16+

Рөстәм Миңнеханов: «Безнең эшебездә хатын-кыз роле гаять мөһим»

Белгечләрне хатын-кызларга һәм ир-атларга аеру дөрес түгел - һәркем үз эшенең остасы булырга тиеш. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чараларының хатын-кыз вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов: «Безнең эшебездә хатын-кыз роле гаять мөһим»

Белгечләрне хатын-кызларга һәм ир-атларга аеру дөрес түгел - һәркем үз эшенең остасы булырга тиеш. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чараларының хатын-кыз вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте.

Кем белән эшләргә җайлырак - хатын-кызлар беләнме, әллә ир-атлар беләнме дигән сорауга җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президентының хатын-кыз ярдәмчеләре эшенә бәя бирде.

- Безнең эшебездә хатын-кыз роле гаять мөһим. Теләсә кем башлык була ала, ә менә нинди дә булса эшне башкару өчен белгечләр кирәк. Бездә Олеся Балтусова тарихи үзәк өчен җаваплы. Ләйлә Фазлыева социаль өлкәдә зур тәҗрибәгә ия. Наталия Фишман - эшебезгә күп кенә кызыклы нәрсәләр керткән бик креатив кыз, - диде.

Рөстәм Миңнеханов шаярып билгеләп үткәнчә, аңа хатын-кызлар белән эшләве җайлырак, алар пөхтәрәк тә, җыйнаграк та. Шул ук вакытта сөйкемле һәм чибәр булу - белегечләрне сайлап алганда төп күрсәткеч түгел.

Россия Президенты Владимир Путинның 12 февральдә Татарстанга эшлекле сәфәр кылуы турындагы сорауга Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бар да әйбәт һәм лаек төстә узды.

- Президент күңеле ятмаган җиргә бармый... Безнеңчә, бу күренеш республикабызга зур ышанычны белдерә. Моның кадерен белергә кирәк, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Чечня башлыгы вазыйфасыннан Рамзан Кадыйровның китү мөмкинлеге буенча да үз фикерен җиткерде.

- Бу Чечня һәм тулаем Россия өчен дә зур югалтү булачак, - диде Татарстан Президенты. - Без аның белән сөйләшеп алдык һәм мин аңа: «Син эшләргә тиеш!» - дидем.

Республика өчен кискен тема - яшь ярымлык балаларны бакчалар белән тәэмин итү мәсьәләсе дә кузгатылды. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген бу - илебез өчен глобаль проблема. Татарстанда бик күп балалар бакчалары төзелә: 2015 елда - 75, 2014 елда - 56.

- 1,5 яшьлек балаларны бакчалар белән тәэмин итәрлек мөмкинлек юк әле, - диде ул. - Мондый бюджет кытлыгында бу йөкләмәләрне алу мөмкин түгел.

Сорауларның берсе «Рубин» белән «Ак Барс» клубларының кадрлар сәясәте турында иде.

- Минемчә, без үз командаларыбызны яратырга тиеш, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Хәтта соңгы урынны алсалар да! Бер мәртәбә оттырганнар икән - алар начар дигән сүзмени? Уенчыларның да хәленә керергә кирәк. Командаларыбыз өчен җан атарга өндим - икенче лигада уйныйлармы, премьер-лигадамы. Бигрәк тә, легионерларны түгел, үз уенчыларыбызны тәрбияләү турында сүз алып барган заманда. Ышанам ки, «Ак Барс»ның да, «Рубин»ның да потенциалы җитәрлек, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты хатын-кыз журналистларга яхшы кәеф, көләч көннәр һәм күп бүләкләр теләде. Әни булырга җыенганнарга уңышлар теләп, бер бала белән генә чикләнеп калмаска өндәде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading