16+

Рөстәм Миңнеханов «Татфондбанк»ка кагылышлы вәзгыятькә аңлатма бирде

Рөстәм Миңнеханов «Татфондбанк»ка кагылышлы вәзгыятькә аңлатма бирде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Сочи-2017» Россия инвестиция форумында катнаша. Эшлекле программа кысаларында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев төбәк җитәкчеләре белән «Төбәкләр кереме, аларның салым базасы белән тәэмин ителеше» киңәшмәсен үткәрә.
Форум мәйданында Татарстан Республикасы Президенты һәм Россия хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец катнашында дөнья чемпионаты WorldSkills Kazan-2019га илчене багышлау тантанасы узарга тиеш.

Рөстәм Миңнеханов кулуарларда "Татфондбанк"ка кагылышлы вәзгыятькә аңлатма да биргән, дип хәбәр итә РИА Новости. "Санатор эзләнә. Әлегә без бер төркемне тәкъдим иттек - ТАИФ һәм аның партнерлары. Үзәк Банк бу сорауны карый. Банктан зыян күрүчеләр белән ныклы эш алып барыла. Авыр хәлдә калганнарга ташлама белән кредит алу мөмкинлеге булдыру өчен 1 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Дөрес, бу барлык проблемаларны да хәл итә алмый",- дигән Президент. Баксаң, банкны санацияләүдә ярдәм күрсәтергә әзер башка структуралар да булган. Әмма, Үзәк банк аларны кабул итмәгән. Бу оешмаларның кредит тарихы, активларның сыйфаты белән дә бәйле булган. Санатор эзләү өлкәсендә эш алып барыла.


«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading