16+

Россиядә иң зур фестивальләрнең берсе Болгарда узачак

14-16 август аралыгында Болгар музей-тыюлыгында Россиядә иң зур фестивальләрнең берсе узачак. "Бөек Болгар" тарихи реконструкция фестивале инде икенче ел уздырыла.

Россиядә иң зур фестивальләрнең берсе Болгарда узачак

14-16 август аралыгында Болгар музей-тыюлыгында Россиядә иң зур фестивальләрнең берсе узачак. "Бөек Болгар" тарихи реконструкция фестивале инде икенче ел уздырыла.

Фестивальгә Россиянең 30лап төбәгеннән, шулай ук Белоруссия, Украина, Израильдән дә катнашучылар килер дип көтелә.

- Безнең өчен бу вакыйга бик мөһим. Туризм структурасын үзгәртә: кешеләр туристик чараларга махсус киләләр, шуңа да фестивальне уздыру мөһим, - ди Туризм буенча Татарстанның дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

Фестивальнең төп мәйданында урта гасыр сугышы сәхнәләштереләчәк. Монда 100дән артык көрәшче катнашыр дип көтелә. Оештыручылар әйтүенчә, биредә чын-чынлап көрәшәчәкләр, дөрес, куркынычсызлык ягыннан кылычларны кайрамаячаклар. Бу сугышларда җиңүчене дә билгеләячәкләр. Әлеге бәйгедә республикабызны тарихи клублар җыелма командасы танытачак. Аның составында 19дан 30 яшькә кадәрге 24 кеше.

Фестивальдә урта гасыр хәрби машниаларына утырып атып карарга да мөмкин булачак. Фестивальгә быел 25 меңләп кеше килер дип көтелә. Чара уңаеннан Болгарга махсус автобуслар да йөриячәк. Мәсәлән, Казаннан Болгарга 14 август көнне сәгать 10.00дә "Үзәк" автовокзалдан рейс китәчәк. Болгарга барып кайту 550 сумга төшәчәк. Болгардан кире автобус 23.00 сәгатьтә кузгалачак. Болгарга су юлы белән дә килергә була. Казанның Елга портыннан рейслар иртәнге 8дә кузгала. Билет бәясе ике якны исәпкә алып 700 сум.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading