Татарстанда бөтен куәтенә гриппка каршы вакцина кадату бара. Билгеле булганча, быел ул бер айга алданрак башланды. Республикага вакцина сентябрь башында ук кайта башлаган иде инде. Бүгенге көндә прививканы 116 меңнән артык татарстанлы кадаткан. Аларның 75 меңгә якыны - өлкәннәр, 41 меңнән артыгы - балалар.
Гриппка каршы прививка ясатучылар - мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм укучылар, студентлар, аерым бер профессия кешеләре (медицина хезмәткәрләре, белем бирү өлкәсендә, транспортта, коммуналь өлкәдә эшләүчеләр һ.б.), шулай ук 60 яшьтән өлкәнрәкләр. Грипптан саклану максатларында, 2013 елның көзге сезонында Татарстанда барлыгы 1013300 кешегә вакцина кадату планлаштырылган, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе. Бу - республика халкының 26 проценты дигән сүз. Шул исәптән, «Сәламәтлек» милли проекты кысаларында, «Гриппол плюс» һәм «Гриппол» вакциналарын риск төркеменнән булган 800 мең кешегә кадамакчылар.
Белгечләр, прививка ясатуның грипптан саклану өчен иң нәтиҗәле чара булуын тагын бер тапкыр искә төшерә. Һәм грипп сезоны башланганчы, чарасын күрергә куша, чөнки вакцина кадаткач, ул тәэсир итсен өчен, берничә атна вакыт таләп ителә. Кичекмичә прививка ясату нәтиҗәсендә, эпидемия вакытында грипп белән авыручылар 1,5-2 тапкырга кадәр кими. Вакцина кадатуның иң яхшы чагы дип октябрь-ноябрь айлары санала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар