16+

Россия Президенты Владимир Путинның Казанга сәфәре нәрсә белән истә калды

“Бүген Казан – илнең иң динамик үсеш ала торган шәһәре. Татарстанда очрашуыбыз очраклы гына түгел, биредә карарлык әйберләр күп. Республика беренчел проблемаларны хәл итүдә үрнәк булып тора”.

Россия Президенты Владимир Путинның Казанга сәфәре нәрсә белән истә калды

“Бүген Казан – илнең иң динамик үсеш ала торган шәһәре. Татарстанда очрашуыбыз очраклы гына түгел, биредә карарлык әйберләр күп. Республика беренчел проблемаларны хәл итүдә үрнәк булып тора”.

Әлеге сүзләрне Россия Президенты Владимир Путин Казанга килгәч әйтте. Әйтергә кирәк, Президент өчен башкалада шактый тыгыз программа әзерләнгән иде. Владимир Путинның эш сәфәре үзгәртеп корылган “Мәскәү” мәдәният һәм спорт үзәгеннән башланды. Биредә ул  җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашты һәм алар белән “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты.

Казанда узучы әлеге чара киләчәктә ил күләмендә оештырылачак очрашулар һәм сөйләшүләрнең беренчесе булачак, – диде Владимир Путин. – Без илкүләм проектлар сериясен башлап җибәрәбез. Алар үсешнең төп юнәлешләре буенча илнең алга таба хәрәкәтен тәэмин итәргә тиеш булачак. Моңа шактый акча да җәлеп ителде.

Ике сәгатьтән артык барган очрашуда алданган өлешчеләр, чүп калдыклары белән эшләүнең яңа системасы, торак төзелеше һәм шәһәр мохите үсеше турында фикер алышынды.
Иҗтимагый халык фонды рәистәше Илшат Гафуров “чүп” реформасын кузгатты.

Яңа елдан соң күбебезгә чүп чыгарган өчен ике-өч тапкырга кыйммәтрәк түләү кәгазьләре килде. Иҗтимагый халык фронтында бу уңайдан 700дән артык мөрәҗәгать алдык. Барысы да: “Хезмәтнең сыйфаты яхшырдымы, әллә башка сәбәп бармы?” – дип аптырый. Чүп җыю урыннары шул ук калды. Аларны тәртиптә тоту өчен җаваплы затлар гына үзгәрде. Хәзер кемгә шикаять белдерергә икәнен дә белеп бетереп булмый. Югыйсә милек хуҗасы нәрсә өчен акча түләгәнен төгәл белергә тиеш, – диде Илшат Гафуров Президентка мөрәҗәгать итеп.

Президент бу проблеманың кинәттән генә килеп чыкмаганлыгын әйтте.
Бик күп еллар чүпне ташлап кына бардык. Аны эшкәртү турында уйламадык. Әлеге эшкә тотынганбыз икән,  дәүләт әлеге мәсьәләгә игътибарны җәлеп итәргә тиеш. Муниципаль берәмлек, идарәче оешма һәм төбәк операторы арасында җаваплылык чикләрен төгәл билгеләргә кирәк, – диде Владимир Путин.

Ишегалларында балалар мәйданчыклары төзүнең әһәмияте турында сорагач, әлеге максатта федераль бюджеттан да акча бүлеп бирелүен искәртте һәм бу программа алга таба да дәвам иттереләчәген әйтте. Моннан тыш, Владимир Путин “Халык контроле” системасын да югары бәяләде.
 
Сөйләшү барышында Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ныклы җитәкче булуын да ассызыклап узды. Ул билгеләп узганча, республика үз үсеше күрсәткечләре буенча башка төбәкләр арасында беренче урыннарны били.

Моннан тыш, Владимир Путин “КамАЗ-мастер” командасы белән очрашып, аларны күптән түгел “Дакар”да  җиңү яулаулары белән котлады.

Шуннан соң эш сәфәре Татарстанның Иннополис шәһәрендә дәвам итте. Биредә Россия Дәүләт Советы Президиумының халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр мохитен булдыруга багышланган утырыш булды. Ул яңача форматта, ягъни “түгәрәк өстәл”ләр артында фикер алышу рәвешендә үткәрелде.
Соңыннан Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинны WorldSkills-2019 дөнья чемпионаты ачылышына чакырды.

Сәфәр ахырында Татарстанның Беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән җылы очрашу булды. Президентның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Путин Минтимер Шәймиевкә республика үсешенә керкән өлеше, шулай ук стратегик проектларны гамәлгә ашыруы өчен рәхмәт белдергән.  

“Владимир Путин белән Рөстәм Миңнеханов арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр”

Владимир Путин, Казанга сәфәре вакытында, Рөстәм Миңнехановка ике тапкыр шаяртып эндәште. Күпләр исә аны дәгъва белдерү буларак кабул итте. Беренче очракта ул Татарстан Президентын игътибарсызлыкта шелтәләде.
Рөстәм Нургалиевич, Рөстәм Нургалиевич! Игътибарыгызны читкә юнәлтмәгез. Рөстәм безне тыңламый, – диде.  

Икенче очрак Россия Дәүләт Советы президиумы утырышында килеп чыккан. Владимир Путин Рөстәм Миңнехановка сүз бирмәкче булган, тик залда күренмәгәч: “Чыккан да киткән. Кая киткән?” – дип сораган. Ә бу вакытта Татарстан Президенты чыгыш ясар өчен трибунага бара торган булган.     
Матбугат чараларында һәм социаль челтәрләрдә бу ситуацияга артык зур игътибар бирелгәч, дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков аңлатма биреп: “Россия Президенты Владимир Путинның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов адресына шаярулары алар арасында яхшы мөнәсәбәтләр булуын күрсәтә, бу дәгъва билгеләре түгел”, – дип белдерде.

Бу матбугат чаралары бөтен хәрефләрне дә белеп, сүзне әйтә алмаган очрак. Чыннан да, Владимир Путин белән Рөстәм Миңнеханов арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр. Россия Президенты Татарстанда эш алып барылу тәртибеннән канәгать, - дигән Дмитрий Песков. - Бу мөнәсәбәт – яхшы, юмор – берничек тә дәүләт башлыгына ниндидер дәгъва билгеләре түгел.

Соңрак Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова да “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Президенты Владимир Путинның Татарстанга сәфәре нәтиҗәләрен уңай бәяләвен белдерде.   
Гомумән алганда, сәфәр нәтиҗәләрен уңай бәялибез. Очрашу барышында күтәрелгән барлык мәсьәләләр дә ишетелде һәм эшкә җигелде, – дигән Галимова.

Аның сүзләренчә, Татарстан – җәмәгатьчелек вәкилләре, губернаторлар һәм федераль министрлар белән бергә «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча шундый киң фикер алышынган беренче төбәк.


– Бу берничә факт белән бәйле. Беренчедән, Рөстәм Нургалиевич Россия Президенты карары белән торак буенча Дәүләт Советының эш төркемен җитәкли. Икенчедән, бу сәфәр барышында Владимир Владимирович бүгенге көндә Татарстан торак төзелеше өлкәсендә яхшы тәҗрибәгә ия һәм, тулаем алганда, динамик үсеш алучы төбәкләрнең берсе булып торуын берничә тапкыр билгеләп үтте, – дигән Казан Кремле вәкиле.
Лилия Галимова билгеләп узганча, ике яклы очрашу барышында Россия Президентына республикада социаль-икътисади хәл турында хәбәр ителгән. Моннан тыш, ул быел Казан кабул итәчәк эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатына әзерлек барышы белән кызыксынган, дип хәбәр иткән Галимова.

Зөһрә Садыйкова әзерләде

Фото: president.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading