16+

МИНЕПС конференциясе: Казан Россия спорт дәрәҗәсен күтәрә алырмы?

МИНЕПС конференциясе: Казан Россия спорт дәрәҗәсен күтәрә алырмы?

Спорт - спорт кына түгел, илләрне дуслаштыручы, халыкны тәрбияләүче, хәтта шикәр авыруларын дәвалаучы чара да икән әле. Бу көннәрдә Казан чираттагы тапкыр дөнья спорты кыйбласына әйдәнде. 400гә якын спорт җитәкчеләре безгә МИНЕПС форумына физик тәрбия һәм спортны үстерү буенча фикер алышырга җыелды.

Казанда спорт революциясе

Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары вазыйфаи затларның VI халыкара конференциясе ЮНЕСКО карамагында уза. Ил җитәкчеләре белдерүенчә, әлеге чара Россиягә карата салкынлыкны, шикләнеп карауны бетерү өчен дә зур мөмкинлек. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та шул фикердә.

-МИНЕПС илдә спорт өлкәсендә барган киңкырлы эшчәнлекне күрсәтәчәк. Соңгы елларда без спорт, физик тәрбия өлкәсендә революция ясадык. Бүген чит ил министрларына тәкъдим ителгән ГТО стендын гына алыйк. Йә, әйтегез, кайсы илдә тагын мондый әйбер оештырыла? Бездә үткәрелгән спорт чараларына да уңай бәя күзәтелә. Бу ил потенциалын күрсәтү чарасы, - диде Рөстәм Миңнеханов.

МИНЕПС Мәскәүдә дә, Санкт-Петербургта да үткәрелә алыр иде. Ләкин спорт өлкәсенә аз гына катнашы булган һәр кешенең күңеленә Казан ятышлырак булып чыккан. Чит илләрдә дә Татарстан исеме абруйлы хәзер. Бездә үткәрелгән спорт чаралары да күпләргә үрнәк. Республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов белдерүенчә, соңгы биш елда без 80гә якын спорт ярышлары, халыкара дәрәҗәдәге зур проектлар оештырылган.

Россия Вице-премьеры Виталий Мутко да Казан Россиянең спорт йөзе булуына басым ясады.

-Казан соңгы елларда зур адымнар белән алга атлый. Сезгә җиңел атлетика стадионы белән велотрек кына җитми. Алар да булса, Казан теләсә кайсы спорт чарасын үткәрә алырдай шәһәр булачак, - диде Виталий Мутко. Шунда журналистларның берсе "Олимпия уеннарын да кабул итә алабызмы?" дип куйды. (Сер түгел, соңгы вакытта Казан Олимпия уеннары үткәрергә дә дәгъва кыла дигән сүз йөри).

-Мин теләсә кайсы спорт чарасын үткәрә ала дидем, - дип елмаеп кабатлады Мутко.

«Спорт министрлары сүзен ишетсеннәр иде»

Вице-премьер ил җитәкчеләре алдындагы чыгышыннда спорттагы проблемаларны бергәләп хәл итәргә өндәде.

- Гадәттә, илнең спорт үсеше аерым кешеләрнең карарыннан гына тора, биредәге сөйләшүләр исә уртак фикергә килергә ярдәм итәчәк. Форумның дәрәҗәсен үстерергә кирәк. Спорт министрларының сүзен ишетсеннәр иде. Гадәттә, безне бары тик спортчыларның уңышсызлыклары өчен генә җаваплы итеп калдыралар. Бүген спорт алдында допинг, экстермизм, законсыз тотализаторлар куллану кебек зур мәсьәләләр тора. Бер генә ил дә әлеге проблемаларны ялгызы чишә алмый. Берләшергә, бу өлкәдә документка керердәй киңәшләр кирәк. Россия спортны социаль үсеш коралы буларак куллана: ул тормыш сыйфатына йогынды ясый, сәламәтлекне ныгыта. Бездә спортны иң югары дәрәҗәдә үстерәләр. Әйтик, мәктәпләрдә физкультура дәресен атнасына өч тапкыр кертүгә ирештек. Берничә ел эчендә 50 мең спорт объектлары төзедек. Бездә үткәрелүче зур чаралар спортны популярлаштырырга, илне үстерүгә ярдәм итә. Спорт киртәләрне киметә. Иң мөһиме аны сәясәт белән катыштырмаска кирәк, - диде Виталий Мутко.

Шуны әйтергә кирәк, конференция бернинди дә карар чыгармый. Биредә бары фикер алышу, киңәшләр бирү генә бара. Ләкин МИНЕПСта күтәрелгән мәсьәләләрне соңыннан Халыкара Олимпия Комитеты кебек зур оешмалар үз карамагына алырга мөмкин.

Спорт допинг белән сәясәт урыны түгел

Европа Советының генераль сәркатибе урынбасары Габриэла Баттайни-Драгони чыгышында допинг мәсьәләләрен күтәрде. Бу МИНЕПСта катнашкан күп кенә җитәкчеләрнең авырткан җире.

-Спорт хәзер миллиардлаган акчалар әйләнгән бизнеска әверелде. Ләкин биредә барган ялган махинацияләр спорт кыйммәтләренә куркыныч. Допинг куллану, хөкемдарларны сатып алу ише ялганнар кешенең спортчыларга карата ышанычын киметә. Допингка каршы план төзү өчен без Россия белән тыгыз элемтәдә торабыз, РУСАДАны (Россия допингка каршы агенство) үзгәртү буенча эш алып барабыз, - диде Габриэла Баттайни-Драгони.

Виталий Мутко исә допинг тыюларны сәяси корал дип кенә белдерде.

-Инде ике ел безнең допингка кагылышлы бер генә проблема да булганы юк. Россияне допинг куллануда гаепләүдән кайчан туктап була инде? Безнең спортчыларның 70 проценты дөнья лидеры. Алар һәрвакыт допингка каршы тест узып тора. Лондондагы Олимпия уеннарыннан соң ике ел узган тикшеренүләр өчен ник без җавап бирергә тиеш? Башта бит барысы да яхшы дигәннәр иде. Пробаларны алучы кешеләргә сорау бирергә кирәк монда, - диде Виталий Мутко.

Гадәттә, Олимпия уеннары алдыннан Россиягә кагылышлы нинди дә булса спорт җәнҗалы чыга. 2018 елда да мондый әйберләргә әзер без, ди Мутко.

-Соңгы елларда Россия ни генә эшләсә дә авыр хәлдә кала. Начар сүзләр Олимпия уеннары алдыннан да, Конфедерацияләр Кубогы алдыннан да булды. Безне спорт объектларын әзели алмауда гаепләделәр. Чит ил спортчыларын ярышлар вакытында тәртипсезлекләр булачак дип куркыттылар. Мондый сүзләргә колак салмыйча, үз эшеңне дәвам итәргә кирәк. Конфедерацияләр Кубогын югары дәрәҗәдә оештырып аларның хаклы булмауларын дәлилләдек. Сәясәт спортка кысылырга тиеш түгел. Хәтта Берләшкән Милләтләр оешмасының да шундый резолюциясе бар, - диде Виталий Мутко.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading