16+

Рөстәм Миңнеханов: «Хәтта министрлар арасында да керемнәр турында дөрес булмаган мәгълүматлар тапшыручылар булуы ачыкланды»

Рөстәм Миңнеханов: «Хәтта министрлар арасында да керемнәр турында дөрес булмаган мәгълүматлар тапшыручылар булуы ачыкланды»

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә республиканың ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе утырышын уздырды. Анда узган елга нәтиҗәләр ясалды һәм 2017 елга планнар турында сөйләштеләр.

Узган ел Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм башка хокук саклау органнары тарафыннан коррупция юнәлешендәге 1038 җинаять эше ачыкланган. Шуларның 157 се ришвәт алу белән бәйле. Китерелгән гомуми зыян 646 млн сумны тәшкил итә. 323 кешегә карата җинаять эше ачылган. Мәсәлән, узган елның 22 сентябрендә "Балык Бистәсе" муниципаль унитар предприятие җитәкчесе өч елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Аның законсыз рәвештә килешүләр эшләве нәтиҗәсендә, предприятие банкротлыкка чыккан.

Татарстанның Исәп-хисап палатасы тарафыннан 13 министрлык һәм ведомствода, республиканың 19 районында, 494 учреждение һәм оешмасында контроль чаралар оештырылган. Дисциплинар җаваплылыкка 74 җитәкче тартылган.
Җитәкчеләрнең шәхси кызыксынуын башлангыч этапта ук ачыкларга һәм каршылыклар килеп чыкмаслык итәргә кирәк. Узган ел нәтиҗәләре монда эшнең күп булуын күрсәтте. Хәтта министрлар арасында да керемнәр турында дөрес булмаган мәгълүматлар тапшыру, кызыксыну каршылыклары булуы ачыкланды, - диде Президент.

Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт сораулары буенча Идарәсенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов әйтүенчә, җир белән бәйле мәсьәләләр - ришвәтчелек очракларында иң еш очрый торган өлкә. Шундый төр закон бозу очракларында 40 тан артык авыл җирлеге башлыгының катнашы барлыгы ачыкланган.
Бу хакта Рөстәм Миңнеханов та әйтте.
Кайбер район башлыкларының җир кишәрлекләрен законсыз файдалануы билгеле булды. Шул ук вакытта аукцион процедуралар бозыла яки бөтенләй кулланылмый. Ә бүлеп бирелгән кишәрлекләр эш буенча файдаланырга өлгерми кала. Нәтиҗәдә җинаятьләр саны арта һәм социаль киеренкелек барлыкка килә. Бу очракта шунысына басым ясап әйтәм: һәр нәрсәне үзеңнән башларга кирәк, - диде Президент.

Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт сораулары буенча Идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов әйтүенчә, узган ел республиканың өч районында зур тикшерүләр булган. Балык Бистәсе, Биектау һәм Алексеевск районнарында коррупция белән бәйле закон бозу очракларының күп булуы ачыкланган.
Җир кишәрлекләре мәсьәләсендәге кимчелекләрдән тыш, балалар бакчалары төзелеше вакытында закон бозу очраклары ачыкланды. Республикада мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзүгә бик күп акчалар бүлеп бирелә. Әмма соңрак бу өлкәдә акчаларны максатчан кулланмау, урлау фактлары билгеле була. Мәсәлән, бер бакча куллануга тапшырылган. Ләкин ул үз ишекләрен ачып эшли башлагач, шактый гына кимчелекләр булуы билгеле була. Янгын куркынычсызлыгына җавап бирми, мәсәлән. Аларны төзәтү өчен әти-әниләрдән акча җыюлар башлана. Шулай да Татарстан - иң начар төбәк түгел. Безнең ришвәтчелеккә каршы көрәш чаралары башка төбәкләрдә дә үрнәк итеп күрсәтелә, - ди ул.

Журналистларның "Шулай да кайсы районда коррупция күбрәк?" - дигән соравын ул:
Ришвәтчелек һәр җирдә дә бар, аерма шунда гына - кайдадыр ул күбрәк, ә кайдадыр азрак, - дип җаваплады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading