит Мөхәммәтшин сайлау нәтиҗәләре буенча Татарстанга тагын бер мандат бирелергә мөмкин дип искәртте, әгәр аның фаразлары чынга ашса, бездән 17 депутат булачак.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин әйтүенчә, сайлаулар ачык, законлы, оешкан төстә узган. Тәртип бозулар күзәтелмәгән.
- Яшьләргә өмет зурдан иде. 35 яшькәчә кешеләр барлык сайлаучыларның 30 процентын тәшкил итә. Беренче тапкыр сайлауга килүчеләргә традиция буенча, бу көн истә калырлык булсын дип, символик сувенирлар әзерләнде. Дөрес, яшьләрне бүләк белән генә кызыктырып булмый. Яшь буын үзенең гражданлык позициясен белдерергә тели, активлыгын күрсәтә, сәясәт белән кызыксына, үз сүзен әйтә, - ди Әгъзам Гобәйдуллин.
Сайлаулар барышында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә 61 мөрәҗәгать килеп ирешкән, аларның барысы буенча да тикшерү үткәрелгән. Әгъзам Гобәйдуллин әйтүенчә, гомумән алганда тәртип бозулар күзәтелмәгән. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе сайлау процессы белән бәйле. Әйтик, тавыш бирүчеләр үзләрен сайлау исемлегендә тапмаган, видокамералар дөрес урнаштырылмаган һәм башка сораулар.
Татарстанда 2824 сайлау участогы эшләде.
2 миллион 875 мең 566 татарстанлы тавыш биргән, бу барлык сайлаучыларның 78,77 процентын тәшкил итә.
33 мең егет һәм кыз үз гомерендә беренче тапкыр сайлауларда катнашкан.
Сайлау участокларында 18 меңгә якын күзәтүче эшләгән. Чит илләрдән 17 халыкара күзәтүче килгән.
Татарстанда VII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлау нәтиҗәләре
"Бердәм Россия" - 85,31 процент
КПРФ - 4,06 процент
"Коммунисты России" - 3,03 процент
"Справедливая Россия" - 2,26 процент
ЛДПР - 2,24 процент
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар