16+

Прохоров милли республикаларны бетерергә җыена

Нәкъ бер атнадан Россияне федератив дәүләт итүдә зур роль уйнаган мөһим документ - Татарстан Конституциясенең кабул ителүенә 20 ел тула. Ә әлегә кадәр күпләр өчен «караңгы фигура» булып саналган олигарх Михаил Прохоров сәясәттәге яңа адымын Жириновский рухында башлады.

Прохоров милли республикаларны бетерергә җыена

Нәкъ бер атнадан Россияне федератив дәүләт итүдә зур роль уйнаган мөһим документ - Татарстан Конституциясенең кабул ителүенә 20 ел тула. Ә әлегә кадәр күпләр өчен «караңгы фигура» булып саналган олигарх Михаил Прохоров сәясәттәге яңа адымын Жириновский рухында башлады.

Моңа кадәр Россия халкын «күзе акайганчы» эшләтеп, ил кесәсен кайгыртырга җыенуы хакында да белдерү ясаган миллиардер 17 октябрь көнне Мәскәүдә, Россия фәннәр академиясе (РАН) бинасында узган «Гражданнар платформасы» партиясенең корылтаенда «ОНЭКСИМ» төркемен җитәкләүне ташлап, бөтен эшчәнлеген сәясәткә юнәлдерәчәген белдерде. Бай сәясәтче элегрәк хезмәт сәгатьләрен арттырып, эшче хокукларына кизәнергә җыенса, бу юлы Россия Конституциясенә үк кул сузмакчы. Ул Россиядә милли республикаларны саклап калуга каршы булуын, Конституциягә үзгәрешләр кертергә кирәклеген белдерә, ягъни федерализмга нокта куярга җыена.
Җыенда Россиянең 51 төбәгеннән 110 делегат катнашты, җырчы Алла Пугачева, музыкант һәм җырчы Андрей Макаревич, «Наркотикларсыз шәһәр» фонды җитәкчесе Евгений Ройзман кебек танылган шәхесләр дә чыгыш ясады. 14 сентябрь көнне шушы урында «Правое дело» партиясеннән куылуын искә төшереп: «Нәкъ биредә мин Кремль кагыйдәләре буенча уйнаудан баш тарттым», - диде Прохоров һәм партиянең сәяси эшчәнлекне һөнәр итеп сайлаучыларны берләштерергә тиеш булуына басым ясады. «Сәясәт белән шөгыльләнергә һөнәри партия кирәк, бүгеннән башлап, бары тик сәясәт белән генә шөгыльләнәчәкмен», - диде ул.
Өченче мәртәбә зур сәясәткә аяк басучы Прохоров соңгы арада «көнүзәк мәсьәлә»гә әйләнгән мәктәп укучылары дресс-кодын да читләтеп уза алмады. 15 ел элек кабул ителгән вөҗдан иреге турындагы канунга альтернатива - Дини кодекс кабул итәргә тәкъдим итте ул. «Без Дини кодекста шәхес, дәүләт һәм дини конфессияләр арасында яңа балансны чагылдырырга бурычлы. Анда дин һәм кеше, чиркәү милке һәм башка мөнәсәбәтләрнең проблемалары яктыртылырга тиеш. Кодекста дөньяви гомумбелем бирү мәктәпләренә һәртөрле дини конфессияләрнең үтеп керү мөмкинлеге бетерелергә тиеш һәм көч структураларының дини характерда булмавын тәэмин итәргә кирәк», - диде ул.
Прохоров милләтчеләрдән кала, барлык сәяси көчләр белән дә эшләргә әзерлеген белдереп, минемчә, зур сәяси хата ясады. «Андый хәрәкәтләр белән катгый рәвештә көрәшергә кирәк», - диде ул, милләтчеләрне күздә тотып һәм Россиянең территориаль бүленеш принципларын үзгәртүнең әһәмиятле икәнлеген, РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертеп, Россия составындагы милли республикаларны бетерү ягында торуын әйтте. Шул рәвешле, үзен демократ дип исәпләүче сәясәтчебез милләтчеләрнең аңа булган өметләрен төбе-тамыры белән корытты, «Президент атамасын бетерергә» чакырган Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровны да уздырып җибәрде. Югыйсә элеккеге депутатыбыз Фәндәс ага Сафиуллин моңа кадәр аңа зур өметләр баглавын белдергән иде бит. «Мин аның федералист, демократ булуына шундый өметләнгән идем», дип көрсенә Фәндәс ага. Дөресен генә әйткәндә, «милли республикаларны бетерү инициативасы белән берәрсе чыкмагае» дигән шик милләтчеләр күңелендә күптән яшәп килә иде. Һәм бу сүзне менә кем авызы аша яңгыраттырдылар.
«Бу чираттагы мәгънәсезлек. Беренчедән, республикаларның беркемгә дә комачаулаганы юк. Икенчедән, этник төрлелек вакыт узу белән беркая да югалмый. Өченчедән, федерация буласыбыз килә икән, республикаларсыз булмый», - ди бу хакта ТР Фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры, академик Рафаэль Хәкимов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading