16+

Россия матбугаты көне уңаеннан «Шәһри Казан» хезмәткәре бүләкләнде

Иртәгә, 13 нче гыйнвар – Россия матбугаты көне уңаеннан, бүген Татарстанның Журналистлар берлегендә бәйрәм чарасы узды.

Россия матбугаты көне уңаеннан «Шәһри Казан»  хезмәткәре бүләкләнде

Иртәгә, 13 нче гыйнвар – Россия матбугаты көне уңаеннан, бүген Татарстанның Журналистлар берлегендә бәйрәм чарасы узды.

 

Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, тарихка күз салып, 90 нчы еллар башында Россия Журналистлары берлегенең Россия матбугаты көнен гамәлгә кую нияте белән чыгуын искәртте. “Архивларда эзләнеп, алар Петр I нең “Ведомости” газетасының беренче саны 1703 елның 13 нче гыйнварында чыкканын ачыклый. Россия Федерациясе Югары Советы Президиумы карары нигезендә, 1991 елдан башлап бәйрәм билгеләп үтелә башлый. Татарстанда инде бу традициягә әйләнде”, – дип, ул Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең тәбрикләүләргә нигез салучы булуын, аннары Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның журналистларның һөнәри бәйрәмнәрендә һәрдаим катнашуын билгеләп узды.

Ә бүген исә каләм ияләрен Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров тәбрикләде. “Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, республика җитәкчелеге исеменнән Россия матбугаты көне белән котлыйм. Авыр һәм җаваплы эшегез һәрвакыт уңышлы барсын!” – дигән теләкләреннән башлады чыгышын. “Биредә иң иҗади, ординар булмаган кешеләр җыелган. Сезгә республика тормышын объектив яктыртканыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Сез безнең игътибарны да көнүзәк мәсьәләләргә юнәлтәсез, без кабул итә торган карарларның мәгънәсен халыкка җиткерергә булышасыз. Халыкның республиканы ничек күрүе, Татарстанның илдә һәм халыкара киңлектә ничек тәкъдим ителүе күбесенчә сездән тора. Бурычыбыз бер: республика халкы иминлеге бәрабәренә хезмәт кую”, - дип белдерде Әсгать Сәфәров.

Президент Аппараты җитәкчесе быел Татарстан Журналистлар берлегенең 100 еллыгы уздырылуын билгеләп үтте. “Узган гасыр эчендә ул безнең республиканың абруйлы, иҗади берлеге булуга иреште. Заманча мәгълүмати сәясәткә, журналистларның һөнәри яктан үсешенә саллы өлешен кертте. Бүген Журналистлар берлеге - илебездә аеруча куәтле берләшмәләрнең берсе, күп кенә проектларыгыз федераль дәрәҗәдә дә бәяләмә таба. Моның өчен сезгә карата хөрмәтебез зур”, - диде.

Әсгать Сәфәров бу елның төрле вакыйгаларга бай булуын билгеләп узды. “Иң төп иҗтимагый-сәяси вакыйга – Россия Президентын сайлау. Иң мөһиме – сайлаулар закон кысаларында, барлык нормаларга буйсынып узарга тиеш. Без сездән халыкны сайлауда катнашу мөһимлегенә күндерүдә ярдәмегезне сорар идек”, - дип мөрәҗәгать итте ул.

Моннан тыш, Әсгать Сәфәров футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узачагын искәртте. “Бу - республиканың халыкара аренада үзен тагын бер тапкыр күрсәтүгә шансы. Бу - зур бәйрәм, мавыктыргыч вакыйга”, - диде. Яңа ел белән, матбугат көне белән тәбрикләп, иҗади уңышлар, һөнәри үсеш теләде.

Алга таба берничә матбугат чарасы вәкилләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды. “Шәһри Казан"ның верстка бүлеге операторы Наилә Галиева күпьеллык  фидакарь хезмәте өчен Татарстан премьер министры А.Песошинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


Гөлнар Гарифуллина

Равил Гали һәм Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading