16+

Рөстәм Миңнеханов Илсур Метшинга истәлекле медаль тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан мэры Илсур Метшинга «Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы»ның истәлекле медален тапшырды. Республика бүләкләрен тапшыру тантанасы Казан шәһәре Думасының XLI хисап сессиясе утырышы кысаларында үтте. Мәгариф өлкәсендәге күпьеллык намуслы хезмәте һәм музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Салих Сәйдашев исемендәге 17нче номерлы балалар музыка...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан мэры Илсур Метшинга «Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы»ның истәлекле медален тапшырды. Республика бүләкләрен тапшыру тантанасы Казан шәһәре Думасының XLI хисап сессиясе утырышы кысаларында үтте.

Мәгариф өлкәсендәге күпьеллык намуслы хезмәте һәм музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Салих Сәйдашев исемендәге 17нче номерлы балалар музыка мәктәбенең хор сыйныфы укытучысы Светлана Фатыйховага "Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.

Төзелеш тармагы үсешенә шактый зур өлеш кертүләре өчен «Казан Гипронииавиапром» җәмгыятенең бригада җитәкчесе Гүзәлия Гайсина, «Татэлектромонтаж» җәмгыятенең Икенче Казан монтаж идарәсе электромонтажчысы Владимир Логинов, «Казметрострой» җәмгыятенең 1нче номерлы җир асты участогы җитәкчесе Александр Цой «Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исемгә лаек булдылар.

Торак-коммуналь хуҗалыгы тармагы үсешенә шактый зур өлеш керткән өчен «Горводзеленхоз» муниципаль унитар предприятиесе белән идарә итүче Роза Җаббарова Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading