16+

Рекай Дюнмез: «Төрек белән татарның рухы якын»

Казанда Павлюхин урамындагы «Халыклар дуслыгы» йортында Төркия һәм Казан рәссамнарының халыкара «Тур карикатур» күргәзмәсе эшли башлады. «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Чаян» журналының баш редакторы Рафаэль Хәлиуллов: «Төркиядә шахтада булган фаҗигадә үлүчеләрнең гаиләләренең тирән кайгысын уртаклашабыз. Инде дә күргәзмә темасына күчсәк, рәсем ул - музыка кебек, тәрҗемәче кирәкми. Узган ел...

Казанда Павлюхин урамындагы «Халыклар дуслыгы» йортында Төркия һәм Казан рәссамнарының халыкара «Тур карикатур» күргәзмәсе эшли башлады.
«Татмедиа» агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Чаян» журналының баш редакторы Рафаэль Хәлиуллов: «Төркиядә шахтада булган фаҗигадә үлүчеләрнең гаиләләренең тирән кайгысын уртаклашабыз. Инде дә күргәзмә темасына күчсәк, рәсем ул - музыка кебек, тәрҗемәче кирәкми. Узган ел Татарстаннан 4 рәссам-карикатурачы Иске Шәһәрдә күргәзмәдә катнашып кайтты», - дип әйтеп үтте.
Карикатура музее директоры, профессор Садеттин Айгюн, Карикатура музее идарәсе әгъзасы Рекай Дюнмез һәм танылган рәссам-карикатурачы Озан Сойдан Казанны күреп сөенешкәнлекләрен белдерделәр. «Казан белән Төркия бик ерак кебек, ләкин төрек белән татарның рухы якын», - диде Рекай Дюнмез.
Иске Шәһәрдә бөтен Төркиягә бердәнбер Карикатура музее эшли. «Казанда да Карикатура музее ачарга кирәк. Казан рәссам-карикатурачылары бик талантлы», - диделәр Төркия иҗат вәкилләре.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading