16+

Равил Шәрәфиев орденлы һәм машиналы булды

Аның сәхнәгә ишәккә дә, атка да атланып чыкканы бар. Бу юбилеенда Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, республиканың Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Равил Шәрәфиев велосипедта килеп чыкты.

Равил Шәрәфиев орденлы һәм машиналы булды

Аның сәхнәгә ишәккә дә, атка да атланып чыкканы бар. Бу юбилеенда Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, республиканың Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Равил Шәрәфиев велосипедта килеп чыкты.

«70 яшьлегемнән соң мондый кичә үткәреп тормам дигән идем. Театр директоры Илфир Якупов әйткәч, бу юлы да каршы килмәдем. Ярый әле үт­кәргәнмен. Директор мине әйбәтрәк яшәсен ди­гәндер инде», - диде Равил абый, шаяртып. Ул кичәсен дә үзе алып барды. Залдагы яшь тамашачыларның бир­гән сорауларына да җавап бирергә туры килде аңа.
Премьер-министр Илдар Халиков юбилярга «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын һәм «Форд» машинасы ачкычын тапшырды. Ул Президент Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәй­миевнең хатларын да алып килгән иде. Артист Эмиль Та­липовның Шәймиев булып котлавы Равил абыйның күңеленә дә хуш килде. Балык Бистәсе муниципаль районы хакимияте башлыгы Илһам Вәлиев аны тәб­рикләгәндә шаяртып та алды. Олы Солтан авылындагы клубның Равил Шә­рәфиев тәкъдиме белән төзелүен җиткерде ул.
Башкортстандагы М.Гафури исемендәге театрның бер төркем артистлары аны котлаганда: «Равил абый исемен ишетүгә, елмаймаган кеше юк. Башкортстанда сине бигрәк тә нык яраталар. Син безнең бөтен артистлар өчен үрнәк», - дигән сүзләр яңгырады.
Равил абыйның оныгы Шадэнең Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева белән бергә җырлавы да аңа зур бүләк булды. Щепкинчы дуслары Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Наил Дунаев тәбрикләгәндә аның нечкә, саф күңелле кеше булуын әйттеләр. Равил Шә­рә­фиевнең шаян гына түгел, ә драматик рольләрне дә бик яхшы уйнаганын искә төшереп уздылар.
Равил абый соңыннан тамашачыга кырык ел буе үзе катнашкан бер генә спектакльдә дә уйнамый калмавын җиткерде. Хәтта моннан берничә ел элек аягы сынган килеш сәхнәдә уйнавын да искә алды. Кичәгә Филүс Каһиров, Илназ Минвәлиев, Венера Шәмиева кебек җырчылар ямь өстәде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading