16+

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның якташлары, авылдашлары аның турындагы хатирәләре белән уртаклашты (ФОТОЛАР)

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның якташлары, авылдашлары аның турындагы хатирәләре белән уртаклашты (ФОТОЛАР)

Президент Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туса да, биографиясе Саба районы белән тыгыз бәйләнгән. Мәктәп еллары, сыйныфташлар, укытучылар, төп нигез, беренче эш тәҗрибәсе - күп нәрсә нәкъ менә Сабага барып тоташа. "ШК" журналистлары Президентның балачак, яшьлек эзләре буйлап, аның туган ягында булып кайтты.

Президент торган авыл

Лесхоз бистәсе Мишә авыл җирлегенә керә. Биредә 1099 кеше исәпләнә. Бистә төзек, матур, юлларга асфальт салынган. Авылда спорт комплексы, өлкәннәр йорты бар. Әллә кайдан биек манаралы кызыл таш мәчет балкып тора. Ике катлы мәһабәт агач бина ерактан үзенә җәлеп итә. Бу - Саба урман хуҗалыгы тарихы музее. Саба урманчылыгы Татарстанның 8 административ районында барлыгы 61 мең гектар мәйданны били. Лесхозны еш кына урман эчендәге авыл дип тә йөртәләр. Тирә-юньне агачлар әйләндереп алган. Бистәдә заманча агач эшкәртү комплексы эшләп килә. Сувенир цехында әзерләнгән куна такталары, кашыклар, башка эшләнмәләр Татарстаннан читтә дә дан тота. Лесхозда «Урман» дигән су җитештерәләр, орлык эшкәртү белән дә шөгыльләнәләр. Авылда казлар, күркәләр, мал-туар үрчетүче фермерлар да җитәрлек. Тормыш гөрли, тырыш, бердәм халык яши биредә.



Миңнехановлар гаиләсе авылга 1960 еллар башында күченеп килә. Ул чакта Нургали ага белән Васига ханымның төпчек уллары Рәис тумаган була әле. Васига ханым озак еллар балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, Нургали ага 30 еллап гомерен урман хуҗалыгы белән җитәкчелек итүгә багышлый. Миңнехановлар гаиләсе авылда зур хөрмәткә ия. Васига ханым - барысы өчен дә сабыр, акыллы үрнәк хатын-кыз, Нургали аганың абруе бөтен республикага билгеле. Ел саен авылда аның рухына дога кылалар, каберенә чәчәкләр салалар. Бу чарага еш кына Миңнехановлар гаиләләре белән җыелышып кайта. Авылда күп нәрсә Нургали ага исеме белән бәйле. Саба урман хуҗалыгында аның истәлегенә бюст куйганнар. Нургали исемен йөрткән урам да бар. Музейда да аның белән бәйле истәлекле экспонатлар күп. Беренче транспорты - «Урал» мотоциклы, тәүге кесә телефоны, яратып уйнаган шахматлары да биредә саклана. Музей түрендә урман хуҗалыгының символы - агач ябалак тора. "Сабалылар ябалак кебек төнлә дә йокламый, эшчән халык, дигәнне аңлата бу", - ди, уенын-чынын бергә кушып, музей җитәкчесе Рузия Газизуллина.


Миңнехановларның төп нигезләрендә бүген Вәсига ханым үзенең төпчек улы гаиләсе белән гомер кичерә. Президентны исә авылдашлары, беренче чиратта, якташы, үз кеше итеп кабул итә, аның шундый зур дәрәҗәгә ирешүе белән горурлана, гади, ихлас булуына соклана.



Кыңгыраулы мәктәп еллары

1963 ел. Беренче сыйныфка укырга кергәндә, Рөстәм Миңнехановка әле җиде яшь тә тулмаган була. Иптәшләреннән калдырасы килмичә, әти-әниләре улларын мәктәпкә иртәрәк бирәләр. Хәер, малай үзе дә кечкенәдән укырга хирыс була.



-​ Рөстәм - кыска гына буйлы, чандыр гәүдәле, укытучының сөйләгәннәрен түгәрәк зур күзләрен тутырып, сабыр гына тыңлап утырган укучым булып истә калган. Тыйнак, басынкы иде ул. Шул ук вакытта үҗәт, тырыш, сәләтле булды. Белмәгәнен белергә омтылды, гел беренче булырга атлыгып тора иде. Бер иптәше дәрескә килми калса, өенә кайтканчы сыйныфташының хәлен белергә бара. Кечкенәдән әнә шундый кешелекле, дус җанлы иде. Бу сыйфатларын бүген дә саклап кала алган, дип сөенәм. Кечкенә чагында ук аның дәрәҗәле кеше булачагына ышандым, - ди беренче укытучысы Римма Закирҗанова.

Башлангычтан Рөстәм Миңнехановлар классын Фәгыйлә Талипова кабул итеп ала. 82 яшен тутырган Фәгыйлә Фазлый кызының яраткан укучысы турында сөйләр сүзләре җитәрлек.



- Класслары белән бик акыллы, тәртипле иде алар. Тату, дус булдык. 22 бала бердәм булып укыды. Укытучыларны бик хөрмәт иттеләр. Шөкер, тормышта берсе дә югалып калмады. Мин аларны математикадан да укыттым әле. Рөстәмгә чут төймәләрен тартырга мин өйрәттем инде, - дип көлә укытучы. - Әтисе Нургали ага ата-аналар җыелышына даими килә иде. Улының билгеләрен карый да: "Бу дөресме соң, арттырып куймысызмы?" - дип кызыксына. Беркайчан да, җитәкче баласы дип, Рөстәмгә ташлама ясаганыбыз булмады. Ул да башка сыйныфташлары кебек киенде, укыды. Мәктәптән тыш бәрәңге казырга, агач утыртырга йөрдек. Бергәләшеп туган көннәр уздыру гадәте бар иде безнең сыйныфта. Бер айда туган балаларны котлап, алар яраткан ризык әзерлибез, аш пешерәбез. Рөстәм пилмән ярата иде. Ул үз балам кебек кадерле, якын миңа. Күптән күрешкәнебез булмаса да, аны гел телевизордан карап торам. Ерак юлларга китә икән, Аллаһы Тәгаләдән исән-сау әйләнеп кайтуын телим, догамнан калдырмыйм.

Горурлык

Лесхоз сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Рөстәм Миңнехановлар классы барысы да диярлек Саба мәктәбендә укуын дәвам итә. Булачак Президентны биредә укыткан мөгаллимнәр белән дә күрешергә насыйп булды.

​Рәфидә Миңнеханова һич кенә дә Президентның туганы түгел, шулай да якын кешесе - химия, биология укытучысы.



-​ 9-10 сыйныфларда укыттым мин аларны. Рөстәм бик тыйнак, тырыш укучы булды. Дәрестә укытучының аңлатканын бик игътибар белән тыңлый, кул күтәрмәсә дә, үзеннән сораганда җавабы бик төгәл була иде. Тәртипле һәм җитди егет булып истә калган. Лаборатор эш вакытларында да үз янына чакырып, аңламаганын сорап, барысын да җиренә җиткереп эшли иде, - дип искә ала Рәфидә ханым.

Ул Президентның Инстаграм битен дә гел күзәтеп бара. «Көн саен укучым, хәерле иртә теләп, сәлам җибәрә», - ди кесә телефонына ымлап.

ТАССРның атказанган укытучысы, Саба районы башлыгы урынбасары булып эшләгән Нурислам Насыйбуллин Президент укыган елларда мәктәптә директор булган. Бик төгәл, үзенчәлекле кеше булып чыкты Нурислам ага. 77 яшендә булса да, бөтен җиргә өлгерә. Һәр көн иртән салкын су белән коена. "Спорт көч бирә, Президентның да гел шулай актив булуы спортка битараф булмавыннан киләдер, кечкенәдән чыныгып үсте алар», - дип хатирәләре белән уртаклашты Нурислам ага.



- 1968-1984 елларда Саба мәктәбендә директор булып эшләргә туры килде. Мәктәптә 23 авылдан 300 гә якын бала килеп укыдылар. Алар ике интернатта яшәде. Лесхоз сигезьеллык мәктәбе укучылары башкалардан үзләренең оешканлыгы, бердәм булулары, тормышка үзгә карашлары белән аерылып тордылар. Әти-әниләренең урман хуҗалыгында эшләүләре дә тәэсир иткәндер.



Миңнехановлар классын мин физика фәненнән дә укыттым. Барысы да тырыш укучылар булдылар. Рөстәм Миңнеханов башкалардан аерылып тормады. Дәрескә әзерләнеп килә иде, әмма кул күтәреп сөйләргә омтылмады. Барлык фәннәрдән дә "4", "5" билгеләренә укыды. Алар интернатта яшәде. Шимбә көнне укучыларны йөк машинасы килеп ала, дүшәмбе иртәнге сигезгә мәктәпкә китереп тә куя иде. Рөстәм физкультура дәресләрен аеруча яратты, чаңгыда яхшы йөрде, ярышларда беренчелекне бирмәде. Кайсы вакыт Лесхозга кадәр 20 чакырым араны чаңгыда кайта иде.



Иптәшләре белән яхшы мөгалләмәдә булды. Кирәк чакта ярдәм итәргә әзер торды. Абыйсы Рифкать гел "бишле" билгеләренә генә укыды, энесенә аның да йогынтысы булгандыр. Кешенең шәхесе формалашуы гаиләдән килә. Нургали Миңнеханович белән Васига апа балаларын тиешле контрольдә тоттылар, дөрес тәрбия бирделәр. Аларның сабырлыгы, уңганлыгы өч баласына да күчкән. Нургали абый гел, шалтыратып, улларының укуы белән кызыксынып торды, хуҗалык мәсьәләрендә дә мәктәп аның ярдәмен тоеп яшәде. Саба мәктәбе коллективы Татарстанның икенче Президенты үзенең укучысы булуы белән һичшиксез горурлана, - ди Нурислам ага.
Кызганыч, Лесхозда да, Сабада да Президент укыган мәктәп биналары сакланып калмаган. Дөрес, район үзәгендә Рөстәм Миңнеханов укыган корпусны, ул яшәгән интернатны торак итеп үзгәрткәннәр, төзекләндергәннәр.



Президентның гаиләдә балалар санын арттыру турындагы фикеренә дә, беренчеләрдән булып, сабалылар колак салганнар булса кирәк. Районда туучылар саны сөбеханалла диярлек. Алты балалар бакчасы исәпләнә, һәрберсенә 150 шәр бала йөри. Әле бакчага чират та саклана, ди. Ике зур мәктәп эшли. Ишле гаилә балаларын бушлай ашату да каралган. "Яшәү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган, шөкер. Саба халкы эшләп ашый", - ди Саба гимназиясе директоры Айгөл Хәнәфиева.



Кайсы укытучысыннан сорасаң да, Рөстәм Миңнехановның чаңгыда йөрергә яратуын һәм техниканы үз итүен аерып искә алалар. Мәктәпне тәмамлагач, әтисенең аңа иске генә «ГАЗ 69» машинасын алып биргәнен дә хәтерли авылдашлары. Егет үз көче белән барысын да өйрәнеп, кирәкле запчастьләрне табып, бу машинаны йөрерлек итеп ремонтлап чыга алды, дип сөйлиләр. Техникага хирыслыгы, тизлек яратуы бүген дә сизелә. Рөстәм Миңнеханов - атказанган спорт мастеры да, автомобиль спорты белән шөгыльләнә. Президент - якташлары өчен генә түгел, барлык республика халкы өчен дә үз кеше. Аның ниләр белән кызыксынганы, кая барганы, кемнәр белән аралашканы берәүгә дә сер түгел. Инстаграм битендә дә ул тормышын, эшчәнлеген ачыктан-ачык чагылдырган фотоларын урнаштырып бара. Әле чит илдә татарлар белән очраша, республика өчен мөһим мәсьәләләрне хәл итә, ул да түгел ветераннар белән хоккей уйный, улы белән балыкка барырга да вакыт таба. Президент сайлаулары вакытында халыкның 90 проценттан артыгы аның өчен тавыш бирү дә күп нәрсә турында сөйли. Бу ышаныч - бәһасез.

"Аз сөйләшеп, күп эшли торган кеше"

Рөстәм Миңнеханов үзенең хезмәт юлын Сабада башлый. Башта «Сельхозтехника» берләшмәсендә инженер-диагност булып эшли. Аннары Саба урман хуҗалыгында өлкән энергетик, баш энергетик вазифаларын башкара, Саба районы идарә рәисе урынбасары булып тора. Сабада эшләгән чагындагы хезмәттәше, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган Зөбәрҗәт Мөхтәсимова белән дә аралаштык.
​- Рөстәм Нургалиевич белән беренче танышуым 1976 елда "Октябрь" колхозында булды. Ул чакта мин хисапчы булып эшли идем. Аны Казан авыл хуҗалыгы институтыннан юллама белән колхозга практика узарга җибәргәннәр. Әтисе Нургали Миңнеханов җитәкләгән Саба урман хуҗалыгы безнең колхозны шефлыкка алган иде. Урып- җыю чорларында, бәрәңге алганда бик булыша иде безгә. Аның улын бик якын кабул иттек. Ул тиз арада үз кешегә әйләнде. Гәрчә җитәкче улы буларак аңа бернинди ташламалар да ясалмады. Рөстәм Миңнеханов беренче көннән үк эшкә кереште, авыр, пычрак дип тормады. 30 елдан артык бер тракторда эшләгән хезмәткәребез Юныс абый Идрисовның (хәзер мәрхүм) егетнең тырышлыгын, техникага хирыслыгын күреп: "Техника җене кагылган бу егеткә, ләкин укып бетергәч, безгә тәтемәс шул", - дигән сүзләре истә калган. Рөстәм Миңнеханов җыелышларда гел катнаша иде, студентлар, гадәттә, хәйләкәр була бит, практика нәтиҗәләрен үзләре язмый. Ә Рөстәм аңламаганын сорап, барысын да анализлап, төпченеп, өйрәнеп хисап эшен үзе язганын хәтерлим. "Аны яклыйсы да бар бит әле", - дия иде ул.
Рөстәм Миңнеханов белән соңрак бергә эшләргә дә насыйп булды безгә. 1981 елда Саба урман хуҗалыгында план-икътисад бүлегендә җитәкче булып эшли башладым. Ул вакытта анда Рөстәм Миңнеханов баш энегетик иде. Үз эшен җиренә җиткереп үтәүче, гади, тынгысыз булып исемдә калган. Ул чакта техника иске, кытлык заманы. Шундый авыр вакытларда да техниканы запчастьләр белән тәэмин итте Рөстәм Нургалиевич. Эзләнүчәнлеге, тырышлыгы эзсез узмады. Техниканың ремонтта тору вакыты кимеде, иске техника белән дә елына 100-120 мең кубометр агач чыгара алдык. Читтән килгән бер кеше дә аны директор улы дип башына да китерми иде. Киресенчә, әтисе аннан күбрәк таләп итә торган да булгандыр әле. Һәрчак аз сөйләшеп, күп эшли торган кеше булды Рөстәм Миңнеханов.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading