12 июнь - Россия көне. Бу көн 1994 елны Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин тарафыннан тәкъдим ителә. Баштарак бәйрәм Бәйсезлек көне дип аталса, 2002 елдан, гадиләштереп, Россия көне дип йөртелә башлый.
Кайда гына яшәсәк тә, нинди генә телдә сөйләшсәк тә, без бербөтен күпмилләтле Россия халкын тәшкил итәбез. Барыбызның да Ватаны бер. Бу бәйрәм дә туган илебезгә мәхәббәт, горурлык хисләрен арттырсын иде.
Быел Россия көнен Казан классик стильдә каршыларга җыена. Бүген - 10 июнь көнне, Казан Кремлендә классик әсәрләрдән торган концерт тәкъдим ителәчәк. Казан Кремле матбугат үзәге хәбәр итүенчә, анда яшь талантлар - Камилә Хәбибуллина, Дарья Складчикова, Римма Ермолаева катнашыр дип көтелә. Чараның төп вакыйгасы - «Александр Невский» турында тарихи фильм күрсәтеләчәк. Сергей Эйзенштейнның бу классик әсәре беренче тапкыр прокатка 1938 елда чыккан булган. Автор хәтта Сталин премиясенә дә ия булган.
Быел бәйрәм уңаеннан, халык өч көн - 11, 12 һәм 13 июньдә ял итәчәк. Бу көннәрдә казанлылар, рәхәтләнеп, бәйрәм чараларында күңел ача ала.
12 июньдә Россия көне уңаеннан төп чаралар Горький паркында узачак. Сәгать 10.00-14.00гә кадәр республиканың үзешчән коллективлары катнашында концерт оештырылачак. Шулай ук бәйрәм кунаклары спорт ярышларында да үзләрен сыный ала. Заманча Россия турында мәгълүматлы кешеләр арасында «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» дигән интеллектуаль уен узачак. Сәгать 11.00дә, тантаналы рәвештә, студентларны хезмәт отрядларына озатачаклар. 14 яше тулган Россия гражданнарына паспорт тапшырачаклар. Биредә «Без бердәм» дип исемләнгән интерактив баннер урнаштыру да күздә тотыла. Теләгән һәр кеше Россия картасында үз тамгасын калдыра ала.
Казан мэриясе матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, Россия көне уңаеннан бәйрәм чаралары балалар лагерьларында, яшүсмерләр клубларында, китапханәләрдә дә оештырылыр, дип көтелә. 11 июнь көнне Тирән (Глубокое) күлне чистарту буенча экологик акция дә оештырырга ниятлиләр.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар