16+

Рөстәм Миңнеханов: “Аерылышу процессын катлауландырырга кирәк”

Республика көне алдыннан Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән Татарстанның 50 елдан артык бергә тигез гомер кичергән үрнәк гаиләләре белән очрашты. Очрашу барышында күп балалы аналарга "Ана даны" медале тапшырылды. - Гаилә безнең җәмгыятьнең асылы. Озак, тигез, тату яшәгән гаиләләр мисалында без яшьләргә үрнәк күрсәтәбез....

Республика көне алдыннан Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән Татарстанның 50 елдан артык бергә тигез гомер кичергән үрнәк гаиләләре белән очрашты. Очрашу барышында күп балалы аналарга "Ана даны" медале тапшырылды.

- Гаилә безнең җәмгыятьнең асылы. Озак, тигез, тату яшәгән гаиләләр мисалында без яшьләргә үрнәк күрсәтәбез. Шөкер, илебездә демографик хәл яхшырды. Күп бала табучылар саны артып бара. Димәк, кешенең иртәгәге көнгә ышанычы бар. Без исә яшәр өчен уңайлы шартлар тудырырга тырышабыз. Быел моңа кадәр тарихта булмаган вакыйга: 75 балалар бакчасы салыначак. Ел саен 160лап мәктәпкә төзекләндерелү ясала, яңалары салына, медицина өлкәсенә, тораклар төзүгә зур игътибар бирелә. Гаиләләр нык, аерылышучылар саны кимесен өчен яңа закон проекты тәкъдим итәргә җыенабыз. Аерылышу процессын катлауландырырга кирәк. Һәр гаиләгә дә бәхет, исәнлек-саулык телим, алга таба да безнең өчен үрнәк гаиләләр булып калыгыз! - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында.
Әлеге чарадан тулырак репортажны "Шәһри Казан" газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading