16+

Рөстәм Миңнеханов: «Бизнес үсеш алсын өчен мохитне күзәтеп торырга кирәк»

Рөстәм Миңнеханов: «Бизнес үсеш алсын өчен мохитне күзәтеп торырга кирәк»

Бүген Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрлек буенча советның IV киңәйтелгән утырышы уза. Бу минутларда Казанның "Корстон" комплексында башланып киткән утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин катнаша, дип хәбәр итә Татар-информ.


Утырышка 280 эшмәкәр җыелган. Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә советның 50 проект төркеме булуын искәртте. Барлыгы 300 ләп утырыш үткәрелгәнен, күп кенә мәсьәләләр катлаулы булуын билгеләп узды. Ул эшмәкәрләрне борчыган проблемаларны бүгенге утырышта катнашучы Дәүләт Думасы депутатлары да теркәп барачагын әйтте. "Без күтәрә торган мәсьәләләр, нигездә, барлык төбәкләрне борчый. Без бизнес-даирәнең кайда ничек үсеш алганын, кайда нинди шартлар тудырылганын, нинди киртәләр булуын, бизнес үсеш алсын өчен мохитне күзәтеп торырга тиеш", - дип белдерде Президент. Рөстәм Миңнеханов проект төркемнәренә рәхмәтен җиткерде һәм бүген 7 проект каралуын шәрехләде.

Эшмәкәрләргә, шулай ук, Татарстан Президенты каршындагы Эшуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов мөрәҗәгать итте.

Бүгенге утырышта онлайн-касалларны кертеп, бизнесның ташламалы категорияләрен билгеләү, Татарстан фермерларының ярминкәләргә үтеп керүен бертигез дәрәҗәдә тәэмин итү, торак булмаган биналарны яңадан планлаштыруны законлаштыру, су скважиналарын куллануда аудит, транспортта кирәгеннән артык таләпләр киметү, потенциаль инвесторлар өчен ТОСЭР га керүне гадиләштерү, кече бизнесның Иннополиска керү шартларын һәм регламентын эшләү кебек мәсьәләләр күтәрелә.
Советның моннан алдагы утырышы узган ел 6 декабрьдә үткәрелгән иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading