16+

Путин ВАДА карарын гаделсез дип саный

Россия Президенты сүзләренчә, допинг кулланучыларга җәза чиста спортчылар зыян күрмәслек дәрәҗәдә булырга тиеш.

Путин ВАДА карарын гаделсез дип саный

Россия Президенты сүзләренчә, допинг кулланучыларга җәза чиста спортчылар зыян күрмәслек дәрәҗәдә булырга тиеш.

Бөтендөнья допингка каршы агентлыкның (WADA) карары гадел түгел һәм акылга сыймый. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне зур матбугат конференциясендә Россия Президенты Владимир Путин белдерде.
– Әлеге карар узган Олимпиадада нейтраль әләм астында спортчыларга  карата кабул ителде. WADA карары Олимпия хартиясенә каршы килә. Әгәр хәзер Россия Олимпия комитетына карата дәгъвалар юк икән, җыелма үз әләме астында чыгыш ясарга тиеш, ә без ярдәм итәргә тиеш, – диде Путин.
Россия Президенты сүзләренчә, допинг кулланучыларга җәза чиста спортчылар зыян күрмәслек дәрәҗәдә булырга тиеш.


– Теләсә нинди җәза индивидуаль булырга тиеш. Әгәр кемдер нәрсәдә дә булса тәгаен фаш ителгән икән, ул вакытта җәза бирелүе дә табигый һәм гадел. Әмма спортчыларның күбесе чиста булса, аларга ник санкция кулланырга кирәк? – ди ил башлыгы. – Фигуралы шууда безнең кызларны гына алыйк: бик яшьләр бит әле. Аларның допингка нинди катнашы булсын? Дүртле сикереш ясыйлар, хатын-кызлар арасында моны беркем дә эшли алмый диярлек. Аларны шул рәвешле боздан читләшәтерү дөресме? Бу дөньякүләм спорт үсешенә булышмый бит.
Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья допингка каршы агентлык 9 декабрьдә Россия спортчыларын дүрт елга ил әләме астында Олимпия уеннарында һәм дөнья чемпионатларында чыгыш ясау мөмкинлегеннән мәхрүм итү турында карар кабул итте.

Фото: kremlin.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading