Колин Смит чираттагы тапкыр Казанга килү аның өчен зур шатлык булуын яшермәде.
-Безне монда һәрвакыттагыча җылы каршы алдылар. “Казан-Арена”ның бер өстенлеге бар – ул профессиональ рәвештә идарә ителгән, даими рәвештә матчлар үткәреп торган стадион. Бу безнең эшне бермә-бер җиңеләйтә. Конфедерацияләр Кубогыннан соң стадион артык үзгәрмәгән. Ул үзгәрергә дә тиеш түгел иде! Стадион искиткеч хәлаттә. Хәзерге вакытта без вакытлы корылмаларга игътибар бирәбез, - диде ул.
Казанга бернинди кисәтүләр булмаса да, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, бу әле иркен сулап куярга сәбәп түгел, диде.
-Безне алты җаваплы матч көтә. Бу юлы да Казанга бәхет елмайды, иң лаеклы командалар киләчәк. Шулай ук Япония, Австралия, Колумбия футбол буенча ил җыелма командалары турнир вакытында төп тукталу урыннары итеп безне сайлады. Бу вакыйга безне тагын да сөендерде. Казанга карата бер начар сүз әйтелмәсә дә, без иркен сулап куярга ашыкмыйбыз. Мондый төр чаралар үткәргән бар инде, шуңа да чемпионатка җаваплы карыйбыз, - диде министр.
Дөнья чемпионатына әзерлек бару сәбәпле, Россия чемпионаты кысаларында булачак «Рубин» - «Уфа» матчы вакыты үзгәрә.
-Конфедерацияләр Кубогы вакытындагы кебек без май аенда тест матчы үткәрәчәкбез. Моның өчен “Рубин” – “Уфа” уенын сайладык. Әлегә датасын билгеләмәдек, ул алтынчы яки җиденче май көннәрендә булачак, - диде Владимир Леонов.
Комментарийлар