Бер бала яз турындагы иншасында: «Тиздән карлар эреп бетәр. Озакламый җылы яклардан кошлар кайтыр, алар артыннан ук әрмәннәр дә килеп җитәр», - дип язган. «Кавказ online» мәгълүмат-аналитик порталында пәйда булган «Әрмәнстан кабат Россиягә кушылырга мөмкин» дип аталган мәкаләне укыгач, шул мәзәк искә төште. Фейсбукның төрле төркемнәрендә соңгы арада халык мәш...
Бер бала яз турындагы иншасында: «Тиздән карлар эреп бетәр. Озакламый җылы яклардан кошлар кайтыр, алар артыннан ук әрмәннәр дә килеп җитәр», - дип язган. «Кавказ online» мәгълүмат-аналитик порталында пәйда булган «Әрмәнстан кабат Россиягә кушылырга мөмкин» дип аталган мәкаләне укыгач, шул мәзәк искә төште. Фейсбукның төрле төркемнәрендә соңгы арада халык мәш килеп Әрмәнстан - Россия мөнәсәбәтләре турында гәпләшә.
Халыкара сәясәтче Р.Агарунов үзенең мәкаләсендә: «Мәскәү фикеренчә, элеккеге союздаш республикаларда актив эш алып барырга вакыт җиткән һәм бу уңайдан Әрмәнстан президенты С.Саргсян белән килешүгә ирешелгән», - дип яза. Ике дәүләтнең берләшүенә нигезләмә итеп, автор Әрмәнстанның ялгызы гына социаль-икътисади хәлен яхшырта, шулай ук Әзәрбайҗанга каршы тора алмавын китерә.
«Соңгы елларда Әрмәнстан Россиягә икътисади яктан бәйле. Бурычларны каплау өчен, кайбер предприятиеләр «олы туганга» тапшырылган. Шулай итеп, эре предприятиеләр акрынлап Россиягә күчә бара. Әмма Мәскәү беркайчан да Әрмәнстан икътисадын инвестицияләргә ашыкмады, мөгаен, ул аны тулысынча банкротлыкка чыгарырга һәм кабат үзенә кушарга өметләнәдер», - ди Р.Аргунов.
Сәяси һәм халыкара тикшеренүләр үзәге эксперты Р.Меграбян фикеренчә, нәкъ менә мәкаләдә атап кителгән рычаглар белән Россия Әрмәнстанга басым ясый. «Россиянең Әрмәнстанда «булуы» шул дәрәҗәдә киң, ул аның үсешенә дә, суверенитетына да зур йогынты ясый. Әмма моңа карап кына Әрмәнстан Россия составына керергә тиеш түгел, XXI гасырда андый аншлюслар булмый. (Аншлюс - 1938 елда Австриянең Германия составына керүе. - Ф.М.). Хәтта Көньяк Осетия һәм Абхазия кебек бәйле субъектлар белән дә мондый аншлюслар барып чыкмый», - дип аңлатма бирә Р.Меграбян.
Профессор А.Портанский белдергәнчә, Россия Әрмәнстанны «Таможня союзы»нда күрергә тели. Бу очракта Әрмәнстан икътисади яктан отачак кына. «Россиядән аермалы буларак, Әрмәнстан өчен зур сәүдә территориясе ачыла. Әлеге союз өчен уртак чик булуы мөһим түгел. Бу очракта күпмедер дәрәҗәдә суверенитет югалачак, әмма сәяси яктан түгел, сәүдә-икътисади өлкәдә», - ди ул.
Кем күбрәк отачак?
Сәясәтне бер яклы гына карап булмый, биредә һәркем үз мәнфәгатен кайгырта. Кайберәүләр Әрмәнстан Россия өчен Кавказда даимилек урнаштыру өчен кирәк дип белдерә. Шулай ук НАТО үзенең чикләрен җәелдереп җибәрмәсен өчен, Әрмәнстан Россиягә форпост буларак хезмәт итәчәк. Әмма болар белән беррәттән, Россиянең мәшәкате дә артачак - аңа Әзәрбайҗан белән Таулы Карабах проблемасын чишәргә туры киләчәк. Әрмәнстанның күршесе Иран өчен мондый берләшү отышлы - аңа Россия аша нефть һәм газ сату юлы ачылачак.
Кайберәүләр фикеренчә, Россия Әрмәнстанны үз составына кушып, «ура» кычкырырга иртәрәк. Россиядә әрмән диаспорасы зур, алар кайбер өлкәләрдә күпчелекне тәшкил итә. 1988 елда Барлык әрмәннәр Католикосы мөрәҗәгатендә (Г.Шахназаров, «Тормыш», 50-52 нче битләр): «Сер түгел, безнең җирләр әле бездә түгел, әмма вакыт җиткәч, без аларны кире кайтарып алачакбыз. Соңгы 40 елда әрмәннәр ата-бабалары җирләрен биләде, алар анда 60 процентны тәшкил итә. Акрынлап Краснодар һәм Ставрополь өлкәләре русларның йогынтысыннан арына», - диелә. Әрмәнстан Россиягә автономия буларак кушылачак һәм Краснодар белән Ставропольне үз составына алып, кабат аерылачак, дигән фаразларны да ишетергә була.
«Евровидение»дә дә үзебезнекеләр кирәк
Әзәрбайҗаннарда шундый әйтем бар: «Бөек кеше була алмасаң, биек агач төбендә булса да утырып тор». Әлеге әйтем элеккеге барлык союздаш республикаларга кагыла кебек һәм алар моны үзләре дә аңлыйлар булса кирәк. Кайбер милләтчеләр ничек кенә өлкән туганны «чаккалап» тормасыннар, урта һәм өлкән буын әле һаман совет чорын сагынып яши. Шайтан башка, җен башка, дигән төсле, заманасы да үзгә хәзер. Әмма биек агач төбендә бергәләп утырганда кызыграк булыр төсле, аның ябалдашлары киң, урын җитәрлек, ялгызың гына аны колачлап булмый. НАТОның ПРОсына каршы безнең «Искәндәр»ләр бар барын, әмма быелгы «Евровидение»дә Россия данын яклаган Динә Гариповага Латвия белән Эстониянең иң югары баллны бирүләре күңелгә май булып ягылды инде...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар