16+

Рөстәм Миңеханов: «Рәхәтен күрергә насыйп булсын!»

Бүген республикабызда, Казаныбызда Туган тел көне уза. Туган телгә гимн язган шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итү көн буена сузылды.

Рөстәм Миңеханов: «Рәхәтен күрергә насыйп булсын!»

Бүген республикабызда, Казаныбызда Туган тел көне уза. Туган телгә гимн язган шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итү көн буена сузылды.

Тукай һәйкәлләре чәчәкләргә күмелеп шигырь “тыңлады”. Ә инде бәйрәмгә зур өндәү билегесе  “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә ачылган яңа концерт залында куелды.

Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов халкыбызның кабатланмас  моң иясе Илһам Шакировны соңгы юлга озатканда әлеге концерт залын аның исеме белән атарга вәгъдә  биргән бирде. Илбашыбыз сүзендә торды.

"Бәйрәмне матур итеп үткәрергә кирәк. Шушы концерт залында беренче тапкыр бәйрәм уздырабыз. Республикада әле андый зал юк иде, үзегез бәяләрсез, уңай булганмы, кайсы җирен нишләтергә. Халык аэропортка Габдулла Тукай исеме кушты, шушы залга Илһам Шакиров исеме бирелде. Хәерле сәгатьтә! Рәхәтен күрергә насыйп булсын!" - диде Миңнеханов  Илһам Шакиров исемендәге концерт залында Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган тантаналы чарада.

Бу күңелле вакыйганың шаһиты булырга республикабызның барлык район-шәһәрләреннән кунаклар, башкалабыз студентлары, иҗат әһелләре килгән иде.  Тукай премиясенең быелгы лауреатлары әлеге бик мәртәбәле лаеклы бүләкләрен президентыбыз кулыннан шушы зал сәхнәсендә  алдылар. Яңа зал 3 мең тамашачы сыярлык һәм  бик әйбәт акустика белән җиһазланган. Концертлар залының тагын бер үзенчәлеге бар. Аның мәйданы тамашачы санына карап  8 зурлыкка  үзгәрә ала.Бу яңа  залда бүген Тукай шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган яңа җырлар аеруча тәэсирле яңгырады. Киләчәктә дә  туган телебездәге концерт-тамашалар анда аншлаг белән барсын иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading