16+

Һәр көнебез Әниләр көне кебек булсын!

Бүген – Әниләр көне. Россия Федерациясе Президенты Б.Н.Ельцинның 1998 елның 30 гыйнварында имзаланган указы буенча ул һәр елны ноябрьнең соңгы якшәмбесендә бәйрәм ителә.

Һәр көнебез Әниләр көне кебек булсын!

Бүген – Әниләр көне. Россия Федерациясе Президенты Б.Н.Ельцинның 1998 елның 30 гыйнварында имзаланган указы буенча ул һәр елны ноябрьнең соңгы якшәмбесендә бәйрәм ителә.

Соңгы елларда Әниләр көнен бик зурлап билгеләп үтәләр. Әниләргә багышлап күпме әсәрләр, җырлар, шигырьләр язылган! Иң изге кешеләребез хакында хәдисләрдә дә эйтелә.

Ничектер бервакыт, Аллаһның рәсүленә берәү килгән дә:

– Ий Аллаһның рәсүле, минем яхшы мөгамәлә кылуым өчен иң лаеклырагы кем? – дигән.

Ул:

– Синең әниең, – дигән.

Аннан соң бу кеше тагын сораган:

– Аннан кала кем?

Рәсүлебез әйткән:

– Синең әниең.

Бу кеше тагын:

– Ә аннан кем соң? – дип сорау биргән.

Ул тагын:

– Синең әниең, – дип җаваплаган.

Бу кеше тагын бер тапкыр аннан сораган:

– Ә аннан соң кем инде?

Шунда Пәйгамбәребез (сгв) аңа:

– Синең әтиең, – дигән.

Кадерле, газиз Әниләребез, бәйрәм белән Сезне! Бүген генә түгел, һәркөнне аларга игътибарлы булып, кадерләп яшәсәк иде!


Фото: 4.bp.blogspot.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading