16+

«Путин акчасы» кемнәргә бирелә?

Яшь гаиләләргә ярдәм итү максатыннан Россия Президенты быелдан яңа төр пособие керткән иде.

Яшь гаиләләргә ярдәм итү максатыннан Россия Президенты быелдан яңа төр пособие керткән иде.

2018 елдан гаиләдә туган беренче балага “Путин акчасы” каралган. Дөрес ул гаиләнең уртача кереме бер кеше башына яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга артып китмәгән очракта гына бирелә. Шул рәвешле безнең республикада беренче баласын табучыларга ай саен 8 490 сум пособие түләнә.
Моннан тыш Татарстанда тагын бер төр ярдәм кертелде. Авыл җирендә кимендә өч ел яшәүче балалы хатын-кызларга быелдан Татарстан Президенты карары белән социаль ярдәм бирелә башлады. Беренче баласы туганнарга 50 мең, өченче балага 100 мең сум дәүләт ярдәме каралган. Бу акча бары бер тапкыр гына бирелә.

Чирмешәннең Лашман авылыннан Лилия Шәйхетдинова, яшь гаиләләр өчен дәүләт ярдәмен бик кирәкле дип саный.

– Баланы пособие өчен тапмыйсың анысы, ләкин өстәмә матди ярдәм комачау итми. Безнең бала мәсәлән, ясалма катнашма белән туклана, безнең авылда эчә торган су чиста түгел, сатып алырга туры килә, – ди Лилия.

Булачак ире белән алты ел очрашып йөргәннән соң, кияүгә чыгарга ризалык биргән Лилия. Яшь гаилә авылда төпләнеп калган. Иренең крестьян-фермер хуҗалыгы бар. 50гә якын сыер асрыйлар. Тигез гомер кичерә башлаганнарына быел 3 ел була. Әле ике ай элек кенә уллары Радель дөньяга аваз салган. “Инде елмаерга өйрәнде”, – дип сөенә яшь ана. Авыл җирендә беренче баласын тапкан әниләргә бирелә торган 50 мең сумнан алар әле файдаланмаганнар. “Әлегә балабызның барысы да бар. Киләчәктә акчаны аңа кирәк-якларга, кием-салымнарга тотарбыз дип уйлыйм”,– ди Лилия. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading